– Ишегалды җыештыруның бер кыенлыгы да юк, – ди ун ел әлеге хезмәттә эшләүче Шамил абый Шәрәфиев. – Күз курка, кул эшли, дигәндәй, бу эшнең бер җаен белсәң, авырлыгын да күрмим. Бу эшемнән, рәхәтләнеп кар көрәүдән ләззәт алам.
Шамил абый Казан бистәләренең берсендә үз йорты белән яши. Кайткач, үзенең шәхси йортын да кардан арындыра. Буранлы көннәрдә кар көрәп, кичке уннардан соң гына өенә керә. Тик ятарга яратмый ул. Аңа гел хәрәкәт кирәк. “Кыш айларын аеруча яратам, – ди Шамил абый. – Бу чорда саф һава, күкрәкләреңне киң итеп сулаудан да рәхәте юк”. Буран булса, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә эшкә чыга. “Бәйрәм, ял көннәре дип ятсаң, үзеңә тагын да авырлык тудырасың. Вакытында җыештырып барсаң, кыш көннәрендә эшләүнең бернинди авырлыгын тоймыйм. Вакытында эшлисең дә кайтып китәсең. Сине беркем дә эш сәгатең бетмәде, дип бәйләп тотмый, эшеңне генә эшлә”, – ди.
Шамил абыйны иң борчыганы, үзләреннән соң бу эшкә алмаш булырмы, менә шуның өчен уйлана ул. – Бездән соң ишегалды җыештырырга кеше килерме, юкмы, менә шунысы иң зур проблемаларның берсе. Бу хезмәттә күбесенчә өлкән буын, лаеклы ялга чыгучылар эшли. Бер генә яшь кешенең дә ишегалды җыештырганын күргәнем юк. Юкса, без яшь чакта бу эштән куркып тормадык, эшләдек. Казанда ишегалды җыештыручыларга зур кытлык. Эш эзләүче студентлар өчен менә дигән эш бит, – ди ул.
Комментарийлар