– Өйләнәсе идем мин... Яраткан кызымны әни алдырмады. Кайсы җире ярамагандыр, буранлап каршы чыкты. Күңел бит ул бер генә кызны ярата. Башкаларга күз дә салмадым. Оныта алмыйча, аны сагынып гомер иттем. Яшем узганын да сизмәгәнмен, сеңлем. Шул кадәр гомер яшәлдеме икән, дип шаккатып уйлап торам. Паспортыңны ачып кара инде, Герман, дим, үз-үземә. Ә йөрәк гел унсигездә! – ди Герман әфәнде.
– Бик авыр таптым мин аны, сеңлем. Тудырганда кысылып калды, менә шуның зыяны тигән – баш миенә килүче тамырлары киңәйгән диделәр. Ул вакытта мин Аленаның сау булмаслыгына ышанмадым да. Карап торырга бик матур бала иде, зәп-зәңгәр күзле, елап та борчымады. 4 яшендә генә тәпи китте. Башын тотуы да тоткарланды, теле дә соңлап ачылды. Мәктәпкә керер яше җиткәч кенә әйбәтләп тикшерендек без. Башлангыч мәктәпне авылда укыды. Бер ел Олы Нырсы мәктәбенә дә үзем тырышып йөрттем, аннары булмады инде, ташлады, – ди әңгәмәдәшем.
Ана газиз баласы өчен ут йотканда, тез-терсәкләрне канатып, алга барырга тырышканда, ни кызганыч, ата дигән зат аларны гомерлеккә оныта. Барлыкларын да белмичә, кызын искә төшермичә яши, хәтта.
– Алена гына түгел, әни дә бик көткән иде аны. Өмете киселгәч, әнинең: “Газиз баласын ташлап киткән кешедә өмет юк! Бусагамнан да үтмәсен, мин кешене ике сынамыйм”, – дигәне хәтердә. Әни исән чагында без дә терәкле идек, 12 ел элек үлеп китте мәрхүмә. Әнидән иске өйдә калдык. Бу йортны Герман белән икәү күтәрдек. Авырлыгы үзәккә үтте, менә шуңа да берәү белән дә бүлешәсе килми аны, – дип шаяртып та куйды Вера ханым.
Кояш җылысы...
Сынаулары белән җәфалаган тормышларына кояш җылысы биреп яшәүче Алена булуына куаналар алар. Дөресрәге, ул дип яшиләр дә бугай. – Әле ярый син бар, кызым, дим үзем дә. Исән генә булсын. Саулыгы елдан-ел какшый бара. Күп операцияләр дә кичерде. 2015 елда корсагы үсә башлады балакаемның. Йөкле хатын-кыз шикелле, авырлы диярсең. Туганнар белән аптырашта калдык. “Әллә соң без юкта берәр ир-ат тидеме икән?” – дип тә хәсрәтләндек. Үзеннән дә сорап булмый, бик аңлы бала, күңелен рәнҗетмим, дидем. “Болай ярамый Вера, өйдә бәбиләгәнче, берәр табибка күрсәтеп кара. Адәм хурына калуыбыз бар”, – дигәч, туганнар сүзе белән Аленаны табибка алып киттем. Саф кыз балакаем! Корсагына карасаң – йөкле инде. Табиблар да озак эзләделәр сәбәбен. Әллә нинди анализлар биреп бетердек. Үт куыгының бер читенә ябышып киста үсеп яткан икән. Операция ясаганнан соң чыгып әйттеләр: “Үт куыгы белән бергә кисеп алдык та үлчәп тә карадык – 8 килограмм!” – диделәр. Бер чиләк бит ул. Авырлыгы да, зурлыгы да яңа туган ике сабый кадәр. “Бигрәк сабыр бала икән, түзә бит, авырта дип тә әйтми”, – дигән иде операцияне ясаган профессор, – ди Вера апа. Алена исә, әнисе сөйләгәннәр янә дөресләргә ашыкты:
– Авырта, дип кычкырмаска кушалар бит анда, әрлиләр. Әйтергә генә курыктым, авыртканына тешне кысып түздем. Операциядән соң бик ябыктым. Эчәгеләрне кисеп, кендек астына чыгардылар да анда капчык “элделәр”. Ашаганннарым шул капчыкка чыга иде. 4 ай тилмердек әни белән. Әле бит аның рәтен белеп кенә чистартырга кирәк. Ашый белеп кенә ашыйсы. Сыек боткалар, майсыз шулпалар эчеп кенә тордым. 35 килограммлы яшүсмер кыз бала кебек калдым. Хәл белергә килгән авыл халкы мине кызганып үлә язды. Аннары теге кирәксез җирдән чыккан эчәгене урынына урнаштырдылар. Хәзер бөтен ризыкны да ашыйм инде, рәхәт! Сөбханалла, гәүдәгә дә түгәрәкләнгән ул. Эшне дә сыртыннан селкеп салырлык көч кергән. Гаиләләрендә тәртип. Гел талашып кына торалалар дип уйламагыз. Усалрак сүзне мәзәге алмаштыра, татулыктан да өзелмиләр. Менә шул алтын урталык та Алена кулында. Әнисе сүзгә корырак чакта ул абыйсы янында кайнашу җаен карый.
Комментарийлар