Июнь башы. Бакча эшен яратканнарга эшнең иң кызган вакыты.
Әнә тәрәзә төбендә ачык түтәлләргә утыртырга дигән үсентеләр сураешып утыра, аларны тизрәк урнаштырырга кирәк инде. Кишер-суган түтәлләрен чүп күмеп бара. Бәрәңгене әйтмим дә. Суын сибәсе, сирәклисе, бәйлисе, утыйсы...
Ә мин диванга яткан килеш, тәрәзә челтәренең бизәкләре арасыннан зәңгәр күктә йөзгән болытларны күзәтәм. Ул болытларны ник сарык бәтиләренә охшаталар икән, берсе дә сарык бәтиенә охшамаган бит боларның. Болыт тәк болыт... Аннары торып, чүп баскан бакчамны урап керәм. Узышлый, кырыйдагы түтәл башына иелеп, биш-алты чүп өзәм. Юк! Эшләп булмый. Бераз үземне эшләргә мәҗбүр итәргә тырышып азапланып утырам да кире өйгә керәм.
Монда да эш җитәрлек. Әле өйнең түр ягы юылмаган. Ишек яңакларын буярга дип алган буяу капкачы ачылган килеш кибеп ята. Өйләгә пешерергә дип алган ит кисәге җебеп, сүле инде идәнгә үк агып төшкән. Итне кабаттан туңдыргычка атам да, идәндәге сүлле күлдәвек аша атлап чыгып, дивандагы мендәргә башымны терим.
Нәрсә соң бу минем белән? Нишләдем мин? Башка вакыт булса, шундый матур, кояшлы, әле җитмәсә җиләс көнне караңгы төшми торып бакчамнан кермәс идем бит инде. Әйе анысы, операциядән соң авыр эш эшләмәскә, авыр күтәрмәскә һәм бер ай чамасы артыма утырмаска кушты табиб. Ләкин иелеп чүп утарга гына була инде булуын.
Баштарак мин бу халәтемә әллә ни игътибар итмәдем әле. Операциядән соң организм шулай хәлсезләнгәндер, бераз ял бирергә кирәктер дип уйладым. Ләкин бу хәлсезлек кенә түгел, ниндидер, әлегә кадәр миңа таныш булмаган халәт иде.
Иң элек күңелемдәге шатлык хисе югалды. Бернәрсә куандырмый: кояшлы матур көн дә, тәмле ризык та, якын кешеләрем белән аралашу да...
Мине сагайткан тагын икенчесе – бернәрсәгә кул бармый, берни эшлисе килми. Хәтта моңарчы яратып башкарган һәм үзем өчен медитация дип санаган җир эшләре дә. Хәтта гөлләргә су сибәсе дә килми.
Аннары миңа бөтен нәрсә кирәксез, мәгънәсез булып тоела башлады. Иртән торгач юыну, теш чистарту, чәч тарау да кирәксез бер гамәл. Телефоннан шалтыратуларына җавап бирү дә, кем беләндер сөйләшү дә – барысы да кирәксез гамәлләр.
Акылым болай булырга тиеш түгеллеген, моның ниндидер дөрес әйбер булмавын таный, ләкин үземне үзгәртергә рухым юк.
Куркыныч иде миңа. Дөньяда бернәрсәнең шатландырмавы куркыныч икән ул. Узган елларда чүп үләннәрен утап, бакчамны ялт иттерсәм, минем өчен зур сөенеч иде. Идәннәрне юып чыгарып, чиста идәннәрдән яланаяк йөрү рәхәтлек бирә иде. Эссе көнне урын-җирләрне кояшта киптереп, чиста тышлар кидерсәң, шул да куаныч иде. Ә быел боларны эшләргә кул бармый. Тәрәзә челтәренең тишекләре арасыннан тик ятам болытларны карап...
Больничный бетеп, эшкә чыксам, кешеләр белән аралаша башласам, бәлки, үтәр дигән идем. Эшкә чыккан беренче көнне редакциядә көчкә түзеп утырдым. Кызларның сөйләшкәннәрен дә тыңлый алмыйм, аларның сорауларына җавап та бирәсем килми. Гомумән, авызымны ачып бер сүз әйтәсем, беркемне күрәсем килми. Дивандагы мендәргә башымны салып, күккә генә карап ятасым килә.
Минем хәтта тавышым да көчсезләнде. Тумыштан табигать миңа яңгыравыклы, көчле тавыш биргән. Ә хәзер ул тычкан баласының чыелдаганы кебек кенә чыга. Тавышымның да көче юк. Көчем юк...
Чираттагы тапкыр гинекологка (операцияне гинекология бүлегендә ясадылар) күренергә баргач, үземнең шушы халәтем турында әйттем. Ул исә психиатрга язылырга киңәш итте.
Психиатрга??? Психлар табибынамы? Мин бит псих түгел? Кая анда психланырга, әйтәм бит, авызымны ачсам, тавышым ишетелми, сүз әйтергә дә көчем юк.
Шулай да, тизрәк бу халәттән айныйсым килеп, ә мин аны бозга катырылган кеше халәте дип атадым, үзебезнең поликлиникадагы психиатрга язылдым. Кызык, элек гадәти поликлиникада мондый белгеч кабул итүен бер дә белмәгән идем. Мин аларны Казанда Сеченов урамында яки Волков урамындагы клиникаларда гына кабул итәләр дип белгән идем.
Чиратым икенче. Минем алда бер яшь кенә егет. Булса, 19-20 яшьләрдер. Миннән соң килгәне дә егет кеше. Кара, егетләр дә йөри икән бит бу белгечкә.
Белгеч үзе дә яшьрәк кенә бер ир. «Уңайсыз сораулар бирәчәкмен, аптырамагыз. Диагнозны ачыклар өчен кирәк», – дип кисәтеп куйды ул кереп утыруга. Ләкин моннан бер ай элек кенә гинекологик операция кичерүемне белеп, ул сорауларның берсен дә биреп тормады.
«Хатын-кызлар андый әйберне шулай авыр кабул итә. Үзләренең матурлыкларын, ымсындыруын, хатын-кыз булуларын югалткан кебек тоела аларга. Сезнең дә шундый очрак. Ярый вакытында килгәнсез. Бу әле депрессия үк түгел. Әгәр депрессия булса, сез үз аягыгыз белән миңа килмәгән булыр идегез. Бу – «поведенческое расстройство». Дәваланырга кирәк булачак», – дип, дару алырга рецепт язып бирде. Әлеге даруны ким дигәндә ярты ел буе эчәсе икән. Ике атнадан тагын килергә кушып, табиб минем белән саубуллашты.
Ул язган дару турында интернеттан отзывларны кереп укыдым. Көчле дару, дигәннәр. Шуны эчкәннән соң, кемдер баш авыртуыннан, кемдер күңел болгануыннан, кемдер агрессиясе көчәюдән зарлана. Кемнәрдер бары шуны эчкәннән соң гына яшәү шатлыгын таба башлаган.
Алмадым әле мин аны. Әлегә үземне башка төрлерәк ысуллар белән дәвалап карыйм. Әнә узган атнада өч тапкыр җиләккә барып кайттым. Узган еллардагы кебек, туган ягымның матурлыгыннан, җылы җилнең битемә кагылуыннан, тау мәтрүшкәсе исеннән күзләремә яшь үк килмәсә дә, җаныма барбер дәва алып кайттым. Үземне мәҗбүр итеп булса да, бакчамны да утып чыктым. Чиста түтәлләргә карагач, тагын бераз күңелем үсеп киткән шикелле булды.
Аннары эзләнә торгач, үзебездә үсә торган сары мәтрүшкәнең бик көчле антидепрессант булуын белеп, күп итеп мәтрүшкә җыеп киптердем.
Моңарчы депрессияне бары ялкаулар чире дип кенә белә идем. Эшсезлектән туган чир дип кенә. Алай түгел икән шул ул. Мине кабул иткән табиб та әйтте: «Зато, сез хәзер депрессиянең нәрсә икәнен аңлыйсыз, әле сезнең чын депрессиягә барып җитмәгән булса да», – диде.
Минем бер туганым инде күптәннән шушы чир белән авырый. Озак еллар дәвалана, ләкин ахырынача дәваланып бетә алмый. Бу чынлап та бик куркыныч авыру икән. Тормышыңнан барлык шатлыклар юкка чыкса, бернәрсә куандырмаса, ничек яшәмәк кирәк?!
Лилия Гәрәева
Фото: нейрочелтәр
Комментарийлар
2
0
Азагы ни белэн бетте инде? Сары мэтрушкэ килештеме юкмы инде?
0
0
1
0
Азыгы ни инде?
0
0
2
0
Башына төшкән кеше генә аңлый бу халәтне. Үзегезне бик тиз кулга алгансыз
0
0