Элек авылда балалар сеансында фильм карау 5 тиен тора иде. Ләкин ул акча да гаилә бюджетында гел булмады. Мин киномеханик янында кайнашырга яратканга, киноны гел бушлай карадым. Башта, сабыр гына механик абыйның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, үземә сеңдереп бардым.
Скопировать ссылку

Шунлыктан кино күрсәтү техникасы серенә тиз төшендем. Механик абый да аппаратын миңа ышанып тапшыра иде. Инде 6нчы класста укыганда ук авылдашларыма үзем дә кино күрсәтә башладым.
Беркөнне эштәге Камил исемле хезмәттәшем белән моннан ярты гасыр элек авыллардагы кино сәнгате турында гәпләштек. Шул чорда бик популяр булган фильмнарны искә төшердек: “Пираты 20 века”, “Бриллиантовая рука”, “Офицеры” “Москва слезам не верит”, “А зори здесь тихие”, һинд фильмнарыннан: “Бобби”, “Танцор диско”, “Зита и Гита” һәм башкалар.
“Һиндостан кино прокатында абсолют беренчелекне алган, 1972 елда чыккан “Зита и Гита” фильмы безнең илдә дә иң яратып каралган фильм саналды. Сабый чакта ук бер-берсеннән аерылган ике игезәк кыз язмышы турындагы мелодрама ул.
Камил дә авылда киномеханик булып эшләгән икән. “Зита и Гита” фильмы белән булган вакыйга бигрәк тә аның хәтеренә уелып калган.
– Авылыбызда кинозалыбыз зур – 300 кешелек иде. 5тәге – балалар, 8дәге – өлкәннәр сеансында зал шыгрым тулы булды. Фильм 165 минут бара. Кичке сеанс 11дә тәмамланды.
Комментарийлар