Хезмәткәрләренә, эшчеләренә хезмәт хакы түләмәгән оешмалар, җитәкчеләр хакында еш ишетергә туры килә. Оешмада финанс кыенлыклары булганда, андый хәлне аңлап була да кебек. Әмма кайбер җитәкчеләр, хезмәт хакын түләмәс өчен, хезмәткәрләрдән хәтта качып та йөри икән.
Республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге андый мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырыша. Әлеге органның узган елдагы эшенә коллегиядә йомгак ясалды.
– Яшел Үзәннән ике айдан артык хезмәт хакын ала алмаган ханым мөрәҗәгать итте. Без ул эшли торган оешманы теркәлгән адресы буенча эзләп киттек, әмма тапмадык. Шуннан соң тикшеренү органнарына мөрәҗәгать иттек. Берникадәр вакыттан соң ханым, безгә шалтыратып, тиешле хезмәт хакын алуын әйтте.
Бурычлы, «пешә» башлауга ук, тиешле акчаны түләргә мөмкинлекләр таба, – ди Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Аның сүзләренчә, 2019 елда хезмәт хакы буенча дүрт очракта бурычлар тулысынча капланган.
Эш бирүчеләр белән кыенлыклар хезмәт хакына бәйле рәвештә генә тумый. Канун тарафыннан физик мөмкинлекләре чиклеләр эш белән тәэмин ителергә тиеш булса да, кайбер районнарда инвалидларны эшкә алмау очраклары да теркәлгән. Мисал өчен, Лаеш районыннан вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итүче бу мәсьәләне берничә ел хәл итә алмаган.
– Иң кызыгы шунда: Лаеш районында физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен эш урыннары булдырылган. Әмма мөрәҗәгать итүчене сәламәтлеге ягыннан ул хезмәтләргә урнаштырып булмый. Шул рәвешле, канун тарафыннан эш белән тәэмин ителергә тиеш булса да, әлеге гражданинның хокуклары чикләнгән булып чыга, – дип аңлатты Сәрия Сабурская.
Ул шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән кеше, үзе эшкә урнаша алмаган очракта, адреслы ярдәм күрсәтелергә тиешлеген дә билгеләп үтте.
Эш бирүчеләр хезмәткәрләренең эш куркынычсызлыгын тәэмин итү хакында да уйланырга тиеш. Республиканың кайбер районнарында эш урыннарында имгәнүләр бик нык арткан. Мисал өчен Нурлат районында эш урынында җәрәхәт алучылар саны – 3 тапкыр, Зәйдә, Алабугада – 2, Тукай районында 1,5 тапкыр арткан.
Лилия Минсафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Шулаймыни
0
0