16+

Сабан туена бүләк җыю - Казан өчен яңа йола

24 июньдә Казанда көтеп алынган милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Бу уңайдан 23 июньдә башкалада Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә. Авылларда бу йола борынгыдан сакланган матур гадәт булса, Казанда әле бишенче тапкыр гына оештырыла. Быел аны аеруча зур масштабта үткәрергә җыеналар. 

Сабан туена бүләк җыю - Казан өчен яңа йола

24 июньдә Казанда көтеп алынган милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Бу уңайдан 23 июньдә башкалада Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә. Авылларда бу йола борынгыдан сакланган матур гадәт булса, Казанда әле бишенче тапкыр гына оештырыла. Быел аны аеруча зур масштабта үткәрергә җыеналар. 

Казанда бүләк җыю чарасын Татарстанның рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов оештыра. “Сабан туена бүләк җыю чарасын беренче тапкыр 5 яшемдә - 1962 елда туган ягым Әтнә районы Ары авылында күрдем. Авыл егетләре җигүле ат белән өй саен бүләк җыйды, аларга сөлге, яулык, йомырка, әтәч һәм башка төрле бүләкләр бирделәр. Бу күренеш исемдә уелып калды һәм аны Казанда да үткәрү теләге белән яндым. Әлеге чарада Татарстан Рәисе дә катнаша, ул инде 3нче ел Сабан туена бүләк тапшыра”, - диде Зөфәр Гаязов.

Аның сүзләренчә, быел бүләк җыюда 7 җигүле ат һәм 200дән артык кеше катнашачак. “Сабан туена бүләк җыю дүрт ноктадан старт ала: Казан Кремле, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Иске Татар бистәсе һәм “Туган авылым” милли комплексы. Җигүле атлар Кремль, Бауман, Пушкин, Петербург, К.Насыри урамнары буйлап Камал театрына таба юл тотачак. Камал театры каршында “Зәңгәр шәл” тамашасы һәм бәйрәм концерты күрсәтеләчәк”, - ди Зөфәр Гаязов.

Бүләк җыюда теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме – бүләк бирүчеләр үзләренең исем-фамилияләрен һәм телефон номерларын язып бирергә тиеш. Андый очракта аларның исемнәре Сабан туе бәйрәмендә яңгыраячак. 23 июньдә җыелган бүләкләр Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясенә тапшырылачак. Ә инде 24 июньдә бүләкләр Тынычлык бистәсендә узачак көрәш батырларына бүләк ителер дип көтелә. 

ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фикеренчә, Сабан туена бүләк җыюның максаты – яшүсмерләрне, балаларны шушы гореф-гадәткә якынайту. “Быел Россиядә һәм чит илдә 300дән артык Сабан туе үткәрелә, аларның 150се үтте инде. Иң зур Сабан туйларның берсе Әстерханда узды, анда 50 меңнән артык кеше катнашты. Сабан туе – татар халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә (ә бездә 170тән артык милләт вәкиле яши) яраткан бәйрәмнәренең берсе”, - диде Дамир Натфуллин.

Бүләк җыюның музыкаль өлеше өчен Казан дәүләт мәдәният институты җаваплы. “Сабан туена бүләк җыю – бәйрәм бизәге генә түгел, аның кешене явыз көчләрдән саклау, тормышка уңыш китерү кебек сихри көче дә булган. Бүләк җыюда егетләр үзләренең көчле булуын, ә гүзәл затлар уңганлыгын күрсәткән. Һәр кыз ел дәвамында Сабан туена дип чигү чиккән”, - ди Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева. Бүләк җыюда институтта белем алучы талантлы студентлар һәм аларның остазлары катнаша.

Быел Казан Сабан туе Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күлендә узачак. Моннан тыш, 23 июньдә 16:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат чабышы булачак. Һәр мәйданчыкта милли көрәш һәм төрле мастер-класслар үткәреләчәк. Абсолют батырларга тәкә белән квадрацикл бүләк ителәчәк. 

“Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча, быел милли бәйрәмне оештырганда, Сабан туеның үткәненә, аның килеп чыгышына, милли гореф-гадәтләргә зур игътибар бирү планлаштырыла. Милли уеннарның тарихы белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Ә инде татар халкының милли ашлары темасына мастер-класслар үткәреләчәк”, - диде Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Аның сүзләренчә, Сабан туена килүчеләр үзләре генә белгән ризыкларның рецептлары белән уртаклаша алачак. Гомумән, быелгы Сабан туенда төрле юнәлештәге мастер-класслар күп булачак. 

Ләйлә Фазлыева Сабан туена милли киемнәрдән килергә тәкъдим итте. “Без – балаларыбызга, киләчәк буынга чын үрнәк. Шуңа күрә үзебездән башлыйк. Балаларга Сабан туеның төп асылын аңлатыйк, аның тарихын сөйлик, киеп киләчәк киемнәребезгә зур игътибар бирик”, - ди Л.Фазлыева. 

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов шәһәрлеләргә һәм башкала кунакларына Сабан туена җәмәгать транспортында барырга киңәш итте. “Җиңү проспекты” метро станциясе, “10нчы микрорайон”, Павлюхин урамындагы Филармония һәм Глазунов тукталышларыннан Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка махсус автобуслар булачак. 26нчы һәм 56нчы маршрутлар буенча хәрәкәт итүче автобуслар да гадәттәгечә эшләячәк. Аккош күленә 36нчы, 46нчы, 72нче автобусларында барырга мөмкин. Шулай ук Мегастрой кибетеннән махсус автобус булачак. Дәрвишләр бистәсенә “Мега” сәүдә үзәгеннән автобус барачак. Анда шулай ук 1нче, 25нче, 34нче, 60нчы, 90нчы һәм 91нче җәмәгать автобуслары да юл тотачак. Кайбер урыннарда хәрәкәт 23 июнь кичендә үк чикләнә, шуңа күрә Сабан туе мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барырга киңәш итәм”, - диде Азат әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading