16+

Россия төбәкләре цифрлы дөньяга Казан «капкасыннан» керә

Татарстан башкаласында быелның 20-22 сентябрьләрендә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла.

Россия төбәкләре цифрлы дөньяга Казан «капкасыннан» керә

Татарстан башкаласында быелның 20-22 сентябрьләрендә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла.

Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. 

— Узган елгы форумда 32 илдән 14 меңгә якын кеше катнашкан иде. Чара елдан-ел абруй казана, Ислам Берлеге илләрендә, БДБ дәүләтләрендә зур кызыксыну тудыра. Россия төбәкләреннән вице-губернаторлар, цифрлы үсеш министрлары, шәһәрләр мэрлары килә. Форум кысаларында фәнни-техник мәгълүмат белән алмашу, фәнни-техник мөмкинлекләрне бербөтен итеп туплап чит ил товарларына алмаш булдыру мәсьәләләрендә сөйләшүләр була. Май аеннан ук тармакларда программачыларның, компьютер белгечләренең бәйгесе бара, финал бәйгесе форум көннәренә билгеләнгән. Татарстан цифрлаштыру эшчәнлегендә узган ел Россия төбәкләре арасында беренче урынны яулады, - диде республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында Казанда төзелгән Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның нәтиҗәле эшләвен искәртте министр. Шушы инновацион паркта 2024 елда узачак “Киләчәк уеннары” бәйгесенә сайлап алу ярышлары да үткәреләчәк.

— Студентларның фәнни-техник проектларына, әгәр җиңеп чыккан очракта, грантлар бирелә. Фән өлкәсендәге проектларыңны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре зур хәзер, - дип студент-яшьләрне активлыкка чакырды Айрат Хәйруллин.

Форумны оештыру 35 миллион сумга төшә

— Форумда катнашу бушлай. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла торган фәнни-техник күргәзмә чыгымнарны артыгы белән каплый. Россия төбәкләре һәм чит илләр компанияләре үзара хезмәттәшлек килешүләре кабул итә, бу яктан күргәзмә мәйданы бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Шунлыктан, Россия төбәкләре һәм чит илләр компанияләрен Казандагы форумга килергә чакырабыз, - диде Татарстанның цифрлы үсешенә теләктәшлек ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов.

“Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Нуретдинов сөйләгәнчә, форум кысаларында пилотсыз кечкенә машиналар бәйгесе дә оештырыла.

— Татарстанда сәнәгатькә һәм көнкүрешкә цифрлы технологияләрне кертү максатында зур эшләр башкарыла, яңа электрон хезмәтләр тәкъдим ителә, - диде Айрат Нуретдинов.

Пилотсыз машиналар турында сүз кузгалгач, Айрат Хәйруллин янә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

— Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин цифрлы технологияләрне барлык тармакларда да үстерү бурычы куйды. Чаллы шәһәрендәге “Атом” предприятиесендә пилотсыз машиналар җитештерүдә зур эшләр бара, шул исәптән, пилотсыз “КамАЗ”лар ясау буенча да. Пилотсыз “КамАЗ”лар белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да танышты, - диде Айрат Хәйруллин.

Digital Week-цифрлы дөнья атнасы дип тәрҗемә ителә. Казанда сентябрьдә инде 4нче мәртәбә үткәреләчәк форумда цифрлы технологияләрне үстерү һәм тармакларда куллану турында сөйләшү булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading