Әлфия Авзалова арабыздан китсә дә, аның иҗатына, тормышына багышланган аккаунтын кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова алып бара.
Күптән түгел Зөлфия ханым, кабат туры эфирга чыгып, Әлфия апа турында истәлекләр белән бүлеште.
Сәхнә һәм матурлык
– Әни бервакытта да сәхнәгә шарфлар, шәлләр бәйләп, яулык һәм пәлтәдән чыкмады. Күлмәкләре ефәктән, җиңел материаллардан тегелә иде. «Кешеләр акча түләп килгән, алар тамаша карарга, мине сәхнә кешесе итеп күрергә тиеш», – дия иде.
Әни башкаларны кабатларга яратмады. Үзе уйлап чыгарды. Рәсемне начар ясый, әмма сөйләп, аңлатып бирә иде. Г.Камал театрының иске бинасында тегүче Әминә апа бар иде. Иң кыйммәтле костюмнарны ул текте.
Әни һәрвакытта да зәвыклы киенде. Моны башкалар да әйтә килде.
Чит телгә кемнән өйрәнгән?
– 1960 еллар азагында әни Мәскәүгә танылган профессор, вокалист Ирма Яунзем курсларына укырга китте. Профессор аңа чит ил җырлар өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклашкан. Әни аның белән корея, кытай, һинд, әзәрбайҗан, үзбәк, гарәп, испан, итальян, немец һәм башка телләрдә җырларга өйрәнде. Ул җырларны рояль белән башкарды. Әни дә 1970 елларда ул җырларны заманасына туры китереп эшкәртеп башкарды һәм татар халкы Әлфия Авзалова башкаруында чит ил җырларын бик яратып тыңлый иде.
Әни ул җырларны һәрвакыт оригиналда башкарды һәм аннан соң Гөлшат апа Зәйнашева белән татарчага тәрҗемә итә иде. Чөнки татар халкына нәрсә турында җырлаганын аңлатасы, белдерәсе килде.
Әни музыка училищесында да укыган. Әмма аннан китәргә мәҗбүр булган, чөнки үзенчәлеген югалтудан курыккан. Аны академик вокалга, классикага өйрәтә башлаганнар. Халыкчанлыгын югалтудан куркып, әни училищедан киткән. Безгә шулай сөйли иде.
Концерт башланырга ярты сәгать кала, әни янына бернинди мәсьәлә, сорау белән дә килергә ярамады. Ул образына керү, тавышын көйләү белән мәшгуль булыр иде.
«Аерылмагыз» җыры тарихы
Барыгыз да «Аерылмагыз» җырын яхшы хәтерлидер. Үз заманында ирем белән мөнәсәбәтләребездә кыенлыклар килеп чыкты. Күпмедер яшәгәннән соң аңлашылмаучанлыклар һәр гаиләдә дә буладыр инде. Безнең аерылуга кадәр барып җиткәнне белгәннән соң, Гөлшат апа бу җыр текстын язган һәм әни белән икәүләшеп иребезгә шул җырны башкарды. Әлеге җыр шул рәвешле туды.
«Иң яраткан ризыгы — пәрәмәч»
Әни музыка дәресләре бирмәде, әмма яхшы, файдалы киңәшләр ясый иде.
Тавыш булсын өчен иң мөһиме – аксым ашагыз, дия иде. Йомырка турында сүз бармый, ә ит ашарга куша иде. Концерт алдыннан һәрвакыт нәрсә ашаганына игътибарлы булды. Концерт башланырга 2-3 сәгать кала берәр кисәк ит ашар иде.
Әни үзен һәрвакыт формада тотты. Еш, әмма аз-азлап ашый иде. Чәй ярата иде һәм пәрәмәчләр. Токмачлы ашны үзе пешерә иде. Бер зур савыт белән күп итеп пәрәмәч пешерә дә сеңлесенең балаларын кунакка чакыра иде. Ә алар, әниләре 37 яшендә үлгәннән соң, интернатта тәрбияләнде. Безнең өйдә 15ләп кеше җыелыр иде, – дип сөйләде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар