16+

Ходай биргән тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә бәхетле була алабызмы?

Әй кызганам да инде хәзерге заман ир-атларын. Кызларны күзәтеп йөрим дә, егетләр алдыйлар бит сезне, дип әйтәсе килә.

Ходай биргән тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә бәхетле була алабызмы?

Әй кызганам да инде хәзерге заман ир-атларын. Кызларны күзәтеп йөрим дә, егетләр алдыйлар бит сезне, дип әйтәсе килә.

Хәзер хатын-кызларда каш ясатылган, керфекләр ябыштырылган, чәчләр үстерелгән, иреннәр “кабартылган”, күкрәкләр зурайтылган. Замана модасы дияргәме моны, әллә замана эпидемиясеме.

Шулай да минем кемнедер тәнкыйтьләргә хокукым юк. Һәр кеше тышкы кыяфәте өчен бары тик үзе генә җаваплы. Димәк, кызлар нәрсәдер үзгәртү юлына баскан икән, Ходай биргән матурлыгы аңа ошамый, дигән сүз. Иң мөһиме – мода артыннан куу гына булмасын иде.

Үзенең матурлыгы белән күпләрне сокландырган җырчы, модель, Америка актрисасы Мэрлин Монро бер әңгәмәсендә хатын-кызда күз карашы һәм иреннәр матур булырга тиеш, дип әйтеп узган. Күз карашы белән гүзәл затлар үзенә гашыйк итә, ә иреннәр белән үзенең яратуын дәлилли, дигән фикердә торган ул.

Әлеге танылган актриса яшәгән заманнар белән чагыштырганда, хәзерге көндә матурлык индустриясе бик алга китте. Ходай сиңа матурлыкны саранланып кына биргән очракта да, пластик хирурглар һәм косметологлар ярдәмгә килә. Соңгы сораштыруларга караганда, Россиянең 70 процент хатын-кызы һәм 63 процент ир-ат үзләренең тышкы кыяфәтләре белән канәгать түгел икән. Бүген хатын-кызлар арасында косметологка йөрү модасы бик көчле. Бирегә һәр кеше үзенең проблемасын хәл итәргә килә. Берсенә күз тирәсендәге җыерчыкларны бетерергә кирәк, ә икенчесенә кечкенә иреннәре ошамый.

Косметологлар “кабартылган” иреннәр модасы әле узмады дигән фикердә тора. Без дә үз чиратыбызда, кызыксындырган сораулар белән косметолог Яна Клочковага мөрәҗәгать иттек.
– Беренче чиратта, сез мөрәҗәгать иткән белгечнең медицина белеме булырга тиеш. Иреннәрегезне зурайтырга килгәнсез икән, башлап бу процедураның барлык нечкәлекләрен ачыклагыз. Клиниканың сертификатын таләп итегез. Нинди препаратлар кулланалар, белешегез. Чөнки бүген иреннәрне “кабарту” буенча бик күп төрле препаратлар кулланыла, шулай да аларның барысының нигезендә гиолурон кислотасы тора, – ди Яна Клочкова.

Әгәр дә сез шикәр, онкологик, аутоиммун авырулар белән чирлисез, аллергиядән һәм тән тиресе ялкынсынудан, герпестан интегәсез икән, әлеге процедура катгый тыела. Шулай ук йөкле, бала имезүче һәм 18 яше тулмаган кызларны да кире боралар икән.

– Иреннәргә гиолурон кислотасы кертү алдыннан, аларга крем ярдәмендә җиңелчә анестезия ясыйбыз, – ди белгеч. – Сайлап алынган препаратны бик нечкә энәләр ярдәмендә иреннәргә кертәбез. Беренче тапкыр килгән кешеләргә, якынча 1 мл филлер салына. Кабат килүчеләргә аннан азрак та гиолурон кислотасы кулланыла, чөнки аларның иреннәрендә калган филлер була. Иреннәрдә гель тигез урнашсын өчен массаж ясыйбыз. Соңгыннан исә аларга махсус крем тиерәбез. Ирен тиресе бик йомшак булганлыктан, энә кергән урыннар кара янып чыгарга мөмкин. Иреннәрне зурайтканнан соң бер атна дәвамында мунча, сауна, бассейнга бару һәм кояш астында кызыну тыела. Шулай ук спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартырга туры килә. Препарат якынча 1 елдан үзеннән-үзе организымда үзләштерелә. Ләкин һәр кешедә төрлечә, кемдер 6 айдан ук кире ясатырга килә, ә икенчеләрдә 2 ел дәвамында филлер юкка чыкмый. Монда беренче чиратта, филлерның тыгызлыгы бик зур роль уйный. Әлеге процедурадан соң берничә көн иреннәр авыртачак, нәрсә генә әйтсәк тә организмга чит әйбер кертелә.

Күпләр кечкенә иреннәреннән соң күпереп торган иреннәрен кабул итә алмый икән. Монысы инде хатын-кызның моңа психик яктан әзер булмаганны аңлата, дип ассызыклап уза Яна Клочкова.
– Бәяләргә килгәндә, Казанда алар төрлечә. Сертификаты булмаган арзанлы һәм сыйфатсыз препаратлар кулланучылар иреннәрне 6 мең сумга да кабартып бирә. Уртача бәя 8 меңнән алып 12 мең сумга кадәр. Зуррак клиникаларда бәяләр 17 меңнән алып 20 мең сумга кадәр җитә. Һәр кеше үз мөмкинчелегеннән чыгып косметологны һәм клиниканы сайлый, – ди косметолог.

Белгеч әйтүенчә, бүген әлеге процедурада силикон һәм башка синтетик полимерлар нигезендәге филлерларны куллану катгый тыела. Моннан тыш сөт кислотасы булган препаратлар да тулысынча тикшерү узмаган. Иң куркыныч булмаган матурлык уколы ул – гиалурон кислотасы. Чөнки алар бик сирәк аллергия китереп чыгара, күләмен билгеләү җайлы, кирәк очракта зыян китермичә организымнан чыгарырга мөмкин, дип аңлатыла.

Иреннәрне зурайтуда кулланыла торган куркыныч булмаган тагын бер ысул бар. Клиентның билгеле бер урыныннан май катламы суыртылып алына, тиешле эшкәртү уза һәм иреннәргә кертелә. Бу коррекция липофиллинг дип атала. Гиолурон кислотасы белән “кабартылган” иреннәр якынча бер елга җитсә, липофиллинг кулланган очракта бу гомерлеккә. Ләкин Яна Клочкова, шәхсән үзе липофиллинг эшләми, чөнки бу ысул бары тик медицина үзәкләренә генә рөхсәт ителә.
Әлеге тема белән кызыксына башлагач, бар эшем хатын-кызларның иреннәрен тикшерү булды. Күршебез Алиянең кабарып торган иреннәренә күптән күзем төшкән иде. Бер җай китереп, бу хакта сүз кузгалттым. Алия сөйләвенә караганда, ул иреннәрен берничә тапкыр зурайтырга өлгергән.

– Гиолурон кислотасы ярдәмендә иреннәрне зурайту мөмкинчелеге тугач та, мин беренчеләр рәтендә булып бу процедурага бардым. Чөнки пластик хирургларга мөрәҗәгать итәргә курка идем. Минем үземә кечкенә иреннәрем ошамый. Үсмер вакыттан алар аркасында кимсенеп яшәдем. Минем очракта, 1 мл гиолурон кислатасы кертелә һәм ул ярты елга җитә. Ярты елдан соң киредән ясатам. Беренче тапкыр таныш косметологка барган булсам, хәзер интернетта эшләрен карыйм да белмәгән белгечләргә дә мөрәҗәгать итәм. Казанда якынча бәяләр 10-12 мең сум. 6 меңгә дә табырга була, андый бәядә эшләгән эшнең нәтиҗәсе ниндидер, белмим. Иреннәргә кислотаны керткәндә бик каты авырта, ләкин түзәрлек. Хәзер тышкы кыяфәтемнән оялмыйм. Күкрәкләремне дә зурайтырга уйлыйм, бар яктан чибәр буласым килә. Иң мөһиме – минем үзгәрешләремне ирем хуплый. Ул минем кабарып торган иреннәремнән бик канәгать, – ди Алия.
 Икенче әңгәмәдәшем Илзидә ханым да курыкмыйча иреннәрне зурайту процедурасына барырга тәкъдим итә.

– Яшем аркасында иреннәр өстендә вертикаль җыерчыклар барлыкка килде. Бу күренеш миңа озак тыңгылык бирмәде. Шуңа күрә дә гиолурон кислотасын кулланып иреннәремне зурайтырга булдым. Косметологны сайлау эшенә җитди карадым. Беренче очраган белгечкә, бармадым. Клиниканың медицина лицензиясе барлыгын тикшердем. Алар кулланган филлер даруын Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте сайтындагы рөхсәт ителгән препаратлар реестрында тикшердем. Гиолурон кислотасы организымда тиз үзләштерелгәнлектән, бу процедураны куркыныч, дип санамыйм. Иреннәрне зурайтырга 7-8 ай саен барам. Хәзер үземнән бик канәгатьмен. Иреннәр хатын-кызның яшен билгеләгәнең онытырга ярамый. Яшебезгә карамастан, без һәрвакыт матур булырга тиеш. Башкаларга киңәшем шул, күңелегез нәрсә тели шуны эшләгез. Әйләнә-тирәдәгеләрнең тәнкыйтьләвенә игътибар итмәгез, – ди Илзидә ханым.

Нәтиҗә ясап шуны әйтә алам, хатын-кызлар һәрвакыт матур булырга тели. Ләкин матур булам дип, артыгын кыланып атмыйбыз микән? Ходай биргән тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә бәхетле була алабызмы? Миңа калса иң мөһиме – кеше үз-үзен яратырга тиеш. Шул очракта гына ул тулысынча үзе белән канәгать булачак.

Гөлнар Галимова.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading