16+

Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз: 2-9 майга йолдызнамә

Кеше фикеренә колак салмасагыз отарсыз гына. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз.

Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз: 2-9 майга йолдызнамә

Кеше фикеренә колак салмасагыз отарсыз гына. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Һәр сүзне уйлап әйтергә, берәр эшкә тотынганчы җиде кат үлчәп бер кат кисәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру, спорт белән шөгыльләнә башлау да комачау итмәс. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Сезнең йөрәкне мәхәббәт, сөю хисләре яулар. Ул хисләрне куарга, салкын акылны эшкә җигәргә омтылмагыз да хәтта. Сөю дигән нәрсә ишектән кусагыз тәрәзәдән булса да барыбер керәчәк. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә бу атнада ял, күңел ачу, уңга-сулга акча чәчү турында онытып торсалар яхшырак булыр. Аларга бу көннәрдә җиң сызганып эшләргә кирәк! Тик  ятып кына эш бармасын алар инде үзләре дә аңлагандыр шәт. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларга бу атнада ниндидер кызыклы уртак эш тәкдим итәрләр. Йолдызлар исә моны яхшыга юрый, бу эшкә курыкмыйча алыныгыз. Сезгә яңа үрләр яулар көн җитте. Иске дус яңасыннан яхшырак, диләр - шуны онытмагыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Арысланнар, ниһаять, бөтен хыялларын тормышка ашыра алачак. Энергияләре ташып тора, ару дигән нәрсәнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Алай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Кызлар күп эшли, бу, үз чиратында күңел тынычлыгы, финанс тотрыклылыгы алып киләчәк. Гайбәткә колак салып, күңелегезне төшермәгез. Эт эрә, караван бара, дигән гыйбарәне онытмагыз. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эштә ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. Юкка борчылмагыз, барысы да үзегезнең бу проблемага нинди яссылыктан каравыгызга гына бәйле. Акчаны экономияләргә туры килер. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Яшәү урынын алыштыру өчен яхшы вакыт. Ялгыз Чаяннар мәхәббәтен очратырга мөмкин. Әмма сак булыгыз, мөнәсәбәтләрдә элек кылган ялгышлыкларыгызны яңадан кабатламагыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларда үз-үзенә ышаныч туар һәм вак-төяккә дә шатланып, кәефләнеп йөрер. Алар бар нәрсәдә гармония, күңел тынычлыгы табар. Ләкин мондый халәт Укчыларга башаягы белән эшкә чумарга комачау итмәячәк. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезнең тормышында үзгәрешләр чоры: яңа идеяләр, яңа перспективалар туып кына торачак. Вак-төяк проблемаларны озакка сузмыйча, тиз арада хәл итәргә тырышыгыз. Бурычка акча алмагыз да, бирмәгез дә. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Кеше фикеренә колак салмасагыз отарсыз гына. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз. Сез бик хисчән кеше. Шуңа да, эмоцияләргә бирелергә тырышмагыз. Аңлашылмаучанлыклар туса, тиз кабынып китмәскә тырышыгыз.  

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыклар моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алыначак. Балыклар өчен быел иң мөһиме - гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Bik rexmet.Oscadi.

    Мөһим

    loading