16+

Көлеп үләрсең, билләһи, аяк киемемне урладылар!

...Әле күптән түгел генә бер кызык хәл булды үзем белән, кызлар.

Көлеп үләрсең, билләһи, аяк киемемне урладылар!

...Әле күптән түгел генә бер кызык хәл булды үзем белән, кызлар.

Поездда йокласаң, шулай итәләр аны.

Сезгә сөйлисем килде, газетада бастырырсыз, яме. Минем кебек авызларын ачып калмасыннар, уяурак булсыннар, дим…

Бер атна элек Мәскәүгә барып кайттым. Самолетка очсыз билетлар булмады, поездга алдым. Анысы да бик җүн димәс идем, ярар инде, сүз ул турыда түгел.

Көлеп үләрсең, билләһи, аяк киемемне урладылар! Әле ярый барганда түгел, кайтканда. Өске полкада иде урыным. Күп кеше поездда йоклый алмыйм, ди, мииин йоклыйм! Бишектәге кебек тирбәтә бит ул, шундый рәхәт. Менә, шундый татлы йокыдан уяндым, үзебезнең Зеленодольски тукталышында төшәм бит инде, Казанга китмим. Төштем өстән, ә аяк киемем юк. Бөтен вагонны йөреп чыктым. Кешеләр көлә, кызык ич! Аларга. Ә мин елыйм, әле минем өемә автобус белән кайтасым бар, ә мин оекбаштан гына калдым. Такси чакыртсам да, аңа кадәр дә чыгарга кирәк бит әле. Бер егет ярдәмгә килде, рәхмәт яугыры! Үзенең кырык өченче размер «вьетнамка»сын бирде. Кайттым шуның белән, алты размерга зуррак аяк киеме белән. Очраган кешеләр карап калды инде, нинди юләр бу, дигәннәрдер. Көлке дә, кызганыч та. Аяк киемем матур да, кыйммәтле дә иде. Ә егеткә рәхмәт. Телефон номерын алдым, башмакларын бирәчәкмен.

Менә шулай була ул поездда йокларга яратсаң, дип көлеп йөрим хәзер.

Минем хәлгә калмавыгызны теләп, Рәзилә.

Чыганак: Яшел Үзән
Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

2

2

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading