16+

Минем кебек хаталанмагыз, яки ирем миннән 6,5 яшькә кечерәк иде...

Сезнең газетада ир белән хатын арасындагы яшь аермасы турында еш язалар. Мин дә үзем турында язарга булдым. “Яшь аермасы мөһим түгел” дисәләр дә, минем очракта ул тискәре роль уйнады.

Ирем миннән 6,5 яшькә кечерәк иде. Барысы да әкияттәге сыман бик матур башланды. Бүләкләр, чәчәкләр, матур сүзләр... Хатын-кызга тагын ни кирәк, шулай бит? Бу – һәр гүзәл затның хыялы! Өйләнешеп, берничә ай узгач, зур фатир алдык. Әмма озак та үтмәде, ирем мине яратмавын әйтте. Һәм тиз арада аерылышуга гариза бирде.
Аннары гына башыма китереп “сукты”: ул алдан ук план корып куйган булган икән бит! Ирем минем белән адвокаты аша гына аралашты. Нәтиҗәдә, минем акчага алынган фатир бәясенең яртысын үзенә алды. Шулай итеп, мин иремне генә түгел, фатирымны да югалттым. Ә бит дус кызларым: “Ул малай актыгы синең акчаңа гына кызыга, алданма”, – дип күпме кисәтте. Андый чакта баш белән уйламыйсың шул...
Кызлар-егетләр! Минем хаталарны кабатламагыз. Өйләнешкәндә, ир белән хатын килешүе төзегез. Мәхәббәт мәхәббәт белән, ә фатир мәсьәләсен алдан ук хәл итеп куярга кирәк. 

Гөлнара, Казан.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading