16+

Хикмәт сыерның телендәме?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, еллык Юлламада авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләгәндә, игътибарга лаеклы, кызыклы чагыштырулар китерде.

Хикмәт сыерның телендәме?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, еллык Юлламада авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләгәндә, игътибарга лаеклы, кызыклы чагыштырулар китерде.

– Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында барлыгы 2,5 мең сыердан тәүлегенә 77 тонна сөт савып алына. Бу күрсәткеч савым сыерларының баш саны ике тапкырга күбрәк булган Әгерҗе районы белән чагыштырганда артыграк. Шулай ук Мамадыш районының «Ярдәмче программа» компаниясендә тәүлегенә 140 тонна сөт җитештерелә, бу исә Баулы, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарының бергә савып алган сөте күләменнән күбрәк, – диде ул.
Президент фикеренчә, үзеңне аклау өчен бик күп дәлил һәм сәбәп уйлап табарга була. Ләкин эш нәтиҗәләре барысын да ачык күрсәтә.

Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгы да, Мамадыш районының «Ярдәмче программа» компаниясе дә соңгы елларда сөт күләме буенча алдынгы урыннарда бара.
Мамадыш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов әйтүенчә, даны бөтен республикага таралган фермер, булдыклы эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның хуҗалыгында район күләмендә савылган сөтнең яртысы җитештерелә.
 
– Моннан тыш, район буенча ит күләменең өчтән бере дә бу комплекска туры килә. Иң эре ит комбинаты да аныкы. Маллар симертә, игеннәр игү белән шөгыльләнә. Быел ул бер гектардан уртача уңыш 34 центнер алды. Хәзерге вакытта кукуруз, көнбагыш культураларын җыю белән мәшгульбез. Гомумән, Мамадыш районында Рифат Мотыйгуллинның өлеше бик зур, – диде җитәкче.
Ильяс Гаптрахимов әйтүенчә, фермер хуҗалыгында Америкадан алып кайткан Гольштейн токымлы сыерлар үрчетә. 4600 савым сыеры бар. Алардан тәүлегенә 140 тонна сөт савып алына. Гомумән алганда, мөгезле эрек терлек саны 16 меңгә җитә.

Әлеге хуҗалыкның уңыш сере – барлык технологияләрне кулланып эшләү, – ди җитәкче. – Вакытында таналарны өлгертәләр, дөрес һәм яхшы туклану, тәрбияләү зур роль уйный. Аларның туклану рационына 20 төрле компонент кына кергән бит. Бер елда аның терлекләре 450 килограммга кадәр җитә. Таналары 12-13 айда каплатырлык дәрәҗәдә була.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесеннән сөт, икмәк бәяләре турында да сораштык.

– Сөт бәяләре артуга таба. Безнең районда уртача 20 сумга якын. Болай булгач, Аллага шөкер, дибез. Бүгенге көндә икмәк бәяләре дә начар түгел. Әлегә арпа һәм рапска сорау зур. Арпаны – 9-10 сумнан, рапсны 20 сумнан сатабыз. Әлегә бодайны сораучы юк. Быел Мамадыш районында өченче, хәтта икенче класс икмәк күп булды, – диде.

Әгерҗе районында савым сыерларының баш саны ике тапкырга артыграк булса да, күрсәткечләр куандырырлык түгел. Моның сәбәпләрен ачыкларга теләп, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллинга чыктык. Ләкин ул безнең белән сөйләшә алмады.
 – Әлегә мин сезгә берни дә әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта нәкъ шушы мәсьәлә буенча Нәҗип Хаҗипов (Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары) янындамын, – диде ул.
Димәк, Президентның Юлламасыннан нәтиҗәләр ясалган, чаралар күрелә башланган дип аңларга кирәк.

Республикадагы сөт бәяләренә килгәндә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре «Шәһри Казан» хәбәрчесенә китергән мәгълүматлар буенча, сөт бәяләре тотрыклыланды. Август аеннан артуга таба бара. Ләкин аңа да карамастан, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бәяләр 3 сумга кимрәк. Ә ел башында, ягъни беренче кварталда, әлеге аерма 5 сумны тәшкил иткән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading