Республиканың газета-журналлары кызу “урак өсте”нә чыкты. Киләсе яртыеллыкка язылу чоры бара. Бу уңайдан “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән әңгәмә кордык. "Дөнья тулысынча үзгәрде, мәгълүматны куллану ресурслары үзгәрде. Һәм менә шундый шартларда, әлбәттә, газетабыз да шактый гына үзгәрешләр кичерде", ди ул.
– Радик Рәшитович, “Шәһри Казан” редакциясенең колачлы эш алып баруын, атнасына төрле форматтагы берничә газета чыгарылуын белеп бетермәүчеләр дә бардыр. Сүзне шулар белән таныштырудан башлыйк әле.
– Газетабызның 32 еллык тарихы бар, атнасына өч тапкыр чыга: сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга. Сишәмбе санында – 8 бит, чәршәмбе – 16 битлек газета. Монда бөтенләй искерми торган язмалар бастырыла, ә инде җомга көнне 24 битлек “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы чыга. Бу санда гыйбрәтле язмышлар, мәхәббәт һәм нәфрәт, тормыштагы ялгышлар турында язабыз. Әлеге гәҗит укучыларыбыз арасында бик зур популярлыкка ия булды.
– Ә ни өчен өч газета чыга? Бөтенесен җыеп, бер зур күләмле газета итеп кенә ясап булмыймы?
– Дөресен әйткәндә, безнең моның турында уйлаган бар. Киләчәктә, бәлки, шулай булыр да. Быел ук сишәмбе һәм чәршәмбе саннарын берләштереп, 32 битлек газета ясарга исәп бар иде, ләкин бу эшне киләсе елга калдырырга булдык. Без өч газетаны да халыкчан итеп ясарга омтылабыз һәм шушы максатка инде ирешәбез дип уйлыйм. Безнең бүген 10 меңнән артык укучыбыз бар, шөкер. Без яздыру белән генә шөгыльләнмибез, ә күбрәк ваклап сату системасына да керәбез, ягъни сату нокталарында үз урыныбызны табарга омтылабыз.
– Бүген кеше газета укыймы соң?
– Укый. Бүгенге борчулы вазгыятьтә кеше, киресенчә, газетага күбрәк тартыла башлады. Пандемия вакытында да укучыларыбыз 30%ка арткан иде, бүгенге авыр чорда да безне укырга теләүчеләр күбәя. Без шәһәрдә халык белән очрашулар үткәрәбез, авылларга да йөрибез. Социаль челтәрләрдә дә бик актив эш алып барыла. Яшерен-батырын түгел, безнең хәтта тыелган ресурсларда да 110 меңгә якын язылучыларыбыз бар иде. Ә бүген Телеграм, Вконтакте, Однокласссники кебек челтәрләребезне үстерәбез, алар аша халык белән тыгыз элемтә урнаштырырга тырышабыз. Социаль челтәрдә язылучыларны күреп, реклама бирүчеләр дә артты. Әгәр дә элек рекламаны күбрәк радио, телевидениегә биргән булсалар, бүген бу яктан нәкъ менә социаль челтәрләр яхшы эшли. Реклама бирүчеләр дә бик кәнәгать, чөнки беренчедән, ул бик арзан, ә икенчедән, халыкка барып җитә торган була.
– Сезнең әле сайт та бар бит. Анда газетада булган мәгълүматны куясызмы?
– Газетада бастырылган язмаларның 40%ы гына сайтка куела. Анда искерми торган материаллар куябыз, ләкин газета белән бер үк вакытта түгел, газетада мәгълүмат иртәрәк бастырыла. Дөресен әйткәндә, газета - ул бер дөнья, сайт - тагын бер аерым, мөстәкыйль басма. Хәзер инде әйтә алабыз: социаль челтәрләребез шулай ук аерым ресурслар булып санала. Һәрберсендә билгеле бер максат бурычлар белән төрлечә эш алып барыла.
– “Шәһри Казан”ның аудиториясе нинди?
– Газетабыз турында сөйләгәндә, беренче чиратта, укырга яратучы халык. Аудиториябез төрле, шул ук социаль челтәрләрне алсак та, анда төрле кешеләр утыра. Бүген 500 меңгә якын аудиториябез бар, минемчә, бу бик зур сан. Баш мөхәррир итеп билгеләнгәч тә, җитәкчелек янына: “Шәһри Казан” булгач, бәлки, Казан халкына якынаерга, Казан темасын күбрәк күтәрергә кирәктер?” – дигән тәкъдим белән кергән идем. Миңа җитәкчелек шунда бер фикер әйтте: “Нәрсә турында язсагыз да, бу гәҗит халыкчан булырга тиеш”, – диде.
– Ә “халыкчан” ничек була соң ул?
– Халык яратып укый торган темалар: бәхәс, интервью, шоу-бизнес, язмышлар, авыл – болар халыкны берничек тә битараф калдырмый. Ә сишәмбе санын без шәһәргә багышладык, нигездә Казан темасы тора, шуңа күрә Казан аудиториясе дә артты.
– Газетага ничек язылып була?
– Язылу өчен почта бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шулай ук безнең барлык социаль челтәрләрдә күрсәтелгән номерлар аша да язылып була. Үзебезнең шәхси аккаунтлар аша да яздыра алабыз, әгәр дә язылырга теләк бар икән – моны эшләү авыр түгел, үзебез дә яздырып бирәбез. Тагын бер яңалыгыбыз бар: “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының беренче саннарын без хәзер ПДФ форматында да сата башладык. Сер түгел, безнең барлык электрон ресурсларыбызга керүчеләрнең – 90%ы телефон аша укучылар, шуңа күрә ПДФ форматны да телефоннан рәхәтләнеп укып була, хәтта олы буын да ул алымнарны яратып куллана.
Казан шәһәрендә язылуның альтернатив ысулы да бар әле: әгәр дә бер ноктага кимендә 10 экземпляр алсалар (ул төрле оешма, мәктәп булырга мөмкин), язылу бәясе бик арзанга чыга.
– Радик Рәшитович, “Шәһри Казан” редакциясендә ничә кеше эшли?
– Бүген редакциябездә 20 кеше хезмәт куя. Аларның, әлбәттә, вазифалары төрле. Иҗат кешеләре, ягъни язучылар 7-8 булса, калганнары – менеджер, төзәтүчеләр (корректор), версткалаучылар, реклама белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар. Коллективыбыз бик тату мөнәсәббәттә яши.
– Сез баш мөхәррир булып эшли башлаганнан бирле, газета үзгәрде, дип саныйсызмы?
– Мин инде 3 ел “штурвал” артында һәм бу вакыт эчендә газета түгел, ә дөнья үзгәрде дип әйтер идем. Беркем дә уйламаганда, пандемия дигән нәрсә килде, хәзер инде тагын үзенә күрә билгеле бер вакыйгалар бара. Дөнья тулысынча үзгәрде, мәгълүматны куллану ресурслары үзгәрде. Һәм менә шундый шартларда, әлбәттә, газетабыз да шактый гына үзгәрешләр кичерде. Беренче чиратта, ул дизайнга кагыла: безнең хәзер, элеккеге заманнардагы кебек, әбиләр укый алмаслык кечкенә шрифтлы язмалар түгел, ә рәхәтләнеп, күзлексез дә укый ала торган шрифт. Шулай ук логотиплар да үзгәрде, чәршәмбе чыга торган санда анонсларны шигырь формасында бирә башладык. Халыкка бу алым бик ошый. Онлайн ресурсларыбызны да тулысынча үзгәрттек, мәсәлән, элек мин килгәндә, сайтыбызга тәүлеккә 3-4 мең генә кеше кергән булса, бүген ул сан 10 меңгә күтәрелде. Даими рәвештә үзебезнең укуны да алып барабыз, ягъни үз өстебездә эшлибез. Төрле вебинар, семинарларда катнашабыз. Шулай ук “Татмедиа” акционерлар җәмгыятенең үз медиамәктәбе бар һәм монда төрле юнәлешләр буенча укулар оештырыла: язу осталыгы, социаль челтәрләрне ничек алып бару, верстка, дизайн буенча, сайтка нинди материаллар куярга –барысында да актив кайныйбыз.
– Газетаны чыгару процессы ничек башкарыла?
– Беренчедән, илдә барган вазгыятьне һәрвакыт истә тотасың, артта калмаска тырышасың. Материалны әзерләү бик оператив та килеп чыгарга мөмкин һәм инде киресенчә, озак вакыт өйрәнелә торган язмалар да бар. Һәр атна башында һәм ахырында планеркалар оештырабыз, шунда төрле юнәлешләрне, нәрсәләр язарга кирәк икәнен барлыйбыз. Журналистлар бирем алып эшли башлыйлар. Аннан соң типографиягә тапшырабыз да һәм яңа сан, гәҗит барлыкка килә.
– Радик Рәшитович, иң укыла торган тема нинди?
– Аны аерып әйтә алмас идем. Мәсәлән, сайт буенча алып карасак: ике-өч ел элек фаҗигаләр турында бик яратып укыйлар иде, ә бүген халыкның кәефе үзгәрде. Берзаман шоу-бизнес темасы да популярлашып киткән иде, ләкин хәзер ул да икенче планга калды. Соңгы араларда беренче планга кеше образы чыга, гади халык турында язмалар сорый башладылар.
– Конкуренция дигән әйбер бармы?
– Татар матбугатында конкуренция, әлбәттә, бар. Сер түгел, укучылар өчен көрәш алып барабыз һәм бу газетага гына түгел, ә шул ук социаль челтәрләргә дә кагыла. Бер әйбер сиздем: без “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын чыгара башлагач, башка газеталарда да “язмыш” сүзе кергән басмалар ешайды.
– “Шәһри Казан”ның киләчәккә планнары нинди?
– Быел, беренче чиратта, тиражны тагын да арттыру максатын куйдык. Төрледән-төрле, кызыклы яңалыклар табып, халыкны сөендерергә тырышырбыз.
Индира.
Комментарийлар