Казанда яшәүче Айрат Исламов – 1975 елгы егет – I группа инвалид. Әнисе Рәшидә апа әйтүенчә, дөньяга аваз салганда, сабыйның үзәк нерв системасына зыян килгән.
Мондый авыруларның күбесе, гадәттә, аякка да басмый, сөйләшү мөмкинлегеннән дә мәхрүм була. Әни кеше, моның белән ризалашасы килмичә, баласын кая гына алып бармый да кемгә генә күрсәтми. Нәтиҗәдә, бүген Айрат, каты авыруына карамастан, авырлык белән булса да, үзе хәрәкәтләнергә, сөйләшергә омтыла. Әңгәмәдәшем, игътибар белән тыңлап, әнисе аңлата башлаганчы ук, сорауларга үзе үк җавап бирергә тырыша. Йөзеннән елмаю китми. Әнә бит танышлары, туганнары-дуслары да аңа үз итеп, яратып, «Кояш» дип эндәшә икән.
Әтиләре гаиләдән киткәндә, Айратка – җиде, сеңлесенә дүрт яшь була. Аларны Рәшидә апа өлкән яшьтәге әнисе белән бергәләп аякка бастыра. Кызлары да бүген зур уңышларга ирешкән, подполковник дәрәҗәсендәге ханым.
– Балалар бик кечкенә иде әле. Айрат – авыру, кызым да тәпи йөрми иде. Миңа, гаиләне туендырыр өчен, эшкә чыгарга туры килде. Шул вакытларда әнинең ярдәме бик нык тиде. Шөкер, үзе дә озын гомерле булды. 95 яшькә кадәр яшәде. Сәламәтлеге нык, җитез, өлгер хатын иде, мәрхүмә. Шуңа күрә үзем дә пенсиягә чыкканчыга кадәр эшли алдым, – ди Рәшидә ханым.
Айратны башта гадәти мәктәпкә укырга бирәләр. Анда ике ел йөргәч, Казанның 4нче интернат мәктәбенә күчерәләр. Рәшидә апа анда белем биргән укытучыларны зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.
– Интернетта бик яхшы белем бирделәр. Анда укып чыккан балаларның күбесе югары белемле булды. Айрат та Банк мәктәбен тәмамлады. Болай, кирәк булса дип инде. Аның сәламәтлеге белән эшкә алучы гына юк. Үзенең бөтен кызыксынганы – музыка. Аның музыка белән мавыгуы да нәкъ менә интернатта укыган елларда башланды бит. Анда ул төрле уен коралларында уйнады, ансамбльдә чыгыш ясады, – ди әни кеше.
улының музыкага сәләте барлыгын чамалап алгач, Рәшидә апа төрледән-төрле уен кораллары алып кайта. Баянда «Ай, былбылым», «Каз канаты» һәм башка көйләрне уйный башлавын бүген дә елмаеп искә ала әниле-уллы Исламовлар.
– Миңа барыннан да бигрәк пианинода уйнарга уңайлырак, – дип сүзгә кушыла Айрат. – Ә беренче тапкыр җыр иҗат итүемнең тарихы болайрак. Күршебездә Рәшит абый яши. 2010 елда аның кызы вафат булды. Шуңа багышлап шигырь язган да, миңа: «Айрат, бер көй иҗат итеп бир әле», – дип керде. Шулай итеп, «Сайрама син, сандугачым» җыры барлыкка килде. Аны шул вакытлардан бирле популяр җырчы Илназ Минвәлиев башкара. Шушы җырдан соң безне телевидениегә чакырдылар. Бу алга таба иҗат итәр өчен дә зур бер омтылыш булгандыр, күрәсең.
Шуннан соң Айратка, көй язуын сорап, күпләр мөрәҗәгать итә башлый. Алар арасында Илсөя Ганиуллина (тамашачы аны Аиша буларак белә. – Авт.) да була. Ул җырларны «Барс-медиа» белән хезмәттәшлек итүче җырчыларга тапшыра. Бүгенге көндә Айратның 30га якын җыры бар. Аларны Ленар Сәйфиев («Тик синеке»), Ильмира Нәгыймова («Син генә»), Иркә һәм Ринат Рәхмәтуллин («Сөюдән сөюгә»), Дамир Зиннәтуллин («Шул бер сүзең»), Илназ Минвәлиев («Сайрама син, сандугачым», «Язлар белән сине сөям»), яшь җырчылар Эльвира Сәләхова, Алиса Мамина һәм башкаларның репертуарында ишетергә мөмкин. Айрат шулай ук татар эстрадасы артистлары башкаруындагы «Яңа ел кичендә» дип исемләнгән җырның көй авторы да. Шагыйрьләрдән исә аеруча Гөлфия Шакирова белән хезмәттәшлек итә икән. Хәер, Айрат үзе дә шигырьләр яза. Тик интернатта русча укыганлыктан, бары тик шул телдә генә иҗат итә.
– Баштагы елларны мин бу эшкә хобби буларак кына карый идем. Бернинди дә түләү хакы сораганым булмады. Бер-ике җырыма 1-2 мең сум акча биргәннәре булды шикелле. Көй авторы буларак исемем күрсәтелсә дә, хокуклар дәгъвалап йөрмәдем, – ди ул.
Аннан соң:
– Миңа кешеләр белән аралашу җитми. Шифаханәгә эләгүе дә бик авыр. Әле ярый интернет бар. Шунда гел язышабыз. Музыка, иҗат турында фикер алышабыз. Хәзер бит сәламәт кешеләр дә бер-берләре белән аралашып, кунакларга йөрешми. Шулай да минем янга берничә тапкыр Илназ Минвәлиевнең, Аишаның, Дамирның (Зиннәтуллин), Эльвира Сәләхованың кунакка килгәннәре бар. Алардан кала Айрат Исламов дигән композитор барлыгын белүче дә юктыр инде, – дип өстәп куя.
<iframe width="340" height="191" src="https://www.youtube.com/embed/LuyrNvmQ50M" frameborder="0" gesture="media" allow="encrypted-media" allowfullscreen></iframe>
Зөфәр Хәйретдинов, Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты:
– Радио-телевидениедә яңгыраган җырлары өчен акча килеп торсын өчен, Айрат Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалына автор буларак теркәлергә тиеш. Аның өчен паспорт, ИНН, пенсия иминияте таныклыгы кирәк. РАОга килеп, ике арада килешү төзелә һәм авторның җырлары теркәлә. Теләге булса, Айратны үзебездә көтеп калабыз.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар
0
0
Молодец
0
0