Күршеләрне кабаттан әлеккеге кебек дуслаштырып, туганлаштырып буламы? Була, әлбәттә!
Бүген алар һәрберсе үз ихатасына кереп бикләнсә дә, ябык капкаларны ачтырырдай көч бар әле – җыр-моң. Юк, җырлашып утырыр өчен мәҗлес-фәлән җыярга кирәкми, әнә Арча районының Яңа Кенәр авылы халкы, мәдәният йортында чиратлашып урам концертлары оештырганнар! Күршелек хакын яңартып, туганлашып ук беткәннәр.
Китә каршылык...
Яңа Кенәр авылы башлыгы Әгъзам Гайфуллин әйтүенчә, бу матур традиция ун еллык тәнәфестән соң торгызылган. Яңа Кенәрлеләрнең җыр-моңга бай халык булуын, аларның әле республикабызның читендә – мари чигендә гомер итүләрен дә исәпкә алсак, кәсепле көннәренә күңеллелек өсти белүләренә сокланырлык! Хәер, бүгенге заман таләбе каныккандырмы, чарасызлыктырмы, әмма авылның мәдәният йорты башлыгы көннәрдән бер көнне шундый уйга килә: киемнәр мәсьәләсендә фонд бик ярлы, алда Сабантуйлар көтә, әллә соң урам концертларын яңартып, акча эшләп караргамы, саллырак җыелса, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм иткәннән соң, калганына сәхнә киемнәре юнәтеп булса, әйбәт булыр иде дә... Авыл җирлеге башлыгы исә ниятен куәтли генә. Киңәшле сүзне авыл халкына да җиткерәләр. Китә каршылык... Яз көне эш беткәнме, кылны кырыкка ярыр чакны, фәлән-төгән, фәсмәтән... Шөкер, хуплаучылар күбрәк булып чыга.
– Һәр яңалыкны авырырак кабул итә инде адәм баласы, табигате шундый. Алдан “кәҗәләнеп”, аннары язылып китәселәре хак иде. Үҗәт бит ул яңа Кенәр авылы халкы, сер бирергә яратмый. Бу очракта да шулай булды, алдан “ут чәчеп” алучылар, бер-ике көннән үзләре үк башлап йөрмәсеннәрме?! – ди авылның мәдәният йорты җитәкчесе Наил Назмутдинов. – Аннары яшьләрне дә күптән уятырга тели идек. Яшерен батырын-түгел, яшьләр кичен клубка чыгалар да, телефонга багынып тик утыралар, идәннәрне дер селкетердәй биюләр дә, дискотекалар да кирәк түгел аларга. Урам концертларында сез шул ук яшьләрнең чыгышларын күрсәгез иде, искиткеч матур җырладылар, ут кыздырып биеделәр, шаян скетчлар куйдылар, тот та Казан сәхнәсенә алып чык үзләрен!
Узган ел да җирлектә моңа охшаш концертлар үткәрелгән. Авылдагы 16 оешма 4 концерт күрсәткән. Быел менә авыл халкын күтәргәннәр. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Яңа Кенәрнең 20 урамында 2050 кеше яши, 4 төркемгә бүлгәннәр дә, 4 ай дәвамында сәхнә гөрләткәннәр.
Сукмак башы
Һәр эшне башлап йөрүчесе була әлбәттә. Әлеге традициягә нигез салучы мөхтәрәм Диләрә апа Иванова үзе дә залда утыра иде. Сиксән яшенә якынлашкан бу остаз кулында бию сабаклары алган балалар инде гомер уртасына якынлашканнар.
– Әтнә кызы мин, дипломлы булгач, юллама дигәне Яңа Кенәргә алып килеп төпләндерде. Дәресләрем өстенә мәҗбүриләп диярлек бию түгәрәген бирделәр, шул сәбәпле хореография осталыгына да укырга туры килде. Авыл балалары белән Казанның кайсы почмагында гына чыгыш ясамадык икән? Бию коллективлары гөрләп торды! – ди ул. – Ирем Иван да укытучы иде, бездән чыккан идея бу. Башта үзебез куеп күрсәттек, шуннан китте. 10 ел авыл тынып торганнан соң, шөкер, халыкны кабат уяттылар!
Ә халыкны уяту бәлки җиңел дә булмагандыр. Буыннар яңаруын да, бүгенгеләрнең башка кызыксынулар белән яшәгәнлеген дә онытмыйк. Ләкин җыр-моң дигәне, шөкер, аларны мәдәният учагы янына җыя алган, монысы иң мөһиме.
Без исә дүртенче концертны карадык. Сөбһаналла! Район мәдәният йортында да мондый дәрәҗәдәге концертларны караган юк иде – чын дөресе.
– Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда адәм баласы йомыла төште, капкалар көндезләрен дә бикле, күрше күршегә йөрми башлады. Ә бу концертлар бер-беребез белән күрешеп сөйләшер өчен дә ябык капкаларның биген ачты, – ди Наҗия апа Әхмәтҗанова. – Беренче концертны карагач, бөтен авыл тел шартлатты, болар кадәр үк булдырып булмас диештек. Икенче концерттан соң тәмам хәлләр китте, алары беренчеләрен дә уздырды! Баштарак мин читтәрәк торырмын, яшем дә бар, яшьләр үзләренчә кайнаштырырлар дип тә уйлаган идем, юк бит, горурлыкка тиде, туктале, мәйтәм, ә нишләп без калышырга тиеш әле?
Наҗия апа төрле якка хәбәр сала – шул кичтә үк төркем булып оешалар. Ләкин кая барырга? Түгәрәкләнеп утырып сөйләшер өчен урын кирәк. Югалып калмый, миңа килегез, ди ул.
– Шыбыр, шыбыр килеп тулдылар. Сөйләштек, гөрләштек, тәмләп чәйләр эчтек. Өч көн бездә уй коргач, Зөлфия, үзенә дәште. Бер урам халкының икенче урамга кунакка йөрешкән чаклар онытылган иде, яшермим, кичен җыелышып күрешүләр бик рәхәт булды, – ди Наҗия апа.
Эшне бүлешәләр: берәүләр биюләр куя, икенчеләр җырлар әзерли, мәзәк сүз, сценарий язу, балалар чыгышларын әзерләү, костюмнар юнәтү дисеңме... Исемнәрен үпкәләшмәсеннәр өчен махсус атамыйм, берсен язсаң, икенчесе онытыла, дигәндәй.
– Клубта өченче концертка өзерләнәләр, ә безнеке ике атнадан соң куелырга тиеш, кая барырга дип баш ваттык тә, репетицияләр өчен мәктәп спортзалын ачып кердек. Бөтен курыкканым – ир-атларның кушылмавы иде, һәрберсенә шалтыратып чыктым, рәхмәт, ни берсе бер килмичә калсын! Сценарийны язгач, сейфка ук бикләп куйдык, һәр табыш бик кадерле, ялгыш кына өченче төркем белеп алып, безнекен урламасыннар дип курыктык, – ди Наҗия апа.
Ә концерт бик шәп узды. Темасы да киң колачлы: үлемсез полк белән башланып, тарих сәхифәләре барланды – борынгыдан килгән юлы саллы Яңа Кенәрнең, әнә 3 мәхәлләгә бүленешеп яшәгәннәр, шул дәверне үткәндә дә җыр-моңнан читләшмәгәннәр, парлы җырчылар, гаилә ансамбльләре, гармунчылар, биючеләре ни хәтле! Милли йолалар күрсәтелде, олпат юбилейлары уңаеннан Г.Тукай, М.Җәлил иҗатлары зурланды, балалар, яшьләр сәхгә тотты – иң күңеллесе! Димәк, киләчәге өметле кулларда Яңа Кенәрнең. Махсус хәрби операциягә 18 егетен озаткан бу авыл әниләрен дә хөрмәтләделәр, залга төшеп, аларга махсус бүләкләр тапшырдылар.
Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, “Халык җәүһәрләре” проекты өчен сәләтлеләрне дөнья буйлап эзлиләр. Юкка! Яңа Кенәргә кайтсыннар да, төяп килсеннәр икән урамнары белән бергә. Казаннарны дер селкетеп, 6 сәгать буена бер дигән концерт куеп кайтып китәчәкләр, билләһи менә!
... 4 нче концерттан соң авыл халкы юл буе нинди сүзләр сөйләшкән дисезме? Сөйләшмәгәннәр, телдән үк калган, диделәр. Менә булдырып та карадылар, бездән дә уздырдылар, диешкәннәр.
Статистика:
Яңа Кенәрдә 21 урам бар, 2950 кеше яши.
Комментарийлар