16+

«Күңелем сизә. Ул исән. Төшләремә гел елмаеп керә. Әсирлеккә эләккән ул»

Күршедә генә ятим малай бар иде. Әбисенең әнисе – пробабушкасы үстерде аны. Безнең балалар белән бергә уйнап үстеләр.

«Күңелем сизә. Ул исән. Төшләремә гел елмаеп керә. Әсирлеккә эләккән ул»

Күршедә генә ятим малай бар иде. Әбисенең әнисе – пробабушкасы үстерде аны. Безнең балалар белән бергә уйнап үстеләр.

Әле безнең белән авылга да кайткалады. Әйбәт малай иде: миһербанлы, ярдәмчел, күндәм.

Компьютерда утыра, дип, берзаман әбиләре интернетны өздереп, компьютерларын алып куйды. Яшүсмер малай ике бүлмәле фатирда, гел ызгышып яшәгән ике әби янында нишләсен? Урамга чыгып китте, билгеле. Йомшак күңелле ятим малайны анда бик тиз эләктереп алдылар. «Бар, кибеттән бер шешә пиво алып чыгып бир әле», «Пяторочка»дан бер шоколад эләктереп чык. Сиңа берни дә булмый, яшең җитмәгән», – дип, урам шпаналары аны караклыкка өйрәтте.
14 яшеннән башлап, ничә тапкыр суд булды аңа. Балалар колониясен олыларныкы алыштырды...

Соңгы тапкыр мин аны быел җәй башында күрдем. Чираттагы тапкыр иреккә чыгып, әбисе янына кайткан чагы иде. Кеп-кечкенә, яп-ябык... Карашларында ниндидер афәт, ниндидер ерткычлык... Ямьсез караш.

«Алты елга утырттылар. Ул бит гаепсез. Аны мәҗбүр иткәннәр инде...», – дип елады әбисе. Оныгының гаепсезлегенә ышанган бердәнбер кеше иде ул. Мең тапкыр урлап тотылсын, мең тапкыр аны акларлык сәбәп табачак.

Июль ахырында миноборона белән контракт төзеп, Украинага китте. Моны миңа әбисе әйтте. «Барма. Монда син җылыда, тамагың тук. Бары ирегең генә юк. Ә анда сине үтерергә мөмкиннәр», – дидем, тыңламады бит», – диде ул, елый-елый яше кипкән күзләрен сөртеп.

Октябрь башында күрше малае хәбәрсез югалды. Үлеләр исемлегендә дә юк, тереләр исемлегендә дә... Әбисе минем эштән кайтканымны көн дә подъезд төбендә көтеп тора да, елы-елый оныгын сөйли. «Үзем бара алмыйм, йөри алмыйм. Шалтыратып сорап кына мәгънә юк. Ничек кенә табыйм инде аны?» – дип өзгәләнә.

Улыма шалтыраттым. Ул юрист кеше, хәрби офицерлар белән дә элемтәсе юк түгел. «Улым, эзләп карыйк әле шул малайны. Әсирлеккә эләкте микән әллә?» – дидем.

Җавап тиз килде... «Алып чыга алмадык...», – дигән сугышчан дуслары.

Әбисе миннән тилмереп җавап көтә. «Күңелем сизә. Ул исән. Төшләремә гел елмаеп керә. Әсирлеккә эләккән ул», – ди мине күргән саен. Аннары: «Сиңа җавап бирмәделәрме әле?» – дип сорый.

Ә мин аңа дөреслекне әйтә алмыйм. Кан басымы югары булган, шикәр чире белән авырган 90 яшьлек ул апага дөреслекне ничек җиткерим? Ул бит шунда ук егылачак. Туганнары гына бу хакта белә. «Берүк әйтә күрмә инде», – диләр.

Ул миңа бүген дә шалтыратты? «Берәр нәрсә белсәң, шунда ук шалтырат. Төн булса да, иртә булса да... Вакытка карап торма. Мин бик-бик көтәм», – ди. Ә мин бит ул җавапнв беләм... Әйтә генә алмыйм...

Лилия Гәрәева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading