Нәфкать елмаеп уянды һәм бәләкәй абыйсының таң белән нәрсәдер сөйләвен мәзәксенеп беркадәр тыңлап ятты. Ә абыйсы үз хикәятен дәвам итте:
- Ә төн җиткәч, күкне кара болытлар ялмап алган һәм коточкыч давыл башланган. Барыр юлда берни күренмәгән. Көчле яңгыр койган... ә балалар салкыннан һәм караңгылыктан куркып калтырашкан. Әниләре аларны куена алган да йөрәгенә якынырак кыскан. Җан җылысы балалрга күчкән һәм алар:” Әни, без бернидән дә курыкмыйбыз. Син безнең белән булганда бернәрсә дә куркыныч түгел!” – дигәннәр.
Таң аткан. Давыл таралган. Һәм алар алда биек тау күргәннәр. Менә башлаганнар. Арыганнар. Аяк-кулларын көч хәл белән тыңлатып алга атлаганнар. Әниләре дә арыган, хәлсезләнгән... әмма ул гел бер сүзне кабатлаган:”Аз гына түзегез, балалар. Аз гына сабырлык – һәм без тау башында булачакбыз!”
Ә тау үренә менеп җиткәч:”Әни, син булмасаң, без монда менә алмас идек”- дигән балалары. Ә кич җиткәч, ана йолдызларга караган да:” Бу көн кичәгегә караганда уңышлырак. – дигән, - Чөнки кичә балаларым кыюлыкка өйрәнделәр. Ә бүген мин аларга рух көче бирдем.”
Икенче көнне күкне тагын кара болытлар чолгап алган. Көн кара төнгә әверелгән. Шушы караңгылык аша балалар үз әниләрен эзләгән. Һәм тапканнар. Әниләре әйткән: “Сез болытларга түгел, ә кояшка карагыз. Сез караңгылык эченнән яктылык табарга өйрәнегез.” Һәм балалар яктылык эзләгән. Һәм тапканнар. Ана сөенгән:”бу – минем иң бәхетле көнем! – дигән, - Чөнки мин балаларыма Алланы күрсәтә алдым.”
Комментарийлар