16+

«Мине көтеп торалар»: Теләче районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең иң якын кешесенә әйләнгән.

Теләче районының Югары Мәтәскә авылында яшәүче Дания һәм Эльмира Муфазаловалар инде менә ничә еллар авыл халкына социаль хезмәт күрсәтүдә.

«Мине көтеп торалар»: Теләче районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең иң якын кешесенә әйләнгән.

Теләче районының Югары Мәтәскә авылында яшәүче Дания һәм Эльмира Муфазаловалар инде менә ничә еллар авыл халкына социаль хезмәт күрсәтүдә.

Башта Дания апа әлеге хезмәттә эшли, ул лаеклы ялга чыкканнан соң, бу эшне килене Эльмира дәвам итә. Авыл өлкәннәре аларны үз балаларын көткән кебек каршы ала. 

“Сөйләшеп кенә утырыйк” 
Дания апа бу эшкә һич уйламаганда керешә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле эшеннән китәргә мәҗбүр була. Мондый эш барлыгын ул очраклы гына белеп ала. “Авылларда социаль хезмәт күрсәтү эшләре барлыкка килде, үз авылыгыздагы өлкәннәргә ярдәм итәсең килмиме?” – диләр аңа. Аптырап кына районның социаль яклау бүлегенә бара һәм биредә аны бик теләп кабул итеп, бу эшнең асылын аңлаталар. Шулай итеп 2009 елда әлеге хезмәткә алына. 13 ел Югары Мәтәскә авылының тугыз өлкән кешесенә ярдәм итә. Башлангыч чорда эш тәртибе бераз башкачарак була. Әби-бабайларның нинди эшләре бар, Дания апаны көтеп торганнар, рәттән кереп, хәлләрен белеп, эшләренә булышып йөргән. Идәннәрен дә юып биргән, ашарларына да пешергән. Нинди эш кушсалар, шуны эшләгән. Соңгы елларда эш тәртибендә үзгәрешләр кертелгән, өлкәннәргә эшләү мөмкинлекләренә карап, сәгатьләр бүлеп бирелгән. “Беренче елларда безне сөйләшеп утырыр өчен генә дә көтеп торган чаклары булды. Бүген яныма утырып кына тор, авыл хәлләрен сөйләп ал әле, дип каршы алалар иде. Көннәр буе ялгыз булгач, аларга сөйләшергә дә кеше кирәк. Үзләренең башларыннан узган хәлләрне дә сөйләп эчләрен бушаттылар. Хәзер генә ул өй саен телефон. Сөйләшү, аралашу мөмкинлеге зур. Әмма ничек кенә булмасын, элек тә, хәзер дә өлкәннәр социаль хезмәткәр килүен көтеп тора. Мин бу хезмәтне игелекле эшләрнең берсе дип саныйм. Балалар да, оныклар да яхшылык эшләргә кирәген белеп, күреп үсә”, – ди Дания апа.  

“Мине көтеп торалар” 
Эльмираның бу эшкә алынуына дүрт ел була. Эльмираның карамагында да тугыз социаль ярдәмгә мохтаҗ кеше. Ул Югары Мәтәскәдә алты өлкән кешегә хезмәт итүдән тыш, Олы Мәтәскә авылына да йөри. Өч бабайны, алты әбине карый. Аларның сәламәтлегенә карап төрлечә ярдәм итә. Ашарга пешерә алмаганнарга ашарларына килеп пешерә, җыештыра алмаучыларның өйләрен җыештыра, дару кирәк кешегә район үзәгеннән барып дарулар алып кайта. Соңгысы инде бөтен кешегә дә кирәкле хезмәт. “Теләчегә барган вакытта һәрберсенә әйтәм, кирәк әйберләрен кушып җибәрәләр. Мин кайтканны алар көтеп тора”, – ди Эльмира. Бу заманда өлкән кешегә социаль хезмәткәрсез булмый, эше генә түгел, түләүләрен дә башкарырга кирәк. Анысы да заман белән бергә үзгәреп бара. Соңгы елларда газга түләүләр тулысынча интернет аша башкарыла, түләү квитанциясе дә килми, бары телефонда гына күренә. Монда инде алар тагын Эльмираны көтеп тора. Көне килеп җитүгә, һәрберсенең өенә барып газ счетчикларындагы күрсәткечләрне язып ала да, интернет аша газ хуҗалыгына җибәрә. Түләү килү белән өлкәннәргә ничә сум килүен күрсәтә, алар белән бергәләп түләүләр түли. Электрга исә квитанция килә. Анысын инде район үзәгенә барып түли, түләү кәгазьләрен алып кайта.  

Кайбер өлкәннәрне хәрәкәтләнергә дә мәҗбүр итә әле ул. Кул-аяклары оемасын, катып калмасын өчен гимнастика ясата. “Өлкән кешегә хәрәкәт кирәк. Гел утырып кына торсалар катып калалар. Шуңа күрә дә мин андыйларга кул-аякларыгыз гел хәрәкәттә булса әйбәт, дип аңлатам”, – ди Эльмира.    
Социаль хезмәткәр буларак өлкәннәр янына тиешле график буенча йөри. Сәгате, минуты билгеле. Һәр өлкән кешегә сәламәтлегенә карап, төрле вакыт бирелә. Авыр хәлдәгеләр янына көн саен килергә, үзен-үзе йөртә алучыларга сирәгерәк бара. Өлкәннәр янына гел килеп йөргәч якынаеп, туган кебек кадерле булып бетәсең икән, ди ул. 

“Әле ярый Эльмира бар” 
– Әби-бабайлар янына ачык күңел, якты йөз белән керергә кирәк. Ишектән килеп кергәндә үк елмаеп керсәң алар шулкадәрле шатлана, елмаеп каршы ала, алар өчен дөнья үзгәргән кебек була, – ди Эльмира. – Алар белән матур итеп сөйләшергә, күңелләренә дә дәва табарга да кирәк. Күңелләре юктан да күтәрелә, сөенәләр. Аларның сөенүләрен күргәч, үзеңә дә рәхәт булып китә. Олы яшьтәге кешенең күңеле яшь бала кебек. Ярдәмебезне күреп, ихластан сөенүләрен күрү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Рәхмәтләрен кызганмыйлар, чын күңелдән теләкләрен телиләр. Аларның рәхмәтен ишетү дә йөрәккә сары май булып ята. Рәхмәт сүзе ишетүе үзе бер рәхәт. Өлкәннәргә ярдәм итә алсам үземнең дә күңел рәхәтлек кичерә. Кайчан гына килсәм дә, мине зарыгып көтүләрен күзләреннән тоям. Кайвакыт даруханәгә дарулар кайтып җитмәгән булырга мөмкин. Бу юлы булмады, алып кайта алмадым шул, дигән сүзне әйтүе иң авыры. Йомышларын үти алмасам, үземнең дә күңелемдә авырлык кала. Ә менә кушкан әйберләрен алып кайта алуым алар өчен дә, минем өчен дә зур шатлык. 

Чыннан да шулай. Эльмираның бер әбисе Гөлфия Галиәхмәтова белән дә сөйләшеп алдык. “Әле ярый Эльмира бар, даруларым өчен кайгырмыйм, йөрмәс аякларымны өстерәп район үзәгенә чыгып китмим, табиб ишеге төбендә утырып чират көтмим. Көне килеп җитү белән Эльмира алып кайтып бирә. Түләүләрне дә ул түли. Көндәлек кирәк әйберләргә дә аңа кушам. Теләчегә барган саен бөтен гозеремне үтәп кайта, ярдәмен тоеп торам, мең рәхмәт аңа. Каенанасы Дания дә гомер буе авыл кешеләренә хезмәт күрсәтте. Башта почтада эшләп бөтен авылның түләвен түләде, газет-журналлар таратты, пенсия өләште, аннан социаль хезмәткәр булып, игелекле эшләр башкарды”, – ди ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading