16+

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен өйдә дә тавыш биреп була

Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнде. Әмма Президент Владимир Путин илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, әлеге датаны башка көнгә күчерергә мөмкин булуы хакында әйтте.

Гәрчә, аның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков әле берничә көн элек кенә башка альтернатив көннәр каралмый, моның өчен нигез юк, дип белдергән иде. 

Ил башлыгы исә: “Әгәр дә ситуация моны таләп итә икән, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча без бөтенроссия сайлауларын соңрак вакытка күчерә алабыз. Гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышыннан да мөһимрәк әйбер юк. Ситуациянең нинди булуына карап эш итәчәкбез”, - диде. 
Сүз уңаеннан, гражданлык позицияләрен белдерергә теләүчеләр өчен өйдә генә дә сайлау мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак.
 
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина сүзләренчә, үзгәрешләр өчен сайлауларга тавыш бирүне тәэмин итү максатыннан эшләнелгән механизмнар халыкка өйдә тавыш бирергә дә мөмкинлек бирә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading