Кызны кияүгә бирү өчен бирнәлек әзерләү, барлык шартын китереп никах укыту. Барысы да бер җепкә тезелеп, кешенең яшәү рәвешенә әйләнгән йолалар... Тик бүген тормышыбыз гына түгел, яшәү рәвешебез дә үзгәргән бер мәлдә, туй йолалары, гореф-гадәтләре дә онытылып барганын беләбез. Яшьләрнең уй-фикерләре, хыяллары башка.
Өлкәннәр белән бергә яшәгән гаиләләрдә миллилек күпмедер дәрәҗәдә сакланып та калган кебек. Тик кафе-рестораннарда туй үткәргән яшьләрнең сандык тутырып кияүгә чыгулары тулаем юкка чыгу белән бергә, бал-май кабып, ак мендәргә басып, үзе киендергән өйгә килен булып төшүләре дә сирәгәйде инде.
Яшьләрнең аерым яшәп, үзләренчә тормыш корасы килү теләкләре, әби-бабадан калган йолаларны онытуга, гореф-гадәтләрне сакламауга китерүен дә сизмичә кала алмыйбыз.
Әтнә районы үзәк китапханәсендә үткәрелгән “Килен төшә бүген авылга” чарасында да шактый киң ачылды бу. Биш буын вәкиле җыелган иде анда. 1950 елда кияүгә чыккан иң өлкән апалардан алып, әле кияүгә чыкмаган яшь кызлар да килгән иде.
85 яшьлек Сөембикә апа ак зур түшәкле трантаска утырып кияүгә чыгуын искә алды. Ул чиккән сөлгеләре, карават япмаларын, мендәр тышлыкларын, аяк чолгауларын – кияүгә чыгарга әзерләгән бирнәсен сагынып сөйләде.
65 яшен яңа тутырган Хәлимә апаның да яшьлек хатирәләре күңеленә уелып калган. Булачак иренең бабасы нәкъ җырдагыча, киленнәрне җигелгән атларга утыртып төшерәсе килгән. Шуның өчен ул ике оныгына да тәңкәләрдән ялтыратып дирбияләр эшләткән, җәй өйләнсәләр дип тарантасны, кыш тормыш корсалар дип яхшы чананы әзерләгән. Совет чорында килен булып төшкән яшь комсомолларга бабайның әйтеп калдырган нәзерен үтәмичә мөмкин булмаган. Алар районны чыккач та, авыл башында кыңгыраулы пар атлы чана-тарантасларга күчеп утырганнар. Кыңгыраулы атлар аларны авыл буенча әйләндереп, төп йортка кыйбла ягыннан алып кайтып керә. Ап-ак мендәргә баскан яшь киленгә теләкләрен тели-тели бал-май каптырган әнигә карап елмаергамы, әллә булачак туганнарга бүләк өләшергә онытмаска икәнен искә төшерергәме? Әле бит ак мендәрнең дә үз хикмәте бар. Уң аягың белән атлап бусагадан кергән килен үзе баскан мендәрне кулына алып бирергә дә тиеш икән. Бу инде яшь киленнең мәгънәлелеген бәяли торган бәя...
Чарага килгән төрле буын вәкилләре башларыннан үткән вакыйгаларны сөйләде дә, сөйләде. Яшь киленгә кагылышлы туй йолалары белән бергә, төрле юрамалар, ышанулар турында да кабат искә алдылар, яшь буынга киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Шушы чарага чакырылган бер төркем яшь кызлар кызыксынып та, кызыгып та тыңлап утырды аларны.
Буыннарны буынга тоташтыручы сандык хикмәтләре, кыз ягында үткәрелгән никах мәҗлесләре, кияү мунчасы, кияү пәрәмәче, йорт киендерү бүгенге 16-17 яшьлек кызларга әле укылмаган китап кебек тоелды. Кыз сорау йоласы, никах, ике көн туй, килен токмачы, кайтарма туй һәм аларның һәрберсенең язылмаган тормыш кануннары шул.
Тик боларны тагын бер ун елдан сагынып кына искә алырга калмасмы? Бу сорау чарага килгән һәр буын вәкилен борчыды. Ләкин нинди генә чорда да милләт өчен яшәгән, аның тарихын, үткәнен белгән буын вәкилләре булганда милли йөзебез югалмасына ышаныч бар әле. Бигрәк тә район җирлегендә эшләүче үзәк китапханәнең шундый белгечләре булганда сөенергә кирәк. Аларның яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырулары зур мактауга лаек.
...50-60 ел элек кигән күлмәге белән бүгенгеләре арасында аерма булса да, бер охшашлык калган. Алар барысы да ак төстә. Гүя яшьлекнең сафлыгын, дөньяның матурлыгын үзенә сыйдырган да, залда утырган һәр буын вәкиленең йөрәгенә уелып калган. Яшь киленнәрне гомер буе озатып барган ак төс милләтебезнең йолалары, гореф-гадәтләрен асыл җепләр белән бәйләгән. Гомер дисбеләре ак сәйләннәргә әйләнгән.
Райлә Галиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Их ул вакытлары хазер экият тынлаган кебек кена шул.
0
0