Алты елдан артык хезмәт итеп кайтканнан соң, туган авылында да егетне җиңел генә тормыш көтеп тормаган шул. «Кайттым, әти-әни картайган, өй начарайган. Өйдә башка кеше юк. Шунда әти белән әни өйләндерделәр дә куйдылар мине, егет чагым булмый да калды. Галия – күршедә генә яшәгән кыз. Тик барыбыз бергә ике ай гына торып калдык. Башта 1949 елның декабрь аенда әти үлде. Аннан 1950 елга чыккач, гыйнварның өчесе көнне әни вафат булды. Тормыш ул вакытта бик авыр иде. Әйтеп тә торасы түгел: ачлык-ялангачлык, мал-туар юк, шундый авыр хәлгә кайттым. Әти белән әни үлеп киткәч, хәтта аш үткәрергә он да булмады», – дип искә ала ул вакытларны сугыш ветераны.
Сугыштан соңгы бик авыр еллар. Авылда дүрт бригада була, солдатны бригадир итеп куялар. Бер-ике ел эшләгәч, ике бригадага калалар. Эшләргә кеше юк. Бар эш кул һәм ат көче белән башкарыла, механизация юк. 1952 елны Мирзахан абый Биектау районының Усад авылында механизаторлар курсына укырга җибәрелә. Шунда укып, 1953 елда авылда тракторда эшли башлый. «1970 елга кадәр, 18 ел тракторны иярләдем. Аннары ындырда машиналар белән җиде ел эшләдем», – ди ул. Соңрак Мирзахан бабай складта мөдир булып 10 еллап хезмәт куя, шуннан ялга чыга.
«Шул көннәрне күреп булырмы?»
Галия апа белән алар алты балага гомер биргән. Бүген бишесе – ике малай, өч кызы исән-сау. Мирзахан бабай улы Габдрахман, килене Исламия апа белән яши. Оныклар да үсеп, таралышканнар инде. Галия әбинең дә вафатына 18 ел тулган.
Комментарийлар
0
0
Хөрмәтле ветераныбыз Мирзаһан абзыйга исәнлек-саулык телибез!Олы рәхмәтебезне белдерәбез,иң олы бәйрәмебез Җиңү көненең 75еллыгы белән дә котларга насыйп булсын иде.
0
0
0
0
Шундый язмаларны укысам, тел очыма гел бер шигырь юллары килә: Картаймагыз әле, ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, сезгә тиеш әле бик күп назлар... Нинди үрнәк, көчле буын...
0
0
0
0
МирзаХан дип языла. Хан сузеннэн алынган
0
0