Еллар узгач, Чернобыльдә булган фаҗигадән соң, сәламәтлекләренә зыян килүен исәпкә алып, атом сынавында булган барлык солдатларга ташламалар кертелә. «Нишлисең инде, ил сәясәтенә каршы килмәдек, үз сәламәтлегебезгә зыян килүен белә торып, нурланышлы җирдә хезмәт итәргә туры килде. Аллаһка шөкер, шушы яшемә җитә алуыма бик сөенәм», – ди Сәрдәр ага.
Армиядән кайткач, өйләнә, дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Тормыш иптәше вафат булганга да 11 ел узган. Шуннан бирле ялгызы яши ул. «Аллаһка шөкер, балаларым бар, гел килеп, хәлемне белеп торалар. Улым берничә йорт аркылы гына яши, алар гел кереп, эшләремә ярдәм итәләр. Олы кызым - Апаста, берсе - Йомралыда, икесе Казанда яши. Әти дип, кайтып йөриләр, алар булгач, ялгызлык үзен артык сиздерми», – ди Сәрдәр ага.
Гомере буе туган авылында колхозда шофер булып эшләгән Сәрдәр ага әле дә «тимер ат»ыннан аерылмый. Район үзәге Апаска машинасы белән чыгып китә. Әле бу көз башында базарда йөргәндә, яхшы сорт карлыган күреп, шуны алып кайтып бакчасына утырткан. «Мин су сибүче, карап торучы гына. Яшелчәләрне, үсентеләрне балалар килеп утырта», – ди ул.
Иртә яздан, кара көзгә кадәр бакчада эшләргә бик ярата. «Бакчага чыгып, күңелемә ял алам», – ди Сәрдәр ага. Үз куллары белән бакчасына беседка ясап куйган. Әле дә кош-кортлар асрый. Шул ук вакытта газета–журналлар укырга ярата. Безнең «Шәһри Казан»га да язылган.
Комментарийлар