16+

“Мин ул атка исән килеш һәйкәл куяр идем”

Әгәр зур уңышларга ирешергә телисең икән, ат белән эшләү зарур.

“Мин ул атка исән килеш һәйкәл куяр идем”

Әгәр зур уңышларга ирешергә телисең икән, ат белән эшләү зарур.

2025 елның ахырына санаулы көннәр калып килә. Ә киләсе елның символы – ат. Шул уңайдан, Россия һәм Татарстан ярышлары призеры, ат спорты буенча Татарстан җыелма командасы элеккеге әгъзасы, тренер Адилә Хәйруллина белән әңгәмә кордык. 

– Адилә, атлар белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Атлар белән балачактан кызыксындым. Дөресен әйткәндә, безнең туганнар арасында атлар тотучылар юк. Ни өчен нәкъ атларга күңелем тартканын тәгаен гына аңлатып бирә алмыйм. Әмма мин гел хайваннарга игътибарлы булдым. “Әйдә берәр йорт хайваны алыйк инде”, – дип әнине интектереп бетерә идем. Урамнан эт, песиләрне дә өйгә бик еш алып кайттым. Гадәттә кызлар курчак белән уйный бит инде. Ә минем яраткан уенчыгым да ат иде. 10 яшемдә профессиональ рәвештә ат спорты белән шөгыльләнә башладым. Мин, дөрестән дә, бик бәхетле кеше. Яраткан һөнәрем - минем төп эшем булды. Хәзер күпләр нинди өлкәдә үсеш алырга белмичә, “адашып йөриләр”. Хыялы булып та, аны тормышка ашырырга куркучылар да аз түгел. Ә мин эшкә эш дип тә карамыйм. Хәтта ял көннәрен дә ат абзарында үткәрәм.

– Сез бер ат белән генә эшлисезме, әллә инде берничәме?
– Элек ат спорты мәктәбендә тренер булып эшләгән идем. Ул вакытта балаларга ярышларда чыгыш ясау өчен өч атны әзерләдем. Атлар яшь вакыттан ук, ярышлар өчен махсус әзерлек үтәргә тиеш. Бу бик авыр хезмәт. Үзем дә ярышларда чыгыш ясый идем. Хәзер эш урынын алыштырдым, шәхси клубта эшлим. Әле спорт мәктәбеннән киткәч тә: “Бәлки, миңа башка акчалырак өлкәдә эшләргә кирәктер”, - дип уйладым. Түземлегем өч атнага җитте, кире атлар янына кайттым.

– Сез ат спортының нинди төрендә чыгыш ясыйсыз?
– Мин – конкур (җайдак белән ат ясалма киртәләр аша үтәргә тиеш) белән шөгыльләнәм. Читтән караганда, ат барысын да үзе эшли кебек тоела. Әмма чынбарлыкта, җайдак атка төгәл командалар бирә. Ә ат аны үтәргә тиеш. Эш урынын алыштыргач, яңа ат белән танышып кына киләм әле. 5 яшьлек яшь тай – Нарпон белән эшлим. Без ике ай гына таныш, шуңа бер-беребезгә күнегәбез әле. Аны элек башка төр ярышлар өчен әзерләгәннәр, хәзер аны яңадан өйрәтергә кирәк дигән сүз. Уртак тел тапмаган очраклар да булгалый. Үзем дә аннан нәрсә көтәргә икәнен тәгаен белмим. Һәр ат белән индивидуаль эшләргә кирәк бит. Аңа да миңа күнегергә вакыт кирәк.

– Ат белән уртак тел табу кыенмы?
– Атлар нәкъ кешеләр кебек. Алар арасында да яңа кешеләр белән эшләргә яратмаучы, интровертлар бар. Әгәр атның холкы шундый икән, уртак тел табу өчен ярты ел, хәтта бер ел вакыт та кирәк булырга мөмкин. Әлбәттә, әгәр атның да, җайдакның да әзерлеге яхшы икән, ярышта чыгыш ясарга була. Нәтиҗә дә сөендерергә мөмкин. Ат белән эшләү һәм ярышта чыгыш ясауны аерырга кирәк. Әгәр син зур уңышларга ирешергә телисең икән, димәк, ат белән эшләү зарур. Сез бергәләшеп ниндидер үрләр яулар өчен тырышасыз. Әлбәттә, мондый эш алымы үтемлерәк, кадерлерәк. Һәр хуҗа атларны үзенчә тәрбияли. Атларга кул күтәрүчеләр дә бар. Билгеле, андый атның ышанычын яулау бермә-бер кыен. Кемдер атка – җансыз машина кебек карый. Куллана да, аннан тотып ата. Төрле кешеләр бар инде.

– Ат белән килешә алмасагыз?
– Андый очраклар булгалый инде. Атны физик көч белән генә ышандырып булмый бит. Ярты тонналык хайван өстендә утырасың, әмма бу тандемда син баш булырга тиеш. Ат белән идарә итә белергә кирәк. Ат – зур булса да, табигате буенча куркак хайван. Курыкса, йөгерәчәк. Бу гадәти реакция. Ә син атны: “Минем белән булганда, сиңа куркырга кирәкми”, – дип күндерергә тиеш. Әгәр син үз-үзеңә ышанмасаң, ат та ышанмаячак. Тавыш, хәрәкәтләр дә төгәл булырга тиеш.

– Бия белән айгыр эш процессында аерыламы?
– Бия – хатын-кыз бит. Ул сине яратырга тиеш. Әгәр көч белән ышанычын яуларга тырышсаң, бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Ышанычын яулый алсаң инде, үлгәнче эшләячәк. Авыр булса да, түзә ул. Биянең “сындыру” мөмкин түгел диярлек. Ә айгырлар бу яктан бераз йомшаграк. Алар белән эшләгәндә бик таләпчән булырга кирәк. Әгәр айгыр синең курыкканыңны сизсә, шунда ук йөгәнне үзенә ала. Башта сине тикшерә, аннан инде нәрсә буласын бер Аллаһ белә. Җайдак бу очракта айгырны үз кубызына биетә белергә тиеш. Атны яшьли ничек тәрбиялисең, ул алга таба да шундый була. Әгәр беренче хуҗасы айгырга баш булырга ирек бирсә, икенче кеше кулына күчкәч тә, ул уңайлы мизгелне генә көтеп торачак. Атлар – искиткеч акыллы хайваннар. Алар сине күрмәсә дә, адымыңнан ук танып алалар.  

– Ат спортында травмалар табигый хәл. Имгәнү очраклары булдымы?
– Имгәнүдән ничек сакланып калганмындыр, белмим. Әмма бу могҗиза инде. Иң еш очрый торган җәрәхәт – умыртка баганасының сынуы. Кызганыч, минем шәкертләрем арасында андый травма алучылар булды. Андый хәлдән соң, табиблар, билгеле, ат спорты белән шөгыльләнүне тыя. Әмма кешеләр барыбер атлар янына әйләнеп кайта. Бу өлкәгә бер кереп китсәң, чыга алмыйсың. Мавыктыргыч дөнья ул, шуңа һәркемгә бер тапкыр булса да, атта йөреп карарга кирәк. Хәзер шәһәр җирендә дә андый урыннар күп. Әйтик, “Радужный” ат спорты клубы. 

– Сез атлар белән генә түгел, абзарда да эшлисез икән. Ярышларда катнашучы атларга бәянең чикләре бармы?
– Көн дәвамында атлар белән инде. Эш җайдак булу белән генә чикләнми. Атыңны ашатасың, карыйсың – барысы синең җаваплылык. Рулон-рулон печәннәрне дә күчерәсең, шуңа җайдаклар физик яктан яхшы әзерлекле дә инде. Ә атларның хаклары бик төрле. Әлбәттә, атның әти-әниләре кем булу да зур роль уйный. Әмма иң мөһиме – ат психик яктан сәламәт булырга тиеш. 3 яшьлек сәламәт атның хакы, мәсәлән, ким дигәндә 14 миллион сум. Әле атны шул бәягә алып та, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булырмы? Син бит атның холкын да, мөмкинлекләрен дә белмисең. Ат спортында ике генә юл: йә яшь мал алып, аннан чемпион ясыйсың, йә инде яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучы-ат сатып аласың. Андый атларның травмалары булырга мөмкин, монысы табигый хәл. Зур җиңүләр яулаучы, үз формасының иң югары ноктасында булган атны беркем сатмый. 

– Ат спортында яшь буенча чикләү бармы соң?
– Конкурда юк. 69 яшендә дә Олимпия уеннарында чыгыш ясаучы спортчылар бар. Мин үзем дә, йөкле вакытта ярышларда катнаштым. Аңлыйм, балага да зыян килә алгандыр. Әмма үземне бернәрсә эшләтә алмадым. Атта йөрисе килә, мин ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Атны да 26 яшенә кадәр чыгыш ясарлык итеп әзерләргә була. Дөрес, бу сүзләр ат чабышларына кагылмый. Андый төр ярышта катнашучы атларның хезмәт юлы 7 елдан артмый. Яхшы чыгыш ясаса, ул – нәсел калдыра. Начар чыгыш ясаса инде, үз гомере белән яши, йә юк ителә. Төрле кешеләр бар. Мин үземнең атны иткә озата алмыйм. Кайвакыт ат ярышларга да барып җитмичә, травма ала. Андый вакытта кыен, ләкин атны да жәл. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading