16+

Рафаэль Гайзетдинов: «Ярминкәдә ике көнгә 70 курай саттым»

Татарстанның Актаныш ягы гомергә моңлы, җырлы як булган. Әлеге районда оешкан “Агыйдел” ансамбле ел саен Казанга килеп чыгыш ясый. Кайсы район мондый мәдәни байлыгы белән мактана ала тагын?

Рафаэль Гайзетдинов: «Ярминкәдә ике көнгә 70 курай саттым»

Татарстанның Актаныш ягы гомергә моңлы, җырлы як булган. Әлеге районда оешкан “Агыйдел” ансамбле ел саен Казанга килеп чыгыш ясый. Кайсы район мондый мәдәни байлыгы белән мактана ала тагын?

Актаныштан ул! Җыр-моңга гашыйклар төбәгеннән.

Татар кураен популярлаштыруга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе Рафаэль ага Гайзетдинов та тумышы белән моңлы Актаныш ягыннан. 
– Мин – профессиональ музыкант. Гомер буе музыка мәктәбендә балаларны баян, курайда уйнарга өйрәттем. Үзем курайда 6 яшьтән уйнарга өйрәндем. Дөрес, өйрәтүче булмады, үзлегемнән өйрәндем, – ди Рафаэль абый. 
Балаларага белем бирүе аны татар курайлары ясауга этәрә дә. 

– Башта курайларны кулдан ясый идем. Әмма кулдан күп итеп ясап булмый, күп булса 1-2не эшләргә мөмкин. Борынгылар әйткән бит: корал эшләр, оста макталыр дип. Станок белән ясау бөтенләй икенче төрле һәм күләме дә бөтенләй башка. Әлбәттә, кул белән ясалган курай белән станокта эшләгәне аерыла. Кул белән эшләнелгәне исемле курай була, әмма яңгырашы башка. Ә станокта ясалганнар бөтенесе бер төрле чыга. Шундый кирәк тә. Ансамбльләр өчен аеруча да. Мисал өчен Түбән Камада 750 бала чыгыш ясады, бөтенесе дә бер төрле курайда уйнады. Күп музыкант чыгыш ясаганда яңгыраш бер төрле булу мөһим, – ди гомерен музыка сәнгатенә багышлаган Рафаэль ага. 

Курайлар яңгыраш кына түгел, озынлыклары белән дә аерылып тора. Диаметр да роль уйный. Берсендә тавыш түбән, икенчесендә югарырак чыга икән. 
– Җырчылар, тынлы музыка уен коралларында уйнаучылар тын алуга зур игътибар итәргә тиеш. Сөйләшкәндә җөмлә тәмамлангач нокта куябыз. Монда да шулай. Син җөмләне уйнап бетермичә, тын алырга тиеш түгел, – ди белгеч. 

Курайларны ул махсус ризыклар өчен кулланыла торган аллюминийдан ясый. Чимал белән проблема юк, акча түләсәң китереп бирәләр, ди. Дөрес, Татарстанда бу материал юк, әмма Россия күләмендә табу авыр түгел икән. Курайларны берәмләп ясаганып юк. Берәмләп ясасаң, төрле-төрле чыга. Алай шул ук курай була, тик төрлечә яңгырый. Айга йөзне ясый алам. Ярминкәдә ике көнгә 70 курай саттым, – ди Рафаэль ага Гайзетдинов. 

Музыкант фикеренчә, милли музыка коралларын саклау, популярлаштыру мәсьәләсен дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк. 
– Башкортстанда Мортаза Рәхимов җитәкче булганда, курай чәчәген гербка кадәр куйдырды. Башка берәү дә курайны алай күтәрмәде. Әгәр дә шул вакытта Шәймиев та игътибар иткән булса, татар курае да күтәрелгән булыр иде. Татарстанда курай ясап каручылар миннән башка да бар. Тик аларның сыйфаты югары түгел. Килеп, ничегрәк ясыйсы икән дип сораучы булса, киңәшемне кызганмыйм, – ди Рафаэль ага Гайзетдинов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading