16+

Миңа быел 40 яшь тула. Беренче уй: “Мин картаям”...

Мин дә бу күтәрелеш чорын кулымнан ычкындырмаска булдым. Үз алдыма берничә максат куйдым. Беренчесе, белемемне арттыру. Хәзер бу өлкәдә авырлыклар юк, барысы да өйдән чыкмыйча эшләнелә. Онлайн белем алу бик уңай дип саныйм. Икенчесе, эш урынымны алыштыру. Чөнки миңа эшем күңел тынычлыгы бирми.

Миңа быел 40 яшь тула. Беренче уй: “Мин картаям”...

Мин дә бу күтәрелеш чорын кулымнан ычкындырмаска булдым. Үз алдыма берничә максат куйдым. Беренчесе, белемемне арттыру. Хәзер бу өлкәдә авырлыклар юк, барысы да өйдән чыкмыйча эшләнелә. Онлайн белем алу бик уңай дип саныйм. Икенчесе, эш урынымны алыштыру. Чөнки миңа эшем күңел тынычлыгы бирми.

Миңа быел 40 яшь тула. Беренче уй: “Мин картаям”. Әлегә кадәр бу хакта уйлаган да юк иде кебек. Ә хәзер баш миемә бер корт хуҗа булып, көн дә картлык якынлаша, дип пышылдап тора кебек. 

Көзгегә караган саен үземнең йөземдә яңа җыерчыклар күрәм. Әле йөзем, әле гәүдәмдә кимчелекләр эзлим. Башымда да чал чәчләр арткан кебек. Анысы куркыныч түгел, буяп та куеп була. Биттәге җыерчыкларны да бетерү авыр түгел, бер укол җитә. Ләкин күңелгә оялаган корт белән нишләргә соң? 20 яки 30 яшьлек Гөлнардан, 40 яшьлеге нәрсәсе белән аерыла? 

20 һәм 30 яшьтә белем алабыз, һөнәрле булабыз, егетләр белән танышабыз, кияүгә чыгабыз, балалар табабыз, хезмәт юлында ниндидер үрләргә күтәреләбез. Тырышып тормышыбызны көйгә салабыз, шатланабыз, хис-төйгылар чиктән аша. Безнең өчен әти-әниләребез куана. Бар тырышлыгыбыз, әти-әниләр безнең белән горурлансын өчен кебек. Ә сиңа 40 яшь тулгач, тормышка караш үзгәрә. Бер мизгелдә әти-әни ролен син үз иңнәренгә аласын кебек. Акыллы фикерләр җиткерәсе килә, балаларга “бу ярый”, “монысы ярамый” кебек сүзләрне ешырак кабатлый башлыйсын. 

Бәлки бу үзгәрешләр миндә генә булгандыр, барлык хатын-кызлар – 40 яшь депрессиясен кичерә дип әйтә алмыйм. Бу яшьтә иң авыры, бар әйбернең азагы барлыгын аңлау. Монда сүз вакыт, матурлык, көч, сәламәтлек, энергия турында бара. Хәзер һәр минут кадерле, туктап каласы, күңелле мизгелләрнең тәмен тоясы килә. 

Депрессиягә бирелеп йөрүдән файда юклыгын аңлап, акрынлап үз өстемдә эшли башладым. Үткән тормышыма азмы-күпме нәтиҗә ясыйм. Шулай да: “Нәрсәгә ирештем соң мин?” – дигән сорау тыңгылык бирми.

Беренче чиратта, мин бәхетле хатын, ике бала анасы булганны онытмаска кирәк. Тормыш иптәшең, иртән сине үбеп йокыннан уята икән, бу бәхет түгелме? Димәк, синең битендәге җыерчыкларыңны ул күрмидер дә әле. Бәлки, алар мине бизидер. Кемдер битендә җыерчыклар барлыкка килгәнче үк вафат була бит. Ә Ходай миңа аларны күрергә насыйп иткән, дигән уйлар күңелне тынычландыра. Шулай итеп, 40 яшьлек ханым булуның плюслары күбрәк икәненә инана башлыйсын. Моннан тыш, мин бит әле әни кеше. Депрессиягә бирелеп, балаларыма нинди үрнәк күрсәтәм соң мин? Картаям дип елап утырып булмый, алга атларга кирәк, дидем дә әлеге яшемнән ләззәт алырга өйрәнә башладым. 40 яшьнең зур плюсы, мине хәзер өлкәннәр дә үз итә, яшьләр дә әлегә читкә этәрми.

Яшьләр белән бер дулкында булу, үзе бәхет. Малай белән рәхәтләнеп Нурминский җырларын тыңлый һәм җырлый алам. Кыз белән соңгы мода буенча фикер алышам, алар караган блогерларны тикшерәм. Шунысы куандыра, минем әле балалар белән барысы да алда, беренче гашыйк булулар, һөнәр сайлаулар, укырга керүләр. Хәзерге замана балаларының тормышка карашлары үзгә. Алар безгә киңәш бирерлек. Балалар өчен барысы да гади, без өлкәннәр генә тормышны катлауландырабыз. Тапталган фраза булса да, бу безнең тормышыбызның чынбарлыгы. 

40 яшьнең тагын бер уңай ягын онытмаска кирәк. Бу яшьтә үзеңне күбрәк ярата башлыйсын икән бит. Кеше сүзе, кеше фикере сине бик кызыксындырмый. Беренче чиратта, сиңа ничек уңай, шулай яшәргә өйрәнәсен. Психологлар сүзләренә караганда, нәкъ 40 яшьтә кеше тормышында икенче күтәрелеш чоры башлана. Тормышыңа ниндидер яңалык кертергә телисен икән, хәзер эшләргә кирәк. 50 яшьтә инде соң булырга да мөмкин. Мин дә бу күтәрелеш чорын кулымнан ычкындырмаска булдым. Үз алдыма берничә максат куйдым. Беренчесе, белемемне арттыру. Хәзер бу өлкәдә авырлыклар юк, барысы да өйдән чыкмыйча эшләнелә. Онлайн белем алу бик уңай дип саныйм. Икенчесе, эш урынымны алыштыру. Чөнки миңа эшем күңел тынычлыгы бирми. Эшеңә теләмичә барасын икән, аннан качарга кирәк. “Синең кебекләр ярты Казан бит”, – диярсез. Дөрес, мин берни белән дә шаккатырмыйм. Ә шулай да тормыш иптәше һәм балалары ярдәмен тоеп, тормышын 100% үзгәртергә әзер булган 40 яшьлек хатын-кызлар, күпме соң арабызда?

Гөлнар Галимова.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading