16+

«Күпме акчаңны җилләргә очырасың бит»

Рүзәл Минһаҗевның бик матур, күңел түрләренә үтеп керерлек бер фикерен укыдым әле.

«Күпме акчаңны җилләргә очырасың бит»

Рүзәл Минһаҗевның бик матур, күңел түрләренә үтеп керерлек бер фикерен укыдым әле.

Ул аның башына кадерле әтисенең гомере кыл өстендә торган мизгелдә килгән фикер. “Без якын кешеләребезгә үзебезнең аны ничек яратуыбыз турында әйтә алмыйбыз”, дигән.

Дөрестән дә әйтә алмыйбыз шул, без артык тыйнаклармы шунда, эчтән генә янып-көйгәнебезне тышка чыгара алмый торганнармы шунда?

Ерак еллар кичеп, ерак юллар үтеп кайткан ул белән, тәрәзәдән тәрәзәгә улын сулышы белән тартып алырдай булып көткән аналарның да дәрьяларга сыймас сагынуларын ике кулларына күчереп исәнләшкәннәрен күпмеләр күргәнем бар. Каннан килә торган, геннар белән буыннан буынга күчкән тыйнаклык ул бездә.

Нәкъ Рүзәл әйткәнчә, без иң газизләребезгә үзебезнең яратуыбыз турында авыз тутырып әйтә алмыйбыз, ә беркөнне әйтик дип уйласак та соңга калган булабыз. Әйтелмәгән җылы-назлы сүзләр гомер буе җанны тырмап тора. Соңардым, соңардым дип.

...Узган гасырда ук инде безнең авылда балалар башлангыч классларны биш ел укыдылар, бу берәр нинди эксперимент булды микән инде, бездә шулай бит инде тәҗрибә үткәрергә иренмиләр. Алты яшьтән башлап укыйлар, беренче класс нулевой класс булып санала, ул елны балаларга билге дә куймыйлар, икенче елны теге бер бала "Апа, былтыргы А бит бу", дигәндәй, тагын шул ук әлифбаны укыйлар. Кемнәрдер әле хәтерлидер дә бу укыту системасын, безнең мәктәп кенә алай укымагандыр инде, андый мәктәпләр тагын булгандыр, ничәдер елдан ул система яшәүдән туктады, балалар тагын быелгы А белән укып киттеләр.
Безнең Алмазлар унбиш көн укыдылар әле шул былтыргы-быелгы А белән. Унбиш көннән киләсе елга хәтле ялга туктадылар, бу системага отбой бирелде бугай инде. Менә унбиш көндә Алмазның мәктәптә өйрәнеп кайткан, тормыш кагыйдәсе булырлык иң кирәкле ачышы турында сөйләмәкче булам сезгә.
Малай мәктәптән кайтып керде дә, баскан урынында тора алмыйча тыпырдап тора, тыны-көне беткән, мәктәптән чаптырып кайтканы күренеп тора, капкан сулышын көчкә алып "Әттә кая әле, кая әле ул?", ди. Мин инде “Һай улым, берәр хәл булдымы әллә?” димен. Ә ул бик важный гына итеп, "Булыр монда, булыр, болай булса була да була ул", дип тора. Котлар ботка төште малай, атасы бит гомер буе юлда, гомер буе рульдә. Ә ул бер кызган килешкә Нурҗиһан ападан ишеткән бүгенгә иң-иң кирәкле фактны чыгарып салды минем алга.

"Ник тарта әттә ул тәмәкене, менә ник тарта ул аны, Нурҗиһан апа әйтте, тәмәке никотиннан тора, ә никотинның бер тамчысы хәтта атны да үтерә. Менә шуны тизрәк әйтим әле әттәгә дип чабып кайттым", ди.

Атасының гомере өчен курку шулай ашыктырып мәктәп юлыннан чаптырган икән сабыйны.

Миңа ул бик кирәк , бик кадерле дип тә әйтә алмый , мин ансыз калудан бик куркам дип тә әйтә алмый, андый сүзләрне ишетеп тә үсмәгән. Әйтәм бит, безгә иң газизләребезгә әйтәсе иң мөһим сүзләребезне әйтергә, борынгы киленнәр шикелле, "тел яшерүебез" матый. (Матый – безнең авылда комачаулый дигән сүз ул, дуслар, бу тагын нинди яңа сүз уйлап чыгарган дип аптырамагыз. Безнең авыл сүзе ул, без туганчы ук булган сүз.)

Бик кадерле кешесенең бер тамчы никотиннан китеп бару куркынычы сабыйның котын алган. Алмаз әйтү белән генә түгел билгеле, берничә елдан соң атасы тартуын ташлады инде аннары. Менә хәзер үзе тарта теге малай, малай түгел, ир уртасы инде, ир уртасы, миңа гына һаман малай. Минем каршыда тәмәке кабызганы юк, ну күргән кешеләр тарта, диләр. Мин инде үземчә акыл бирәм: "Һай улым димен, ник тартасың син ул тәмәкене, хәләл көчләреңне түгеп тапкан күпме акчаңны җилләргә очырасың бит", димен. Ә ул каршы килми, минем сүзне хуплап "Эһе, эһе ", дие, үзе һаман тарта. Теге бер тамчы никотин турында әйтеп тә тормыйм, ансын үзе дә белә.

Менә Рүзәлнең шул бер җөмләсенә бөтен кешелек дөньясына житәрлек акыл сыйган фикерен укыгач минем башта туган фикер инде бу. Мин бу җөмләм белән әйтергә теләгән фикеремне сезгә төшендереп бирә алдыммы, җәмәгать?

Ә фикерем кыска гына: матур сүзләребезне вакытында әйтик, "тел яшермик", соңга калмыйк.

Менә миңа да "Улым, сезнең гомер безгә бик кадерле, без сезне бик яратабыз, без бөтен көчебезне сезгә багышладык, үстердек-укыттык, сез картлыгыбызда безнең өмет, син давай безнең өметне никотин белән агулама инде", дип әйтүдән кем тыя? Беркем тыймый. Алайса һаман попугай урынына "Тартма, тартма", дип утырудан бик мәгънә күренми бит әле.

Борынгылар да "Тәмле сүз – җан азыгы", дигән бит, җанга да азык кирәктер шул. Югыйсә, ни җиңел эш бит инде, кибеткә барасы юк, акча түлисе юк, күңел түреңне ачасы да саласы, җитмеш йозагын ватып.

Рәхмәт Рүзәл, башны уйларга салдың...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading