16+

«Мәгърифәт»нең мәгърифәтле остазы

Хөсәен абыебыз, фанилыктан бакыйлыкка ашыгыбрак күчмәгән булса, быел ел азагында үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде Әмма адәм уйлар, язмыш көләр, ди. Аллаһы Тәгалә биргән гомер юлының соңгы тукталышы булган бу ел...

«Мәгърифәт»нең мәгърифәтле остазы

Хөсәен абыебыз, фанилыктан бакыйлыкка ашыгыбрак күчмәгән булса, быел ел азагында үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде Әмма адәм уйлар, язмыш көләр, ди. Аллаһы Тәгалә биргән гомер юлының соңгы тукталышы булган бу ел...

Кеше китә – эзе кала, сагынырга сүзе кала. Психология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Хөсәен Вәлиәхмәтов, нигездә, укытучыларның тәҗрибә алышу, фикерләшү мәйданы булган «Мәгърифәт» газетасын 1998-2013 елларда җитәкләде. Мин әлеге газета коллективына 2006 ел башында килеп кушылдым. Ул көннәрдә газета үзенең 15 еллыгын билгеләп үткән иде.

Коллектив зур түгел иде. Республика күләмендә чыккан һәм әйткәнемчә, мөгаллимнәр мөнбәре булган басманың төп нигезен тоткан өч кешене искә аласым килә. Аның беренчесе, сүз дә юк, Хөсәен абый Вәлиәхмәтов. Казан дәүләт университетында (ул чакта педагогика институты) дәресләр дә алып барганлыктан, ул мәгариф өлкәсен тирәнтен белә һәм укучының газетадан нәрсә көтүен яхшы аңлаган шәхес иде. Шуңа да темалар билгеләү безгә һич кыенлык тудырмады.

Укучыларның актив булуы хат-материаллар белән газетаны баета торды. Теләсә кайсы районга «Мәгърифәтле көн» дип командировкаларга бару, төрле бәйгеләр, бигрәк тә язучыларның юбилейларына бәйле әдәби бәйгеләр үткәрү, һәр елны педагогларның традицион август конференциясенә газетаны тулаем багышлау өчен материаллар әзерләү, укучылар, студентлар белән очрашулар... Өстәлемдә сибелеп яткан фотосурәтләргә карыйм да күз алдымнан бер-бер артлы әнә шул күңелле «Мәгърифәтле» еллар йөгерә... күңел тула...

Инде менә Хөсәен абыйны озатканга да айдан артык вакыт узды. Чын остазлар, үз эшләренең осталары иде алар. Өлкән буын остазлар. Алар мәктәбен узу безне чын-чынлап чыныктырды, күп нәрсәгә өйрәтте.

Ун кешегә дә тулмаган коллективта, әлбәттә, Хөсәен абый беренче чиратта кайгыртучан хуҗа кеше булды. Һәрберебезнең гаилә хәлен белә иде, кирәк чакта һәрберебезгә ярдәм кулын сузды. Ачык йөзле, мөлаем, ипле, ихлас булды. Бу хакта аны белгән  һәркем әйтә ала. Ул бит безгә килгән хат-хәбәрләрне биргәндә дә: шуны карап бирче; бу язманы газетага әзерләп куйсаңчы, дип, энҗедәй түгәрәк матур хәрефләр белән ипләп кенә үз имзасын салыр иде. Ә аның үзенең язмалары әдәби әсәр кебек язылыр: илһамлы каләм, йөгерек уй, тирән фикер...

Бер сулышта укы да чык. Билгеле булганча, газета басарга җибәрер алдыннан кул куярга баш мөхәрриргә керә. Бу мизгелне дулкынланып көтәбез – биредә инде редактор кулы тигән мәкалә матур күлмәк кигән кызлардай була. Язмага тәңгәл булырдай, аны күз салу белән ачардай, бер сулышта укырдай итә торган баш исем кую – ул осталык кына түгел, зирәклек билгесе дә дияр идем. Кирәк чакта җырлап тора, тиешле урында чеметтереп ала торган мәкалә исемнәрен ничек кенә куя белә иде баш мөхәрриребез.

...Архивымда Хөсәен абыйның ике китапчыгы да бар әле анда. Берсе аның «Әмир машиналары», икенчесе – «Кояшлы малайлары». Оныгы Әмир турында: «Юлда барган бөтен машинаны белә бит.. кара инде!» – дип яратып сөйләгәне истә. Әнә, миңа да: «Надия хезмәттәшебезгә – каләмдәшкә акыллы оныклар һәм иҗади уңышлар теләп, автордан бер һәдия», – дип имзасын салган.

Китапчыклар да кече яшьтәге балаларга багышлап, шигъри телдә язылган. Балаларга, оныкларга аеруча ихтирам-­игътибарлы иде шул. Әниләре белән редакциягә килеп, ялгыш кына баш мөхәррир бүлмәсенә ияреп кергән бер генә бала да аннан буш чыкмый иде – китап-блокнотмы, һич булмаса, Зилә апа әбәдкә җибәргән ризыклар арасыннан алма булса да алып бирә торган иде. Кече күңелле, олы йөрәкле кеше менә шундыйдыр инде.

Билгеле, Хөсәен абый турында бик күп язып булыр иде. Аның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге, студентларга татар телендә психология фәне серләрен ачуы, үзенең Аксубай якташлар җәмгыятенә газеталар чыгаруы һәм, гомумән, бик күп игелекле эшләре әлеге шәхес турында якты истәлек булып калды.

Яңа Татар зиратына озатырга барган җирдә «Татар радиосы» журналисты Нәсим Акмалның: «Шундый кеше дә китәр икән...» – дигән моңсу сүзләре әле дә колакка ишетелеп тора сыман. Ә күз алдында исә һаман да Хөсәен абыйның елмаюлы йөзе тора...

Надия ШӘЙХЕТДИНОВА,
Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading