16+

Мәхәббәтнең упкынына матурлыкка алданып төштем...

Без аның белән кич клубка чыккач таныштык. Куп-куе бөдрә чәч, таза гәүдәсе һәм күзләренең янып торуына беренче күрүемдә гашыйк булганмындыр.

Без аның белән кич клубка чыккач таныштык. Куп-куе бөдрә чәч, таза гәүдәсе һәм күзләренең янып торуына беренче күрүемдә гашыйк булганмындыр.

Шәһәрдән әбисенә кайт­кан кунак егете Фәритне авыл кызлары беренче кайтуында ук урап алдылар. Ә мин, гадәттәгечә оялып, читтә басып калдым. Төс-биткә матур да түгелмен, киенүем дә шул кадәр генә. Шәһәр егете миңа борылып та карамас дигән фикердә кайтып киттем...
Ул мине озатам дип йөгергәндә, капка төбенә килеп җиткән идем инде. Фәрит минем кулымнан эләктереп алды да, чем-кара күзләре белән туры карап, исемемне сорады. Мин, каушый-каушый, аңа исемемне әйттем. Без шулай кич күрешеп, йөри башладык. Мәхәббәтнең беренче татлы көннәрендә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Барысы да шундый җиңел бара: Фәрит көн саен кыр чәчәкләре җыеп бүләк итә, шәһәргә алып барып, гомеремдә дә күрмәгән матурлыкны күрсәтә. Кыскасы, мәхәббәтнең упкынына шул матурлыкка алданып төштем дә инде.

Балага узганымны сөйгәнемә башта әйтми йөрдем. Ул югары уку йортын тәмамлап, диплом юарга авылга кайткач, ипләп кенә сүз башладым. Фәрит башта тел төбемне аңламады, сүзне читкә борып, көлүен генә белде. Икенче көнне минем авырлы икәнем авылның икенче очына ук мәгъ­лүм иде. Янәсе, авылның иң тыйнак, әдәпле кызы кунак егете белән чуалган да, уеннан уймак чыгарганнар. Бу хәбәр яшен тизлегендә Фәритнең дә әбисенә барып җитте. Ул оныгын, миннән читтә йөрсен дип, шәһәргә җибәрде. Әти-әнием дә юләр түгел, кызлары баласын ялгыз үстермәсен дип, түбән оч Шамилгә кияүгә биреп куйдылар. Ул вакытта түккән күз яшьләрем, балачактан күңелем белән күрәлмаган егет белән яшәү, өстәвенә баламның төшүе – җиңеп булмаслык сынауга тиң иде.

Фәрит белән уртак балабызны дөньяга китерә алмасам да, аның каравы, Шамил белән бер кыз, ике ул үстердек. Иремнең балаларым дип яшәвенә булса да тешемне кысып түздем, алар хакына тавыш күтәрмәдем. Әтинең дә әйткән сүзе бер булды: «Авылда безнең гаиләне мактап кына торалар. Йөзгә кызыллык китерәсе булма!» – диде. Яшьлектә бергә йөргән дус кызларым кияүгә чыкканда, мин инде балаларымны яслегә биргән ана идем. Бигрәк тә олы кызым миңа беренче мәхәббәтем Фәритне хәтерләтте. Кара күзләре һәм баллы теллелеге белән охшаш иде шул. Фәрит бер киткән җиреннән бүтән пәйда булмады. Әбисе дә картаеп, җир куенына кергәч, нигезләре бушап калды. Кибеткә төшкәндә, гел шул йорт каршында туктап узуларым гадәткә әйләнде, коймадан Фәритнең сикереп чыгуын көттем.

Балаларыбыз, мәктәпне бер-бер артлы тәмамлап, шәһәр юлын таптый башладылар. Без ирем белән аларны башлы-күзле итик дип көн-төн эшләдек. Берсендә кызыбыз Айсылу шәһәрдән очынып кайтты да: «Әти-­әни! Мине уку йортына имтихансыз алдылар!» – диде. Без аның бу хәбәренә ышанмадык. «Бик нык әзерләнеп киткән идең бит, яхшы җавап биргәнсеңдер», – дип, үзебезчә тынычландырырга тырыштык. Ә ул үзенекен сөйләде: «Имтихан алучы профессор исем-фамилиямне, кайдан килүемне кабат-кабат әйттерде дә: «Беренче сентябрьдә укырга кил!» – диде». Без Шамил белән икенче көнне үк шул уку йортына кузгалдык. Кызыбызны «алдаган» профессорны чакырырга кушкач, ишектән әзмәвердәй бер ир-ат, костюм төймәсен төймәли-төймәли, безнең янга чыкты. Мин башта аны танымадым. Чәчләре дә яшьлектәге кебек чем-кара түгел, ап-ак. Күзләре дә мине гашыйк иттергәндәге кебек янып тормый, сүрелгән. Ә сөйләшүе һаман шундый баллы һәм күңелгә ятышлы. Фәрит башта Шамил белән кул биреп исәнләште. Ә миңа күзен генә сирпеде дә: «Нинди йомышыгыз бар?» – дип, төп сорауга күчте. Без аңа кызыбыз­дан ишеткән сүзләрне әйттек. Ул мыек астыннан гына елмайды, аннары минем җилкәмә кулын куеп, иренен тешләде:
– Аны сабый чагында бәхетле итә алмадым, картайган көнемдә булса да, игътибарымны биреп каласым килә.

Фәрит, акыллы кыяфәт ясап, чын ата кеше кебек сөйләнгәндә, мин Айсылуның аның баласы түгел икәнен әйтеп бүлдермәдем. Яшьлегемдә йөрәгемә салган ярасы өчен мин аны кичермәгән идем. Ләкин кызыбыз­ның безнең мөнәсәбәтләргә бер катышы да юк. Икебез дә Фәриткә рәхмәт әйтеп кайтып киттек. Гаилә дустыбызга әйләнгән Фәрит өч балабызга да ярдәм күрсәтте. Бүгенге көндә ике улыбыз зур урында эшләп яталар. Ә кызыбыз Фәрит эшләгән уку йортында укыта.

Язмышымның шундый борылыш алуына һаман да ышанып бетә алмыйм. Чәчләремә чал кунып, битем җыерчык­ланса да, күңел кичке уенга тартыла. Үзебезнең ни дәрәҗәдә бәхетле булуыбызга без бары тик үзебез җаваплы икән. Шуны яшьлектә аңлый алсак икән лә...

Исемем редакция өчен генә

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading