16+

Мәскәүдә узган Бизнес-Сабантуйның баш батыры - Сергей Павлик

Бүген Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гадәти булмаган Сабантуй - Бизнес-Сабантуй узды. Баш батыр - Сергей Павлик.

Мәскәүдә узган Бизнес-Сабантуйның баш батыры - Сергей Павлик

Бүген Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гадәти булмаган Сабантуй - Бизнес-Сабантуй узды. Баш батыр - Сергей Павлик.

Бизнес сабантуе - ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары һәм шәхси бизнес-очрашулар белән аралаштырылды. Шунысы әһәмитле, оештыручылар җыенны дини вәгазьдән башларга булды.

Сәүдәне сөннәт буенча алып бару турында нәсихәтләрне җиткерү өчен чарага Татарстан мөселманнары башлыгы чакырылды. Камил хәзрәт катнашучыларга исламда акча эшләү һәм табыш алу кагыйдәләре аңлатты, Рәсүлебез ﷺ һәм аның сәхабәләренең мисалында (алар үзләре дә товар сату-алу белән дөнья көткәннәр) уңышлы эшмәкәр булу серләре хакында сөйләде. Ул шулай ук үз чыгышында татарлар арасында сәүдәгәрлек традицияләре көчле булганлыгын һәм ТАССРның 100-еллыгын искә алды, дип хәбәр итә Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.

Сабантуй кысаларында көрәш ярышлары да узды. Анда илнең иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Сергей Павлик, Турал Азимов, Фирдүс Зәйнуллин һ.б. катнашында узган бәйгедә Ульян егете Сергей Павлик җиңү яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading