16+

Рифат Фәттахов: «Хәзер Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү өстендә эшләргә кирәк»

Әле дә ышанып булмый. Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең бакыйлыкка күчкәненә 40 көн булды.

Рифат Фәттахов: «Хәзер Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү өстендә эшләргә кирәк»

Әле дә ышанып булмый. Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең бакыйлыкка күчкәненә 40 көн булды.

Легендар шәхеснең рухына мәҗлес оештырылды.  Язучының туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.

Разил Вәлиев рухына аш үткәрүне Ваһапов фонды үз өстенә алды. Бу фондның бөек язучысыз үткән беренче чарасы.

- Разил Вәлиев - дус, фикердәш, яклаучы булды. Соңгы көннәренә кадәр аралашып тордык. Аның яшисе килде... Разил Вәлиевнең кырыгын үткәрү тәкъдиме белән гаиләсенә мөрәҗәгать иттек. Легендар шәхесебез алдында аз булса да бурычыбызны үтисебез килде. Хәзер Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү өстендә эшләргә кирәк. Аның 38 ел гомере Татарстанның милли китапханәсе белән бәйле. Ул, Разил Вәлиев тырышлыгы белән, татар халкының мәдәни символына әйләнде. Дөрес, исемне мәңгеләштерүдә вакланырга ярамый. Минемчә, иң дөрес һәм үтемле ысулларның берсе Милли китапханәгә Разил Вәлиев исемен бирү, - диде Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Разил Вәлиевнең татар халкына кылган игелекләрен санап бетерерлек түгел. Ул үзен жәлләмичә, милләткә фидакарь хезмәт итте. Аның исемен мәңгеләштерүгә бик җитди карарга кирәк. Бу сүзләрне  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә ассызыклады.

- Кеше гомере бик тиз үтә. Әле генә Разил Исмәгыйл улын зурлап соңгы юлга озаттык. Менә кырыгын да үткәрер вакыт җитте. Бу мәҗлесне калдыра алмадым. Без күп еллар кулга-кул тотынышып парламентта эшләдек. Разил Вәлиев милләтне, татар телен саклау мәсьәләләре буенча зур өлеш кертте. Ул, читтән караганда бик җиңел итеп, халыкка мөрәҗәгать итә белә иде. Аның сүзен тыңладылар. Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерү турында әлегә уйлашабыз. Төрле тәкъдимнәр бар. Бу эштә ашыгырга ярамый. Аллаһка Шөкер, Разил Вәлиев башлап җибәргән юлны дәвам итүчеләр бар. Туган телне өйрәнергә теләүчеләр өчен Татарстанда шартлар тудырылган. Республикада ике дәүләт теле, бездә яшәүче күпмилләтле халкыбыз аны белергә тиеш. Бу юнәлештә эшчәнлек бара. Бер көндә генә нәтиҗәләр күреп булмаячак, тик алга китеш бар, - диде ул.

Рәзил Вәлиев рухына  Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Язучыны соңгы юлга да нәкъ ул озаткан иде.

Мәрасим көнне Разил Вәлиевнең гаилә әгъзалары белән сөйләшә алмадык. Бу югалтудан язучының якыннарының күңел яралары төзәлмәгән әле. Тормыш иптәше Алия ханымның да күзләре сагышлы иде.

- Разил бөтен татар халкы өчен үрнәк булды. Үрнәк язучы, үрнәк җәмәгать эшлеклесе, үрнәк әти, үрнәк ир. Мин бу югалтуны кабул итә алмадым. Белмим, кабул итә алырмынмы икән? Аның янәшәсендә бәхетле хатын-кыз булдым. Эштән арып кайтса да, балаларны, оныкларны тәрбияләде. Разил белән бергә үткәргән минутларыбыз кадерле, ул романтик иде. Ирем тормыштагы җил-давыллардан саклады, яклады. Ул киткәч, аяк-кулларсыз калган шикелле булдым. Аның турында уйламаган көнем юк. Разил һәрвакыт хәрәкәттә булды. Авыруы турында белгәч, шок хәлендә калдык. 3 ай эчендә юк булды, бәгърем. Бер ай Казан хастаханәләрендә анализлар тапшырып, табиблар белән киңәшләштек. Авыруны билгели алмагач, Австриягә киттек. Тик анда да ярдәм итә алмадылар. Туган якны, дусларын бик сагынды. Башта күзләрендә өмет бар иде. Планнар корды, тереләм дип тырышты. Соңгы айда күзләрендә өмет сүнде, мәңгелеккә күчәсен аңлады. Разил төшләргә керми. Димәк, рухы тыныч. Урыны оҗмахта булсын, - диде Разил Вәлевнең тормыш иптәше Алия ханым.

Рәзил Вәлиевне искә алучылар күп булды. Барысыда аның шәхесен якты йолдызга, кояшка тиңләде. “Ачык күңелле, ярдәмчел кеше булды”, - дип әйттеләр.

- Абый бер милләттән булганнарга “туганым” дип эндәшергә ярата иде. Мин кечкенәдән абыйның җылы бишмәтләрен киеп үстем. Ул соңгы көннәренә кадәр гаилә, туганнар өчен борчылды. Һәрберебезне туган көне белән шалтыратып котлый иде. Беркемне дә онытмады. Әйткән сүзендә нык торды. “Кешенең яхшы якларын эзлә, шул вакыт аның начар сыйфатлары юкка чыгачак”, - дия иде. Һәр иртә хәл белеште, авылны яратты. Совет чорында да авылга мәчет салырга җай тапты. Авылдан бакча ясады. Абый: “Туганнарны онытма”, - диде. Урыны оҗмахта булсын, - диде язучының энекәше Рәмзил Вәлиев.

Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Моңа өстәп, язучының иҗади мирасын да саклап калырга кирәк бит. Разил Вәлиевнең иҗатташ дусты Резедә Әхиярова да шигырьләр җырларга әйләнеп, халыкка танылыр дип өметләнә.

- Разил Вәлиев белән иҗади дуслыгыбыз дистәләгән елларга сузылды. Аның шигырьләре көйгә үзеннән-үзе яталар. “Шигырь яздым, Резедә. Җыр язып карамыйсыңмы?”- дия иде. Ул телефоннан үз әсәрен укып, мин фортепианода уйнап, иҗади җимешләребез туды. Җырлар халык күңеленә кереп калды. “Зинһар өчен кермә төшләремә”, “Поезд чаба”, “Мәхәббәтне язлар китерде” һәм башкалар. Иң соңгы җырыбыз “Яшик әле” булды. Ул аны бик күп үзгәртте. Соңгы варианты җырга әйләнде. Юбилей кичәсен дә “Яшик әле” дип атады. Разил абый бик сизгер кеше иде. Бу җырыбыз иҗади хезмәттәшлеккә нокта куйды. Разил абый калдырган әдәби мирас бик зур. Бу шигырьләр дә җырга әйләнер дип уйлыйм. Разил Вәлиев турында хәтер күңелләребездә яшәргә тиеш, - диде композитор, Татарстанның халык артисты Резедә Әхиярова.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading