Бүген республикада терлекләрнең 10 проценты лейкоз белән авырый.
Сөтчелек белән шөгыльләнә торган төбәк өчен лейкоз мәсьәләсе аеруча җитди проблема. Күп тырышлык нәтиҗәсендә лейкоз ике тапкырга кимегән кимүен. Әмма бу гына җитми, дип сөйләде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Министрлар Кабинетының Баш ветеринария һәм Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең берләштерелгән еллык коллегия утырышында. Аның сүзләренчә, иң күп терлек тоткан төньяк зона районнары, аерым алганда Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче һәм Арчада лейкоз проблемасы уңай хәл ителгән. Зәй, Сарман, Тукай, Мамадыш, Түбән Кама районнары да бу өлкәдә сынатмый, аларда лейкозлы терлекләр саны бик аз. Ә менә Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спас, Кайбыч, Лаеш һәм Лениногорскида хәлләр алай ук әйбәт түгел икән. Шуның белән алар икътисади яктан күп югалтуларга дучар. Алар үзләренең продукциясен читкә сатуга чыгара алмый.
– Кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларда да проблемалар юк түгел. Узган елны Авыл хуҗалыгы министрлыгы аларга сәламәт терлекләр сатып алуга субсидия өчен 20 млн сум акча бүлеп бирде, – дип сөйләде ул
Сакланганны саклар
Татарстанда эпизоотологик хәл тотрыклы. Ел дәвамында карантин һәм аеруча куркыныч терлек авырулары буенча 4,5 млн профилактик вакцина һәм 4 млн диагностик тикшерү уздырылган.
– Әмма илдә эпизоотологик хәл һаман да киеренке булып кала бирә. Безнең төбәк өчен дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы һәм нодуляр дерматит куркыныч тудыра. Беренчесе республика чигенә килеп җитте. Ульяновск өлкәсенең Кузоватовск һәм Самараның Кошкинск районнарында үлгән кабаннардан алынган анализлар инфекция булуын күрсәтте. Дуңгызчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларга өстәмә саклану чараларын күрергә кирәк, – диде ул.
Терлек һәм кош сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә дә бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Бер авыру терлек бөтен райондагы вазгыятьне үзгәртергә мөмкин, дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов.
Ведомство җитәкчесе чыгышында “Меркурий” системасына да тукталды. Бүген республикада көненә 350 мең электрон ветеринария сертификациясе тапшырыла. Алга таба тармакны цифрлаштыру буенча да зур эш көтелә, диде ул.
Муниципаль җир контроле һаман да эшләми
Район җирләрендә файдаланылмаган җир кишәрлекләре кала бирә. Татарстанда буш җирләрнең саны 43 мең гектарга җитә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район хакимиятләре һәм прокуратурасы көче белән 8 мең гектар җир кулланышка кертелгән. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов хәбәр итүенчә, иң күп җирләр Әлмәт, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында кулланыла башлаган.
– Республикада муниципаль җир контроле һаман да эшләми, җирле үзидарә органнарыннан идарәгә фәкать 52 акт керде. Аларның алтысы эшкә алынды. Калганнары, җир турындагы закон таләпләренә туры килмичә, кабат эшләтүгә җибәрелде, – диде ул.
Нурислам Хәбипов үзенең чыгышында республика территориясенә кыргый кабаннар һәм күчмә кошларның миграция агымнары белән дуңгызларда була торган африка чумасы, кош гриппы вирусы керүгә юл куймау максатыннан пробалар алынуын, эпизоотологик мониторинг кысаларында терлекләрнең йогышлы авыруларына ун мең материал тикшерүгә җибәрелүен билгеләп үтте. Дуңгызлар һәм кошлар үрчетү, сату, аларның итен эшкәртү белән шөгыльләнә торган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр һәрдаим тикшерелеп тора.
– Узган елны Россиядә эре дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләрендә кош гриппы һәм дуңгызларның африка чумасы вирусы күзәтелүе ветеринария өлкәсендәге таләпләрнең үтәлмәвен күрсәтә. Күрше төбәкләрдә вирус булу безнең өчен дә куркыныч тудыра, – диде ул.
Утырышта катнашкан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада 1 млн мөгезле эре терлек, 330 мең баш сарык, 19 млн баш кош-корт булуын искә алып, авыл хуҗылыг продукциясенең куркынычсыз булырга тиешлегенә басым ясады. Бу фермерлар, аграрийлар һәм шәхси хуҗалыклар өчен актуаль мәсьәлә булып тора, диде ул. Шул ук вакытта әлеге уңайдан ветеринария хезмәткәрләренең терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында торырга тиешлеген дә ассызыклап үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар