16+

“Корьән, дога китаплары гына исән калды”

Балтач районы Алан авылында чыккан янгын Фәһим абый Гафуровны йортсыз калдырган. Бүген ул туганында сыену урыны тапкан.

“Корьән, дога китаплары гына исән калды”

Балтач районы Алан авылында чыккан янгын Фәһим абый Гафуровны йортсыз калдырган. Бүген ул туганында сыену урыны тапкан.

Фәһим абый әлеге нигездә үзе генә гомер итә. 9 август көнне көндезге сәгать берләрдә күршеләре өйнең дөрләп янганын абайлап ала.

– Әтиебез ул көнне иртәнге уннарда Балтач район үзәгенә эшкә дип чыгып киткән, – ди абыйның кызы Гөлзилә Фәһретдинова. – Төтен күтәрелүен күргән күршеләр, төгәлрәге әтиемнең энеләре, башка туганнары әти өй эчендә калган дип шунда ыргылганнар. Ә эчтә дулаган ут дулкыны аларны бәреп аткан. Кыскасы, һәммә кеше әти өй эчендә калган дип уйлаган. Әтием, күрәсең, эш вакытында телефонын ала алмаган. Ходай кушып бераздан телефонында шалтырату күрептер инде, әти үзе шалтыраткан күршесенә. Яман хәбәрне ишетүгә тиз арада кайтып та җиткән. Әтине кочаклап елашканнар инде.

Гөлзилә үзе гаиләсе белән Арча районы Хәсәншәех авылында яши икән. Янгын турында аңа әнисе ватс ап аша язып җибәрә.

 

– Аланда янгын, диелгән иде анда. Кем яна, дип сорадым, ул: Әтиең, дип җаваплаган. Ирем ерак юлларга йөреп эшли, ул өйдә юк чак. Каенанам балам белән калды, ә мин каенатам белән юлга кузгалдым. Әнием белән әтием әле мин мәктәптә ук аерылышкан иде. Әмма ачуланышып, үпкәләшеп яшәмәдек. Аның белән бергә үсмәсәк тә, һәрчак әтиебез янында булдык. Без, балаларга кагылышлы һәр килеп туган сорауны алар бергә хәл итте.

Хәсәншәехтан Аланга чаклы булган ничә чакрым юлны сизмәгән дә Гөлзилә. Стресс халәте кичергән яшь хатын Аландагы һәр туганына шалтыратып чыга. Әмма беркем дә телефонны алмый, билгесезлектән тагын да ныграк борчыла ул.

 

– Андый вакытта бит башка гел начар уй килә, – ди ул. –  Әтигә шалтыратам, шалтырату бара, әмма алмый. Акылым белән дә аңлыйм, янгын вакытында кем җавап бирә алсын ди инде. Әтинең бергә шабашка йөргән дустына шалтыраттым, ул да ут чыгуын, әтинең ул вакытта эштә булуын әйтте. Ирем шалтыратты да: “Бабайның хәле киткән, хәзер Ашыгыч Ярдәм” машинасы янында. Укол ясаганнар”, диде. Мин барып җиткәнче, өй янып беткән иде. Авыл бик ерак урнашкан, Кукмара чигендә белән. Ике сәгать эчендә агач өйдән хәрәбәләр генә калган. Әти иртән эшкә нинди кием белән чыгып киткән, шул килеш калган. Бөтен документлары, банк карталары, акчасы, өй документлары ут эчендә юкка чыккан.

 

Күршеләре сөйләве буенча ут котельня ягыннан чыккан да өйне камап алган. Иртән кер юу машинасында керләр юдырта да, шул килеш калдыра. Шуңа ут чыгу сәбәбен дә алар кер юу машинасының төзексезлегеннән күрәләр.

Әле ярый янгын көндез булган. Әгәр авыл халкы йоклаган вакытта чыкса, чыннан да чын фаҗига булыр иде.

 

– Әти өчен бу йорт – бөтен барлыгы, тормышының бөтен яме иде, – ди Гөлзилә. –  Үз кулы белән корган бит аны. Йортыбыз янына килеп җитүне дә хәтерләмим, әти янына килсәм, сабый бала кебек кечерәеп калган, елап, шешенеп беткән. Кочаклап алган идем, “Елама, миңа авыр,” ди. “Әти, синең исәнлегең кирәк безгә, өй турында борчылма, булыр”, дигәч хет бераз тынычланды. Янгын сагы хезмәткәрләре кереп сорау алдылар. Әти бик запас белән яши торган кеше. “Бик күп итеп кыяр, гөмбә тозлаган идем. Алар банкаларга тутырылган, котельняда утырып калды. Әле юып куелган гөмбә дә бар иде, мин аларны кич капларга уйлаган идем, яндылар инде”, ди. Җиһаз, өй турында да борчылмый, кыяр, гөмбәләр, кышка запаслар хакында кайгырта. Мин аның сүзе белән киттем хәрәбәләр янына, шуннан 20 банка тозлаган әйберләр алып чыктым. Соңрак миңа: Янгын булган урыннан бернинди әйбер алып чыгарга ярамый”, дигән ышану турында әйттеләр. Тагын бер гаҗәеп хәл. Түр яктагы стенкада сакланган коръән, дога китаплары исән калган. Ул бүлмәдә бар нәрсә янып юкка чыккан. Ә менә Коръән, юка, кесәгә тыгып йөртә торган дога китапларына ут тимәгән. Әти шуларны укып, үзенә юаныч ала иде.

 

Армиядә пешекче булып хезмәт иткән. Аш-су бүлмәсендә дә хуҗа кеше үзен судагы балык сыман хис иткән. Һәр азыкны хәзерләүдә үзгә бер рецепты, алымы булган

 

– Әти кебек оста пешекче юктыр ул. Хәтта ки токмачны да башкалардан аермалы итеп кыздыра. Кайбер аш-су серләренә әтиемнән өйрәндем мин. Коймак тугларга да хәтта. Шул атна ахырында гына туганыбызның туе булырга тиеш иде. Әтиебез шунда кияргә дип өр-яңа киемнәр сатып алган булган. Туйга мәҗбүриләп алып бардык без аны, тик ул бер ноктага төбәлгән килеш, моңаеп утыра бирде. Гәрчә, җырлап, биеп, чын йөрәктән күңел ача торган кеше ул. “Менә, кызым, кеше киемнәре киеп килдем”, ди. Күренеп тора, аның размеры түгел. Бераз зуррак,  шуңа читенсенде булса кирәк. “Борчылма, әти, ярдәм килеп тора. Боерса. картлык көнеңне уңайлы шартларда уздырырлык кечкенә генә булса да бер йорт салып бирәбез сиңа”, дип тынычландырдым. Инде хәзер кеше арасына чыгып, рәткә килә башлады ул. Януыбыз хакында Интернет челтәренә куйгач, бөтен Татарстаннан ярдәм җибәрә башладылар. Бөтенесе дә кулларыннан килгәнчә булышырга тырышты, – дип рәхмәтләрен укый Гөлзилә.

 

Укучыларыбыз арасында да бәла килгән гаиләләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булмый калмас. Акчаны түбәндәге номерларга җибәрергә мөмкин: 8 939 377-17-39 (Ак барс һәм Совкомбанк карталары беркетелгән, Гөлзилә Фәһим кызы исемендә). 

янгында исән калган тозланган кыяр, гөмбәләр

Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading