Яңа милли мессенджер турында имеш-мимешләргә ачыклык кертәбез.
Социаль челтәрләр кулланучылары «кара кайгы»га батты. MAX кушымтасы ачык мәйданчыкларга чыкканчы ук, кушымта турында төрле имеш-мимешләр йөри башлды. Имеш, шушы кушымта аркылы дәүләт структуралары күзәтү оештырырга уйлый. «Яңа кушымтаны мошенникларга каршы көрәшү өчен генә уйлап тапмыйлар бит инде», – дигән сүзләр дә ишетелде. Шулай да уйдырма, имеш-мимешкә ышанып кына яшәп булмый. Без MAX кушымтасы турында иң еш яңгырый торган мифларга ачыклык кертергә булдык.
МИФ №1 MAX телефонда булган бар мәгълүматны алу мөмкинлегенә ия шпион программасы
Бу – ялган. Теләсә нинди мессенджер кебек үк, MАХ функцияләрен башкару өчен кирәкле рөхсәтләрне сорый. Мисал өчен, контактларның номерларына рөхсәт аралашу өчен кирәк, камера һәм микрофонга шалтырату, видеоэлемтәгә чыгу өчен кирәк. Бу рөхсәтләрне, әлбәттә, бирмәскә дә мөмкин. Ләкин андый очракта кушымта үзенең төп функцияләрен башкара алмаячак. Сүз уңаеннан, барлык мессенджерлар да мондый рөхсәтләрне сорый. Чагыштыру өчен, WhatsAppта алар – 85, Telegramда – 71, ә MAXта – нибары 63. Шул ук вакытта һәр кушымта кулланучыларга барып җиткәнче рәсми кибетләрдә (App Store, Google Play һәм RuStore кебек) мәҗбүри тикшерү уза. Анда мондый рөхсәтләрнең нигезлелеге бәяләнә.
– МAX мәгълүмат таратуны оештыручылар исемлегенә керә. Ул, гадәттәгечә, дәүләт структураларына мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма бу Россиядәге теләсә кайсы сервиска да кагыла. Челтәрдәге бөтен трафик үтә күренмәле. Кирәк булганда хокук саклаучылар аңа керә ала. Әмма бу һәркем артыннан даими режимда күзәтәләр дигәнне аңлатмый, – дип аңлаткан Mobile Research Group әйдәп баручы аналитигы Эльдар Мортазин «Комсомольская правда» газетасына.
МИФ №2. MAX – VPN куллану яки тыелган материалларны укыган кулланучылар турында дәүләт структураларына җиткерә
Мондый уйдырманы телефонга урнаштырылган теләсә кайсы кушымтага да сылтарга мөмкин. Россиянекеме әллә чит илнекеме – мөһим түгел. Россиядә кушымталардан мәгълүмат алу ярдәмендә кулга алу очраклары теркәлмәгән. Әгәр кеше моннан курка икән, телефоннан «Госуслуги» кушымтасын, шулай ук эре дәүләт банкларын һәм дәүләт белән бәйле башка сервисларны да алып атарга тиеш. Смартфон урынына гади төймәле телефон алып куйсаң гына инде.
МИФ №3. MAX урнаштыру барлык гражданнар өчен дә мәҗбүри
Канун MAXны Россиягә кертелә торган яңа смартфоннар һәм планшетларга гына алдан урнаштырырга мәҗбүр итә. Ягъни моны телефон җитештерүчесе эшләргә тиеш. Ләкин беркем дә гражданнарны боерык тәртибендә кушымтадан файдаланырга мәҗбүр итми. Телисең икән – теркәләсең, теләмәсәң – юк. Бу сезнең ихтыярда.
Миф №4. MAXта Россия яки Белоруссия SIM-картасынан гына теркәлеп була. Чит илдә яшәүчеләр теркәлә алмый.
Чыннан да, MAXта бары тик Россия һәм Белоруссия номерларыннан гына теркәлергә мөмкин. Һәм бу махсус эшләнгән. Чөнки күпчелек интернет-җинаятьләрне мошенниклар чит ил сим-карталарын кулланып башкара. Шулай да, киләчәктә кушымтада чит ил «симкасы» ярдәмендә дә теркәлү мөмкин булачак диләр. Әлбәттә, барлык куркынычсызлык чаралары саклану шарты белән.
Миф №5. МАХ үзеннән-үзе камераны кабыза
Иң борчый торган мифларның берсе MAX даими рәвештә кулланучыдан яшерен рәвештә фотосурәтләр ясавы белән бәйле. Әмма бу кайбер антивирусларның дөрес эшләмәве аркасында тестлаштыру этабында күзәтелгән бер ялгышлыкка гына нигезләнгән. Мессенджер рәсми урнаштыру мәйданчыкларына чыкканнан соң, MAXның камерага рөхсәтсез керүенең бер генә очрагы да теркәлмәгән. Мессенджер камераны кулланучы рөхсәтеннән генә куллана ала.
MAX – нәрсә ул?
MAX – Россиянең беренче милли мессенджеры. Сервисны булдыру турындагы канунга Владимир Путин кул куйды. Әлеге канун үзебезнең цифрлы экосистема булдыруны күздә тота. Кыскасы, бер кушымта язышу, шалтыратышу, дәүләт хезмәтләрен һәм электрон документларны алуны берләштерә. 2025 елның 1 сентябреннән милли мессенджер мәҗбүри рәвештә һәр яңа телефонда урнаштырылырга тиеш.
MAX кушымтасын урнаштыруны мәҗбүр итү канунга каршы килмиме?
Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен милли мессенджердан файдаланырга мәҗбүр итә ала.
– Дәүләт һәм муниципаль булган Мәктәпләр һәм югары уку йортлары кебек учреждениеләр дәүләт һәм муниципаль оешмалар булып кала, шуңа күрә МАХ урнаштыру таләбе законлы. Бу таләпләр ике федераль законга: «Шәхси мәгълүматларны яклау турында» һәм «Мәгълүмат һәм мәгълүмати технологияләр турында»гы законнарга нигезләнә, – дип аңлаткан юрист Роман Петров «UFA1.RU» порталына.
Белем бирү учреждениеләре чит ил кушымталарын файдалануны турыдан-туры тыя алмаса да, администрация оешманың нинди кушымта базасында эшләячәген билгеләргә хокуклы.
Илгизә Галиуллина әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Махстан башка яшик эле, тынычрак булыр. Сакланганны саклармын дигэн бит.
0
0