Табигый сабыннар ясаучы Әдилә Вафина аларның һәрберсенең рецептын үзе уйлап таба.
Хуш исе һәм яхшы күбекләнүе генә җитми, алар сихәтле дә булырга тиеш, ди ул. Моның өчен кыз туганнары белән бергә җәй буе шифалы үләннәр һәм аларның тамырларын җыеп киптерәләр. Әле күптән түгел генә Кырымга баргач, халык телендә адәм алмасы дип йөртелә торган маклюрага да күзе төшкән, аны да кулланып карамакчы. Берочтан кайрысын да алып кайткан, ул сары төс бирә, ди сабын кайнатучы.
Яшел Үзәндә яшәүче Әдилә – күп бала әнисе. Сабын ясап карау идеясе дә декрет ялында утырганда барлыкка килә.
– 2019 ел иде ул. Ниндидер бер иҗади һәм шул ук вакытта акча эшләү мөмкинлеге дә бирә торган бер эш белән шөгыльләнәсе килде. Интернетта эзләнеп утырганда, сувенир сабыннар күреп алдым. Шунда ук ясап та карадым һәм сата да башладым, – дип искә ала ул. – Миңа сату эше бик җиңел бирелә. Әти-әнидән киләдер мөгаен ул сәләт. Алар авылда күпләп яшелчәләр үстерәләр һәм үзләреннән артканны саталар. Үзем дә сату эшен яратам. Студент чакта челтәрле маркетинг белән шөгыльләндем – косметика саттым, дустымның әтисе ясаган резин галошлар да сатканым булды әле.
Ә инде сәламәт туклану белән кызыксына башлагач, табигый сабыннар һәм шампуньнар ясарга керешә. Табигыйлеккә тартылуы исә бала вакыттагы хатирәләре белән бәйле.
– Җәйне әби янында авылда үткәрә идек. Әнинең кыз туганы Миләүшә апа да ялларны әнисе янында уздыра, җомга кич кайтып, дүшәмбе генә китә иде. Ул дару үләннәре җыярга яратты, үлән чәйләре кайната иде. Үләннәр белән кызыксыну анан киләдер. Мунчада да озаклап юынырга яратабыз. Каймакмы, бал, тоз, балчыкмы – нәрсә белән ничек юынып була, барысын да сылыйбыз. Бакчада җиләк җыйганда, берочтан аны биткә дә сылап куям. Табигый битлек бернәрсәне алыштыра алмый. Шуңа да сабын, шампунь, бальзамнарга бары табигый ингредиентлар гына кушарга тырышам, – ди әңгәмәдәшем.
Әйтүенчә, сабын ясаганда нибары өч компонент: дистилляция юлы белән, ягъни минераль тозлардан, органик матдәләрдән һәм башка кушылмалардан чистартылган су, үсемлек яки терлек мае һәм селте куллана. Составында химия булмаганга, алардан соң тән тиресе кипми, хәтта сабыннан соң кремнар да сыларга кирәкми. Шуңа да клиентларыннан еш кына, мунчага кергән саен сине искә алабыз, рәхмәт сиңа, дигән хатлар ала ул.
Сабын белән бальзамга кушу өчен, шифалы үләннәрне майда тотып, инфуз, икенче төрле әйткәндә мацератларны да үзе ясый. Алар сабынга табигый төс һәм ис бирә, дип аңлата.
Теләгән кешеләргә Әдилә сабын кайнату буенча дәресләр дә бирә. “Үзем өйрәнгән вакытта бик күп хаталар ясалды, ничә килограмм сабын гына ыргытырга тыру килгәндер. Шуларны истә тотып, сабын ясау буенча үземнең техниканы булдырдым”, – ди яңа танышым.
Сабын кайнатырга өйрәнергә дип Казанга Волгоградтан хәтле киләләр икән. Әмма бөтен кеше дә Казанга килә алмый, бик сорагач, дәресләрне онлайн да алып барырга булган. Алай гына да түгел, үзенең сабын кайнату онлайн мәктәбен дә булдырган һәм Казанда студия ачкан. Аккредитация узган, лицензиясен генә аласы калган.
– Укучыларым арасында зур уңышка ирешкәннәре дә бар. Аларның эшләрен күреп, дөрес юлдан барам икән дип сөенәм. Гомумән хәзер модада – табигыйлек. Табигый тукымалардан тегелгән киемнәргә, экологик чиста продуктларга өстенлек бирәләр, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышалар. Һәм мин үземнең шөгылем белән аларга файдалы булуым белән бәхетле, – ди ул.
Алга таба үзенең товар билгесен булдырырга җыена. Моның өчен бөтен кирәкле документларын да тапшырган, җавап көтә. Товар билгесен махсус татар орнаменты белән эшләгән. Ә инде тагын бер хыялы – студиясен зурайтып, эшчәнлеген тагын да киңәйтү. Кыска вакыт эчендә үзен сабын кайнатуның чын остасы буларак таныткан Әдиләнең хыялы чынга ашачагында шик юк, моның өчен тырышлыгы да, үҗәтлеге дә җитәрлек. Ә иң мөһиме – ул үзенең эшен ярата.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар