16+

Мистика дими, ни дисең моны?!

Мин үзем мистикага, хорафатларга артык ышанмау яклы, динебез дә ырым-шырымнарга ышануны тыя бит.

Мистика дими, ни дисең моны?!

Мин үзем мистикага, хорафатларга артык ышанмау яклы, динебез дә ырым-шырымнарга ышануны тыя бит.

Җаныңның тынычлыгын саклау, курыкмый-өрекми яшәү өчен мондый нәрсәләргә күңелең ятмавы хәерле. Әмма кайбер очракларда ырым-шырымнар туры килеп куя бит, каһәр! Мондый очраклар минем студент елларым белән бәйле. Күрәсең, ул вакытта андый нәрсәләргә ышанганмындыр инде, юраганга юш килә, диләр бит. 

Шулай бер юлы тулак торактан университетка барырга чыктым. Чыгуым булды – кап-кара песи юлымны бүлеп юл аркылы чыгып китте. Юлны чыгуга таеп егылдым. Аякта – үкчәле сапоги. Сапогиемның үкчәсе сынды, кире тулай торакка кереп икенчесен киеп чыгарга туры килде. Бозлавыкта үкчәле аяк киеме белән таеп егылуың гаҗәп түгел анысы, әмма ул вакытта бәхетсезлегемнең сәбәбен кара мәчедән күргән идем. 

Мин генә түгел, төркемдәшләрем дә андый ырым-шырымнарга ышанганнар, күрәмсең. Имтихан алдыннан төн уртасы җиткәч, тулай торак тәрәзәсен ачып “халява тотучылар”, имтиханнарга “уңышлы кием” дип гел бер киемнән килүчеләр дә бар иде. Университетта укыганда, имтиханга кергәндә икеләнебрәк торганда, кул артың җиңел, дип мине төртеп үк кертеп җибәрәләр иде.

Игътибар иткәнегез бармы, кайбер кешенең кул арты бик җиңел була, аның белән эшләгән эш тә, аңа атап башкарган берәр эш-гамәл, хәрәкәт тә шома гына бара, һәр яклап җае килеп тора. Ә кайбер кеше белән эшләгән эш, гозер йә булмаса аңа атап башкарылган берәр хезмәт барып чыкмый, гел киресе килеп тора, кулдан эш төшә. 

Беркөн бер танышым сөйли: “Безнең күршедә генә бер апа яши. И шултиклем мәрхәмәтле, киң күңелле, ярдәмчел кеше инде. Белгәненә-белмәгәненә гел ярдәм кулын суза, үткән-сүткәнне дә чәйгә чакырып сыйлый, бәла күргәннәргә иң беренче булып кулын суза. “Авылның волонтеры” дип тә, “Тереза-Ана” дип йөртәләр аны. Менә шул апа юл уңаеннан берәрсенең машинасына утырдымы – күңелсезлек очрагы килеп чыгасын көт тә тор! Машина йә ватыла, йә юл һәлакәтенә очрыйсың, йә машина туктап кала, йә берәр хайван-җәнлек машина астына килеп керә...

Әле күптән түгел генә Казанга хастаханәгә киләсе булып, шул күрше апаны да утыртып, юлга кузгалдык. Ярты юлга җиткәч, һич уйламаган җирдән, өр-яңа машина ватылып туктап калды бит. Мистика дими, ни дисең моны?!

Ул үзенең юлы уңмавын үзе дә беләдер инде, мескенкәем. “Мин утырганга ватылды инде машинагыз”, - дип кыенсынды ди. 
Икенче бер танышым да юлда уңышсызлык китерә торган апасы турында сөйли иде. Юл уңаеннан аны берничә тапкыр утыртып алып кайтырга туры килүен, шуларның һәркайсында да маҗараларга юлыгуын әйтә иде.

Бер юлы шулай авылга кайтырга кузгалгач, төнге юлда машинага болан килеп кергән, ул машинада калдырган эзне миңа да күрсәтте. Икенчесендә исә юл куркынычсызлыгы сагында торучы инспекторлар каеш эләктермәгән өчен штраф салганнар, өченчесендә исә тәгәрмәч шартлап, аздан гына каршыга килгән машина астына эләкмәгәннәр. Шул очраклардан соң, утыртып алып кайт, дияргә ояла башлады дип сөйләгән иде. 

Юлда гына түгел, кул арты җиңел булмаганнар тормышның башка өлкәләрендә дә шактый гына читенлекләр китереп чыгаралар икән. Ерак туганым заказга чәк-чәкләр, тортлар, тәм-томнар ясап сата иде. Әмма күпмедер вакыттан соң ул әлеге эшеннән туктады. Сәбәбен сораган идем – “кул китте”, дип җаваплады. Әллә кемгә генә заказга чәк-чәк ясаган идем, нишләтеп кенә карамадым шуннан соң – заказга дип ясаган аш-суым уңмый, дип зарланды.

Ә бер таныш апаның сыерларын саткач, “Кулъяулык та калдырмады ичмасам” – дигәне истә. Мал алганда нинди дә булса әйбер калдыра торган ышану бар икән. Гомумән, авыл кешесе элек-электән сыерын-атын, мал-туарын бик кадерләгән, саклаган, гомумән шуларга карап торган бит ул. Шуңа күрә аларга бәйле хорафатлар да байтак. Күчтәнәчкә-мазарга берәрсенә сөт, сөт ризыклары биргәч тә, аның савытын кире юмыйча кайтарырга кирәк икән. Юып кайтарсаң, сыерның имчәкләре корый, имеш. 

Офиста эшли торган бер дустым, компьютерда язганда язганнарымны гел саклап бару гадәтен булдырдым, чөнки кул арты җиңел булмаган бер хезмәттәшебез бар, дип әйткән иде. Шул хезмәттәше кабинетка килеп керүгә йә ут сүнә, йә компьютер эшләвеннән туктап кала, йә язган документлары бөтенләй юкка чыга икән. 

Көне-көне белән дә уңышлы һәм уңышсыз моментлар була. Бер кирегә китсә – бөтен нәрсә кирегә килеп тора инде менә, хет егылып үл! Беркөн эшкә барырга чыктым. Машинаны кабыздым, кузгалып киттем, машина авырлык белән кузгалды, чыгып карасам – тәгәрмәч тишелгән. Автобус белән барырга туры килде. Шул ук көнне гел сугыла торган кафега кофе алырга кердем – кофе машинасы ватылды, эчемлексез калдым. Шул рәвешле үзем дә “кире энергетикалы кеше” булып куйдым. Менә бүген дә шундый көнем: барырга чыктым, машинам кабынмый. Кердем кафега – интернет булмау сәбәпле, кофе өчен карта белән түләп булмый, ярый әле тиенле акчаларны җыештыргач – җитте тагын. Хәзер җайлы тормышка күнектек бит – кәгазле-тиенле акчаларны йөртмибез. 

Ә кайбер көнне, киресендә, бар да уңайга килеп тора. Юлда гел светофорның яшел төсенә эләгәсең, эшләрең дә гөрләп бара, шул арада җитәкчең дә сүз белән уңайга сыйпап җибәрсә, бөтенләй башың күккә тия инде...

Нинди генә күңелсезлекләр сагаламасын, күңел күзе капланмасын. Яхшыга гына өметләнеп, матур мизгелләргә генә ният итәргә, ямьсез уйларны якын да китермичә яшәргә өйрәнәсе иде. Шуннан соң тормышыбызга урынлы-урынсыз килеп кергән хорафатларга, ышануларга да урын калмас, бәлки.

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading