16+

Саба укытучысының чәйләре Төньяк Кипр президентын да шаккатырган

Саба районы мәктәбенең гади укытучысы Резидә Валеева үзенең чәйләре белән Төньяк Кипр президентын да сыйлаган.

Саба укытучысының чәйләре Төньяк Кипр президентын да шаккатырган

Саба районы мәктәбенең гади укытучысы Резидә Валеева үзенең чәйләре белән Төньяк Кипр президентын да сыйлаган.

Күпләр 50 яшьтән соң пенсия турында уйлый башласа, Теләче районының Олы Нырсы авылында туып үскән Резида ханым дөнья гизәргә һәм үз бизнесын башларга хыяллана...

– Әби белән урманга йөрергә ярата идем. Ул мине кечкенәдән табигатьне тоярга өйрәтте. Чирәмгә ятып бергә агачларга карый идек. Шул вакытта табигатьнең көчен тоя башладым да инде. Хәтта агачларны кочаклап, аларга үземнең беркем белән бүлешмәгән серләремне сөйли идем, ниндидер ләззәт, рәхәтлек ала идем мин шул вакытларда, – дип балачак хатирәләрен искә алудан башлады ул әңгәмәбезне.

15 яшендә героебыз шифаханәдә дә эшләп алырга өлгергән. Анда балалар караган, аларга әкиятләр сөйли торган булган.

– Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү – минем өчен чын бәхет иде. Әгәр хәзер шәхси блогымны алып барсам, балалар өчен әкиятләр язар идем, – дип хыялланып та алды.

Шуннан укытучы белемен алып, Сабада 31 ел хезмәт дәресе укыта. Атказанган укытучы исемен ала.

– Без укучыларым белән тегәргә ярата идек, үзебезнең коллекцияне булдырдык. Һәрвакыт дус булдык, без-беребезне яраттык, хөрмәт иттек, гел командада эшләдек. Бер-беребезне энергия белән тулыландырып тора идек. Беркайчан да усал укытучы булмадым, укучыларыма якын кешеләремә кебек карадым, – дип сөйли яңа танышым. – Коллекцияләребез белән төрле олимпиадаларга барып, югары урыннар алдык. Мәскәүдә, Петербургта, хәтта Испаниядә да булып кайттык. Безгә берәр нәрсә кирәк булса, район администрациясенә бара идем дә, сорый идем. Бер дә куркып тормадым. Ә алар гел миңа ярдәм итеп тордылар. Минем идеяләремә гел ышана иделәр. Үз коллекцияңне булдыру кыйбат. Моннан чыгу юлын да таптык – Казанга тукыма кибетләренә барып, алардан кирәк-яраклар сорый идем. Хәзер генә шаккатам. Ничек ышанып тукыма биргәннәр икән алар миңа? Ниндидер могҗиза бит бу.

Аларны районда гына түгел, башка җирләрдә дә таный башлаганнар. “Бер юлы Испаниягә чакырдылар. Мин һәрвакыт бөтен команда белән йөрдем. Бер кызның анда барырга мөмкинлеге юк иде, шул вакытта район башлыгы янына барып, аннан сорадым һәм, күз алдына китерәсезме, ул безгә ярдәм итте. Мәктәптә дә яраттылар, хөрмәт иттеләр. Бөтенесе “технологлар – иң дус команда” дип әйтәләр иде. Безнең төркемгә кайбер кызлар күңелләрен бушатырга, энергия аларга килде. Тулы гаилә кебек булдык, мин – алар өчен, алар минем өчен терәк булдылар. Ничә яшь булса да, үземне кызларым белән гел яшь итеп хис иттем”, – ди Резидә ханым.

Мәктәптән китү тарихын да сөйләп китте. Аңа ниндидер сәер төшләр керә башлаган һәм ул аларны “билге” итеп кабул иткән:

– Төшемдә үземне алтын читлек эчендә басып торганлыгымны күрдем. Ә читлек тышында шундый матур табигать иде: чыпчыклар җырлый, каядыр алып бара торган тылсымлы сукмак, искиткеч чәчәкләр. Ләкин бу читлектән чыкмадым. Шуннан кайнатам бик нык авырып китте, миңа мәктәптән китәргә туры килде һәм, ышанасызмы-юкмы, аннан соң төш күрдем, анда мин бу читлектән чыгып, табигать арасында йөрдем. Гаиләдә булган авыр хәлдән соң, ирем белән көч җыярга Кипрга киттек һәм бер елга шунда калдык. Анда бик күп төрле үсемлекләр үсә. Һәм мин шундагы фаунаны өйрәнә башладым, нинди үсемлек нәрсәдән булыша икән дип эзләндем. Нигәдер монда аларга беркем дә игътибар итми иде, ә мин җыя башладым. Шуннан файдалы чәйләр ясарга өйрәндем, – дип чәйләр ясый башлау тарихын сөйләп үтте ул.

Кипрда шул чәйләре белән йога студиясенә килгән һәм аларны шунда ук сатып та ала башлаганнар. Дуслары Кипрда ресторан ачкач, аның ачылышында кунакларга Резидә апаның чәйләрен тәкъдим иткәннәр. Әле анда Төньяк Кипрның президенты Эрсин Татар да килгән була.

Әңгәмәдәшем үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкарыр өчен фито-продуктлар җитештерүчегә укып чыга. Сүз уңаеннан, бу аның өченче белеме, икенчесе  – психолог, ә бүгенге көндә нутрицилог белемен ала.

 Кипрда дизайнер ярдәмчесе булып та алган. Көнчыгыш стилендә люстралар эшләгән, интерьерны келәмнәр белән бизәү эшен сынап караган. Ләкин, диңгез буендагы актив тормышка карамастан, туган илен сагынган:

– Кипрда күңелемә якыннарым җитмәвен сизә башладым да, кайтырга карар кылдык. Шунда рәхәтләнеп яшә бит инде, машина да, фатир да сатып алган идек. Юк бит, туган ил үзенә тартты мине. Кайткач шуны аңладым – без бик матур җирдә яшибез икән! Безгә моның белән горурланып, бу матурлыкка сокланып яшәргә кирәк. Табигать ягыннан бай кешеләр икәнбез, – дип кайткан вакытларын искә төшерә ул. – Кайткач, шатлыгымнан агачларны кочаклап йөрдем. Без сәяхәт итәргә яратабыз, күп кенә илләрдә булдык. Ләкин туган җир белән чагыштырып булмый.

Фитопродуктлар ясавы турында сөйләгәндә героебыз әбисе турында да кечкенә генә тарих сөйләп китте. Әбисенә Олы Нырсыга Ленинград блокадасы вакытында өч бала китергәннәр. Үзенең дә биш баласы булган, аларны ничектер ашатырга кирәк бит инде. Шунда ул үлән тамырлары җыеп уган, аны йомырка, кара он белән болгатып, күмәч пешереп ашаткан.

– Әниемнән белешеп, рецептларны яңартып, үзем дә күмәчләр ясарга булдым. Алар бик файдалы. Минем бу күмәчләремне ябыгырга теләүчеләр, дөрес тукланучылар ашый. Шикәрсез батончиклар, каклар да ясыйм. Табигать безгә болай да шикәр бирә, шикәр кушып ясыйсы килми. Киләчәккә планнарым зурдан: үз производствомны ачасым килә. Анда файдалы кәнфитләр ясарга, эре бөртекле оннан ипи пешерергә, электән әбиләрдән килгән такта чәйләр ясап карарга җыенам, – ди Резидә апа.

Аның моның кадәр эшләргә кайдан көч алуы турында да сөйләштек. “Аллаһка ышанам, фәрештәләрнең гел янәшәдә булуын сизәм. Алар миңа компос кебек булыша, һәр иртә аларга рәхмәт сүзләре белән уянам. Бик каты арысам да, рәхмәт әйтергә тырышам. Теләкләрем чынга ашасын беләм”, – ди.

Бакчасында ниләр генә үстерми! Әйтерсең зур бер плантация. “Бу безнең гаиләбезнең горурлыгы. Һәр елны нинди дә булса яңа үлән, куак-агач утыртабыз”, – ди әңгәмәдәшем.

Без кафеда утырганда көтелмәгән очрашу да булды: героебызның Мәскәүдән кайткан укучысы шушы кафега килеп керде. Аларның үзара җылы мөнәсәбәтләренә сокландым. Шуның кадәр бер-берсен яраталар алар. Чын дуслар кебек сөйләштеләр.

– Резидә апаны алтынчы сыйныфтан беләм һәм аның белән очрашудан соң мин үзгәрдем, – дип сөйләп китте укучысы. – Ул минем тормышымдагы иң якты кеше. Нинди генә авыр хәлләр булмасын, аны искә төшерәм дә алга таба атларга кирәклеген аңлыйм. Аның ярдәме белән Мәскәүдә укыйм. Мәктәптә ул безгә әнине дә, әтине дә алыштыра иде. Без якты төркем идек.

Әле Резидә ханым өйдәгеләр өчен сырлар да ясый икән, киләчәктә сатуга да ясап карарга җыена. Шулай ук балалар өчен фито-продуктлар ясау буенча мастер-класслар да үткәрә. Үзе турында тагын бер кызыклы факт сөйләп китте: 49 яшендә, 13 спорт төрен биреп, ГТОның алтын дәрәҗәсен алган.

Резидә апа миңа пакет тутырып күчтәнәч бирде һәм, беләсезме, аның үзе ясаган чәй, какларында үзенә бер энергетика бар. Әңгәмәбез ахырында ул «бу әле башы гына...» дип серле генә елмаеп куйды.

Залинә Гыйлаҗиева.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading