16+

Рөстәм Миңнеханов: "Федераль бюджеттан вәгъдә ителгән акчалар килеп җитте"

Татарстанда коронавирус белән көрәшкә каршы барлык медицина учреждениеләре дә кирәкле дәрәҗәдә җиһазлар, дарулар, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ил башлыгы Владимир Путинга шул хакта хәбәр итте.

- Иң мөһиме, медицина хезмәткәрләре тулы комплектта: 4815 белгеч кирәкле өйрәнүләр узды һәм тиешле дәрәҗәдә әзерләнде. Без Россия Федерациясе Хөкүмәте, Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бик тыгыз эшлибез. Барлык мәсьәләләр дә оператив рәвештә чишелә һәм без моның өчен рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты федераль бюджеттан вәгъдә ителгән акчаларның төбәккә инде килеп җитүен һәм медицина җиһазлары алуга, медицина хезмәткәрләрен стимуллаштырырга тотылачагын әйтте. 

Моннан тыш ул Путинга республиканың эре компанияләре дә әлеге эшкә кушылуын җиткерде. 

Реклама

- Без битлекләр һәм махсус киемнәр тегүне оештырдык. Егерме остаханәдә 70 мең маска, 3,5 мең кием тегелә, - дип белдерде төбәк җитәкчесе һәм "Татнефть" оешмасы Кытайдан кайтарткан җиһазлар ярдәмендә 15 млн битлек тегеләчәген әйтте. 

Республикада эре оешмаларның барлык санитар нормаларны үтәп, җитештерү эшләре дәвам итүе дә Владимир Путинга җиткерелде. 

- Бүген Түбән Камада, ике эре предприятие - "Нижнекамскнефтехим" һәм "ТАНЕКО"да булдым. Алар штат режимында эшли. Инвестпрограммалар барысы да вакытында тормышка ашырыла, - дип белдерде Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading