Күптән түгел Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, илдә халык санының кимүе фаҗигагә әйләнә бара, ул узган дүрт айда гына да гомуми саннан 1 процентка кимегән (якынча 149 мең кеше).
«Фаҗига»гә әйләнгәнче, әле күптән түгел генә бу хәлне «көтелә» дигәннәр иде, янәсе, 1990 еллар кайтавазы хәзер чагылыш таба. Көткән чакта ук чаң суга башларга кирәк булмаганмы икән?
Шул арада нәрсә үзгәргән соң? Сәбәпләрен саный китсәң – алар шактый, безнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртыр өчен кабул ителгән бихисап законнарның да өлеше юк түгелдер, диләр белгечләр: пенсия реформасы, өстәмә түләүләр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру, бакчачылар белән бәйле мәшәкать һ.б. Тормышны катлауландыручы башка бик күп регламентларны да китереп кушсаң – нәтиҗәсен чыгару авыр түгел, нәрсә дип гомер озынлыгы артырга тиеш? Ә гомер озынлыгын, халык санын арттыру – төп максатларның берсе, диләр югыйсә.
Шул ук вице-премьер белдергәнчә, кайбер регионнар яман шеш, йөрәк авыруларыннан, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын киметеп күрсәтә. Болай эшләгәндә, статистика бозылмый. Урындагы җитәкчеләрнең эшләү нәтиҗәлелеген билгеләү критерийлары бар, шулар арасында хәерчелек, гомер озынлыгы, халык санының арту күрсәткечләре дә язылган. Кәгазь барысына да түзә – графаларга уңай тамга куелу кемнеңдер арт шәрифен кәнәфидән аермый. Әмма кеше гомере буенча мәгълүматка һава торышы хәбәре язган кебек кенә караганда, бернинди үзгәреш булмаячак. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хөкүмәтнең социаль мәсьәләләр блогы бераз тәнкыйтьләгәч, графаларда чын саннар да күренгәли башлаган.
Белгечләр туучылар санының кимүен беренче чиратта икътисад белән бәйли: халыкның керемнәре түбәнгә тәгәри. Хәерче булган хуҗалыкларның 79 проценты – балалылар. Ягъни тәрбиядә кемнеңдер булуы гаиләне хәерчелеккә китерә. Халыкта «нигә хәерчеләр үрчетергә?» дигән гыйбарә дә юктан гына бар булмаган инде ул.
Бу елның апрель аенда гына Росстат илдәге гаиләләрнең яртысыннан бераз күбрәге (53 процент) көтелмәгән чыгымнарны күтәрә алырлык хәлдә түгел дип хәбәр иткән иде (мәсәлән, ремонт, медицина хезмәтләре). Гаиләнең һәр әгъзасына сезонга туры килерлек аяк киеме алу мөмкинлеге булмаучылар 34,5 процентны тәшкил итә. Күп балалылар арасында аларның саны 40 процентка җитә.
Шул ук вакытта яшь, урта буында карьера һәм уңыш гаиләгә караганда мөһимрәк дигән идея популярлаша бара (болары сезонга карап түгел, аяк киемен көн саен алмаштырып торса да, бала табарга ашыкмый). Андыйлар тапкан очракта да – бер, бик сирәге генә икегә алына. Бала табучыларның яше картая бара – ул хәзер 26-35 яшьләр тирәсе. 2000 елларда беренче баланы 25 яшькә хәтле табучылар 60 процентны тәшкил иткән булса, хәзер исә ул 45 процент кына.
Хәзерге буында тагын бер куркыныч күренеш – бала бөтенләй кирәкми дигән катлам баш калкытып маташа. Әмма алар үзләре моны нормаль хәл дип саный.
Памперс киеп үскән, интернет-смартфоннарда уйнап туйган, текә киемнәрне туздырган, кыйммәтле машиналарда йөрүче әлеге катлам бала үстерү белән бәйле булган мәшәкать турында уйларга да теләми, күбесенә гаилә дә кирәкми. Аларга бүген рәхәт, бүгенге көн белән яши, иртәгесе турында уйлаш юк. Бөтен булган мәшәкатьләр өстенә шундый эгоистлар төркеменең дә килеп кушылуы әлеге проблеманы тагын да катлауландыра гына бара. Бу хакта әйләнгән саен җыелышып сөйләшеп акыл сатып утыру гына түгел, күптән чаң сугарга һәм төгәл эшләр эшләргә вакыт. Бүгенге балалар – безнең киләчәгебез һәм ул әле еракта дип уйларга кирәкми, ул киләчәк килеп җиткән инде. Көтелгән, өметләнгән якты киләчәк урынына һәлакәтнең килеп басуын абайламый калмасак иде.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар