16+

Мәңгегә истә калырлык булды ул

Тау башындагы басуга өченче көн уракка чыктылар. Кичләрен комбайннар гөрелтесе бөтен бакчаларга яңгырап ишетелеп тора.

Мәңгегә истә калырлык булды ул

Тау башындагы басуга өченче көн уракка чыктылар. Кичләрен комбайннар гөрелтесе бөтен бакчаларга яңгырап ишетелеп тора.

Тәбәнәк эскәмиягә утырам да, артыннан тузан туздырып иген урып килгән комбайнны күзәтәм. Эх...

Күңел ындыр табагына әйди. Элеккеге шикелле, ашлыкны әле дә ындыр табагына алып кайтып бушаталар микән ул? Юктыр инде, колхоз булмагач, безнең амбарлар да, ындыр табаклары да сүтелеп, тузып, таралып беткәндер...

Элек авылда уракка төшү үзе бер күңелле вакыйга була торган иде бит, чөнки амбарга ашлык кайта башлагач, безне, югары класс кызларын да амбарга эшкә чакыралар. Ә, юк, алданрак! Башта әле ындыр табагын әзерлибез. Бригадир Фаиз абый кичтән өйдән-өйгә кереп, барыбызга да иртәгә иртүк ындыр табагына эшкә әйтеп чыга. Өйдәге иң шәп, иң җиңел штыковой көрәкне карап куям. Ындыр табагын каплап алган үләнне шул штыковой көрәк белән кырып чистартабыз башта.

Ул ындыр табагы – ашлык кайтарып бушата торган гына җир түгел. Ул – безнең ише яшүсмер кызларның бер тормыш мәктәбе. Монда без үзебез генә эшләмибез, монда колхозчы апайлар да бар. Алардагы тәҗрибә-ә-ә! Бездән кыенсынып тормыйлар, тормышның бөтен темаларына сөйләшәләр.
Берәр атнадан амбарга ашлык кайта башлый. Инде көндез генә эшләп эш бетми, ындыр табагында төнлә дә кеше кирәк. Машиналар кайтарып аударган ашлыкны көрәк белән этеп, ашлык чистарта торган машинага биреп торабыз.

Авыр эш түгел. Ындыр табагы, амбар эчләре шау-у! Амбар мөдире Илһам абый кайткан машиналарны тиешле җиргә бушаттырып, безгә эшне кушып кына тора. Тузан эченнән кайчагында бер-беребезне күрерлек булмаса да, монда үзенә күрә бер романтика бар. Авылның бөтен яшьләре монда. Урак чорында авылның клубы шушы ындыр табагына күченә. Дус булып йөргән егетләр белән дә свидание шушында гына уза. Битләр тузанга баткан, күз белән тешләр генә ялтырап тора. Бер-беребезгә карап көлешәбез. Эх... Үзәкләрем өзелеп шул чакларны сагынып куйдым. Ничек күңелле була торган иде шул ындыр табагында эшләгән вакытлар.

Берсендә Илһам абый классташым Әлфия белән мине бункерга ашлык ишеп торырга куйды. Бункер – җирне казып ясалган, төбенә таба очланып килә торган, калай белән тышланган чокыр ул. Ашлык төягән машина шунда арты белән чигереп килә дә, йөген бункерга бушата. Бункерның аскы ягында бер кечкенә генә тишек бар, шул тишектән ашлык үзе агып төшеп, сушилкага керә.

Ләкин чи ашлык алай үз хуты белән генә агып төшми, аны теге тишеккә таба этеп торырга кирәк. Менә Әлфия белән без икәү шуны этәбез. Бункерда эшләү хәтәр. Колагыңны гел үрә бастырып торасы. Машина тавышы ишетелү белән бункердан чыгып калмасаң, тонналы ашлык астында каласың. Шофер ул сине карап тормый, аңа тизрәк бушатырга да, тизрәк басуга китәргә кирәк. Кайсыбер якларда шулай ашлык астында калып үлгән кызлар да булган дип сөйлиләр иде.

Ындыр табагы турында яза башлагач, бер кызык хәлне дә искә алыйм әле. Берсендә без – классташларым Әлфия, Гөлнара, мин, сеңлем Фәридә, күрше малайлары Надир, Рүзәл, Роман белән ындыр табагыннан әбәдкә өйгә төшеп киләбез. Гөлнара белән мине ул көнне Илһам абый борчак амбарына билгеләгән иде, симәнә борчагын ишеп тигезләдек. «Минем кызым кияү күргәнмени?» дигәндәй, гомеремдә беренче тапкыр шулкадәр борчак күрәм – «урдым» гына мин моны. Бик тәмле булып тоелды микән инде, хәтерләмим дә хәзер. Менә шулай амбардан төшеп киләбез, ә минем теге борчак бигрәк «музыкальный» булып чыкты бит! Бер адым атлавым була, «пырт!» Аякны тагын бер адымга күчерәм, тагын – «пырт!» Һич тотып тора торган түгел, үзеннән-үзе «пыртлый». Уф, үләм дип торам. Тегеләр тәгәри-тәгәри көлә. Аларның көлгәненә карап, үзем дә көләм. Көлгән саен «пыртлар» көчәя. Шуннан соң ничә еллар буена борчак ашарга котым алынып торды. Мәңгегә истә калырлык булды ул.
...Эх! Авылларда бүген урак өсте...

Лилия Гәрәева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

1

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading