16+

Бурычка кермичә ничек яшәргә?

Эксперт хезмәт хакына кадәр ничек бурычка кермәскә кирәклеген аңлата.

Бурычка кермичә ничек яшәргә?

Эксперт хезмәт хакына кадәр ничек бурычка кермәскә кирәклеген аңлата.

Хезмәт хакына кадәр акча җитмәү проблемасыннан бюджетны грамоталы планлаштыру һәм финанс яктан куркынычсызлык мендәре булдыру ярдәмендә котылып була. Бу хакта «Вечерний Санкт-Петербург» газетасына икътисад фәннәре кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев искәрткән.

Аның сүзләренчә, акча җитмәүнең төп сәбәбе – аласы килү теләге белән керемнәрнең туры килмәве һәм импульсив чыгымнар. Эксперт, уйламыйча акча туздырганчы һәм кредитлар алып утырганчы, планлаштыру системасын булдырырга һәм көтелмәгән чыгымнар өчен резерв ясарга кирәк дип белдерә.

Беляев гади алгоритм тәкъдим итә: ай саен керемнең 10 процентын (әгәр ул яшәү минимумыннан түбән булмаса) җыеп барырга. «Бер ай эчендә бу әллә ни зур сумма булмаска да мөмкин, ә ике-өч айдан инде шактый гына акча җыела, кечкенә булса да, килеп туган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә ала, – ди эксперт. – Бу үз-үзеңә түләнә торган иң беренче чираттагы түләү булырга тиеш. Утка, газга, фатирга түлисез бит, нәкъ шулай ук бу 10 процентны да тупланмаларга төгәл күчереп барыгыз».

Җыелган акчаны саклау ысулы сумманың күләменә бәйле: кечкенә резервларны өйдә кулда тотарга, ә зурракларын – бераз керем алыр өчен, банк счетында сакларга мөмкин.

Моннан тыш, Беляев чыгымнарның «таймингы»н үтәүнең мөһимлеген ассызыклый: әгәр хезмәт хакы бер атнадан соң гына киләсе икән, уйламыйча тиз генә сатып алулар ясамаска кирәк. Эксперт бәяләвенчә, бер атна узуын көткәндә 90 процент очракта уйланылмаган чыгымнарны булдырмый калырга ярдәм итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading