16+

Роза Әхмәдиева: “Сәнгать кешесенә балачактан максат куярга кирәк”

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева – мәгариф һәм фән өлкәсендә шактый танылган исем. Ул күп кенә хатын-кызларга лидерлык үрнәге булып тора.

Роза Әхмәдиева: “Сәнгать кешесенә балачактан максат куярга кирәк”

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева – мәгариф һәм фән өлкәсендә шактый танылган исем. Ул күп кенә хатын-кызларга лидерлык үрнәге булып тора.

– Роза Шәйхәйдәровна, әти-әниегез – Татарстаннан, ә сез Башкортстанда тугансыз. 

– Әтием – Баулы, әнием – Ютазы районыннан. Хәрби кешеләр булгач, эштән кая җибәрәләр, шунда күченергә мәҗбүр булганнар. Әти-әниемне эш буенча Башкортстанның Октябрьский шәһәренә юллаганнар, мин шунда туганмын. Гаиләдә ике бала үстек, бертуган абыем бар. Әтием баянда уйный, әнием җырлый, әбием дә җырлый иде. Авылда күршеләрне җыеп, гел җырлы өмәләр үткәрә идек. Сәнгать кешесе балачактан сәнгатькә тартылып үсә. Мин дә музыка мәктәбендә баян сыйныфында укыдым. Балачактан күп кенә концертларда катнаштым. Октябрьск музыка училищесының фольклор бүлеген тәмамладым. Татар һәм башкорт халык уен кораллары, җыр-биюләрен тирәнтен өйрәнә һәм чын профессионаллар әзерли торган көчле уку йорты ул. Ректор булыр алдыннан аттестация үткәндә дә, комиссия әгъзалары кайда белем алуым белән кызыксынып, мин укыган училище мөгаллимнәренә соклану белдерде. Минем өчен бу зур горурлык, әлбәттә. Ә аннары мин Казанга килдем.

– Ни өчен нәкъ менә Казанда укырга булдыгыз?

– Укуны тәмамлагач, төрле шәһәрдәге мәдәният институтларын карадым. Иң ошаганы Казанныкы булды, татар халкының ачык һәм киң күңелле булуы ошады. Профессорлар Җәүдәт Котдусов белән Рәфыйк Таҗетдинов фольклор бүлеге ачкан мәлгә туры килдем. Алар мине тыңлап карады да: “Училищеда фольклор бүлеген ничә кеше тәмамладыгыз? Барысын да алып кил”, – диделәр. Без алты кеше тәмамлаган идек, дүртебез Казанга бардык, барыбызны да укырга кабул иттеләр. Аларның барысы да үз урынын сәнгать өлкәсендә тапты. Шунысы истә калды: җитәкчем Филүсә Тимергалиевна диплом эшен татар телендә яздыртты. Рус мәктәбен тәмамлагач, әдәби телдә язу авыр бирелде, елый-елый яздым. Шулай да җәйләрен әби белән авылда яшәүнең файдасы булгандыр дип уйлыйм, ерып чыктым мин аны. Ул диплом эше әле дә саклана. Аннан соң аспирантурага керергә тәкъдим иттеләр, кандидатлык диссертациясен якладым. Шуннан бирле институттан аерылмадым. Кайда гына эшләсәм дә, институттагы укыту эшчәнлеген дәвам иттем. ЮХИДИ идарәсендә дә эшләдем, балалар өчен юл кагыйдәләре буенча кулланмалар чыгардык. Гомумән, безнең уку йорты ЮХИДИ белән үзара хезмәттәшлек итә, уртак проектларыбыз да күп.

– Сезнеңчә, мәдәният институты ректорының музыкаль белеме булырга тиешме? Алган белемнәрегез ректор эшчәнлегендә ярдәм итәме?

– Минемчә, бу өлкәдә җитәкче булып эшләгән кешенең мәдәният юнәлеше буенча белеме булырга тиеш. Ул төп белем булмаса да, өстәмә белем булырга мөмкин. Моннан тыш, җитәкче кешенең идарә итү буенча белеме булырга һәм ул дөрес итеп фикерли белергә тиеш. Мин әле дә укыйм, белем алудан туктаган юк, һәрдаим квалификацияне күтәрү юнәлешендә белем алам. Төрле программалар, пособиеләр әзерләп чыгарам. Боларның барысы да җитәкче булып эшләүдә, студентлар белән аралашуда булыша. Студентларга һәрвакыт: “Әти-әниләрегезгә рәхмәт яусын”, – дим. Чөнки сәнгать кешесенә орлык ана карынында ук салына. Җыр-моңга сәләт балага бишек җырлары аша күчә. Гомумән, безнең халыкның моңы бик үзенчәлекле. Кая гына барсак та, безнең моңга, уен коралларына шаккаталар. “Сезнең көйләр әллә кайларга кадәр яңгырый, җырларыгыз күңелгә үтеп керә”, – диләр.  

– Быел Укытучылар һәм остазлар елы да бит әле. Укытучыларыгыз белән элемтәдә торасызмы?

– Әлбәттә. Укытучым, остазым Тәнзилә Билаловнага рәхмәтләрем чиксез. Бүгенге көндә дә без аралашып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Дәрес башланганчы безне җыеп, тәм-томнар һәм чәй белән сыйлый иде. Хәтта җәй көне дә табигать кочагына барып, баяннарда уйнап җырлый идек. Музыка училищесындагы укытучым Галия Закировнага да хөрмәтем зур, ул – Татарстанга Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек бик сәләтле җырчылар әзерләгән көчле мөгаллим. Бию буенча Хәбиб Шәрипович укытты, ул инде хәзер мәрхүм. Институттагы остазларым белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз, алар татар сәнгатенә җанын-тәнен биреп яшәгән кешеләр. Мин аларның барысына да бик рәхмәтле. Шундый көчле остазлар булганда, татар мәдәнияте һәм сәнгате әле яшәячәк. 

– Роза Шәйхәйдаровна, сезнең уку йорты нинди генә артистлар әзерләми. Үзегез дә эстрада артисты булырга теләмисезме?

– Студент чагымда "Сорнай" ансамблендә чыгыш ясадым. Франция, Бельгия һәм башка илләргә йөрдек. Укытучыларым да миңа "син - сәхнә кешесе" дип әйтәләр иде. Чыгыш ясаганда да гел алгы рәтләргә бастырдылар. Җыр-бию, музыка уен коралында уйнау хәзер хобби буларак кына калды. 23 февральдә ир-егетләрне котлаганда, концерт программасы әзерлибез, җырлыйм да, биим дә. Әгәр бүген мине концертта җырларга чакырсагыз, бик теләп чыгам! Ә инде берьюлы артист та, җитәкче дә булып булмый, бу икесе ике төрле һөнәр - икесе дә бик күп вакыт таләп итә.

– Чит илдән килеп укучы студентлар күпме? Башка илләрнең уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашасызмы?

– Соңгы арада уку йортының географиясе тагын да киңәйде. Бүгенге көндә бездә 37 илдән 127 бала белем ала. Бу – безнең өчен шактый зур сан. Бездә төркем белән уку гына түгел, индивидуаль белем алу мөмкинлеге дә бар. Хәтта пандемия вакытында да чит илдән килүчеләр күп булды. Һәрбер илдән килгән укучының илен, аның мәдәниятен, тарихын өйрәнәбез һәм шул темага постановка куябыз. Башка илләрнең уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашабыз. Казахстан, Таҗикстан укучылары безгә, безнекеләр анда барды. Шунысы сөендерә – монда кайтып, алар үзләре укый торган уку йорты белән горурлануын белдерә. Башка илләрдә дә безнең Татарстанны бик нык яраталар, хөрмәт итәләр. Берәр илгә форумга барсак, безнең укытучыларны әле бер, әле икенче семинарга чакыралар.

– Укытучылар арасында танылган шәхесләр дә бар. Билгеле, алар уку йортына үзенә күрә бер дәрәҗә бирә. Ә шулай да аларның кайберләрен дәрескә йөрми диләр?

– Без аларны практиклар дип әйтәбез. Укыту системасында теория, ягъни фәнне уку һәм практика бар. Укытуның 30 процентын практика тәшкил итә. Мәсәлән, Салават Зәкиевич ике ай буе балалар белән сәхнәдә шөгыльләнә. Ә иң яхшыларын зур сәхнәгә чыгара. Кафедра мөдире булып эшләүче мөгаллим Винера Ганиева студентлары өчен икенче әни кебек, алар бергә утырып чәйләр дә эчәләр. Аның чыгарылыш укучылары хәзер дә янына килә, туган көнендә бөтенләй янына керерлек түгел. Туган көндә генә түгел, укучыларын һәрчак янына җыеп тора. Укып бетергәч тә, остаз буларак алып бара, киңәшләрен бирә. Безнең оркестрны җитәкләүче Рәсим Ильясов, Наил Сәгъдиев та үзләренә алмашка Әлфис Галиуллин, Айнур Моратов кебек яшь талантларны әзерләде. Инде ул егетләр дә бездә укыта. Асылъяр безнең уку йортында белем бирә, Алинә Шәрипҗанова да хәзер бездә эшли. Гомумән, безнең укытучылар арасында зур урында эшләүче дәрәҗәле шәхесләр дә бар. Хәтта Мәскәүдән килеп тә укыталар. Укытучыларны үзебез әзерлибез. Мине дә бит заманында элеккеге ректорыбыз үзенә алмаш итеп әзерләп калдырды. Бүгенге дәрәҗәгә үстергәннәре өчен остазларыма, коллективыма зур рәхмәт.

– Студентларның ничә проценты үз һөнәре буенча эшли?

– Укучыларның 80 проценты мәдәният өлкәсендә эшли. Ә 20 проценты шәхси оешмаларда хезмәт куя. 9 майда югары уку йортларын берләштереп меңләгән хор оештырабыз. Анда да кая карама - тавыш режиссерымы, экран куючымы, җырлаучымы - бар җирдә безнең студентлар. Аларның барысы белән дә горурланам.

– Институтта бүген кайсы юнәлеш аеруча популяр? Яңалары барлыкка килдеме?

– Берсен әйтеп, икенчесен төшереп калдыра алмыйм, аларның һәркайсы популяр. Бездә башка күп кенә уку йортларыннан аермалы буларак, студентлар укып кына калмый, төрле проектларда да катнаша. Һәр юнәлешне халыкка җиткерсәк, укырга теләк белдерүчеләр күпкә артачак. Бию, музей, китапханә, менеджмент, халык һәм эстрада җырлары, уен кораллары, халык һәм эстрада-джаз оркестры, кино, театр, режиссура, актерлык осталыгы, кул эшләнмәләре һәм башка юнәлешләр буенча белгечләр әзерлибез. Театр артистлары һәм режиссерлары әзерләү буенча 50 еллык тәҗрибәсе булган милли мәктәбебез белән дә горурланабыз. Бүген  театр сәнгате кафедрасын тәмамлаучыларның күбесе республикабыз театрларының танылган, популяр артистлары һәм режиссерлары. Мәдәният - күптөрле һәм киңкырлы, ул җыр-бию, театр һәм кино белән генә чикләнми. Әзерлек бүлекләренә дә чит илләрдән килүчеләр артты. Алар бер ел дәвамында телне өйрәнәләр. Яңа юнәлешләргә килгәндә, күптән түгел бездә инженерия үзәге барлыкка килде. Ул – Россиядә беренче үзәк. Анда өч тармак буенча белем бирелә: керамика, агач эшкәртү, текстиль.  

– Бюджет урыннар белән вәзгыять ничек? Быел азракмы, әллә күбрәкме?

– Бүгенге көндә 463 бюджет урын булдырылды, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк, Аллаһка шөкер. Мин ректор булып килгәндә, нибары 120 бюджет урын иде.

– Сезнең институтка керү өчен БДИ мөһимрәкме, әллә сәләтме?

– БДИ кирәк, чөнки бу – дөнья таләбе. Ул барлык уку йортлары өчен дә кирәк. Башка уку йортлары белән көндәшлек тә бар бит әле. Әйтик, без түбән балллар белән кабул итәбез икән, башка уку йортлары арасында да дәрәҗәбез түбән булачак. Ә безнең институтның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Әлбәттә, сәләткә зур игътибар бирелә. Беренче булып без балаларны тыңлап карыйбыз. Сәнгать кешесе ул барысын да югары дәрәҗәдә эшли ала, аңа балачактан ук максат куярга гына кирәк.

– Роза Шәйхәйдаровна, сез ректор булып эшли башлаганнан бирле институт нинди үзгәрешләр кичерде?

– Федераль проектлар, инженерия үзәге, стартаплар, студентларның спорттагы җиңүләре һәм башка күп кенә дәрәҗәләргә ирештек. Программалар ел да алышынып тора һәм аларга ихтыяҗ да бар. Россиядәге 5 мәдәни диссертацион советның өчесе бездә. Бу – минем генә түгел, безнең коллективның саллы хезмәт нәтиҗәсе.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading