“Шәһри Казан” газетасы хезмәткәре Алсу Мансурова җыр чыгара. Редакциябез талантларга бик бай. Нәкъ Такташ шигырендә кебек “үзе шаян, үзе сөйкемле” яшь башкаручы белән таныштырасыбыз килә.
– Үзең белән таныштыр әле, Алсу. Кайсы яклардан буласың?
– Әлмәт районының Миңлебай авылында туып-үстем. Без гаиләдә ике бала. Миннән 8 яшькә өлкән Илназ абыем бар. Әнием – Илсөяр, укытучы булып эшли, әтием – Фәнил, авылның алтын куллы кешеләренең берсе иде, район хастаханәсендә слесарь булып эшләде. Ул 2012 елда кинәт арабыздан китеп барды. Әтинең үлеменнән соң тормыш тулысынча үзгәрде. Аның авыруы турында мәгълүм иде. Тик бу мизгелгә алдан әзерләнеп булмый. Әти бакыйлыкка күчкәндә Анапада бәйгедә катнаша идем. Әни белән телефоннан сөйләшкәндә тавышы үзгәргәнен сиздем. Күңел әллә нишләде. Әтине бик нык яраттым, гел “әти кызы” идем. Мин шәһәр мәктәбендә укыдым. 11 ел дәвамында авыл-шәһәр арасында йөргәч, җаваплылык хисен бик иртә тойдым. Ә мәктәпкә илтеп куеп, каршы алучы әтием дә янәшәмдә булмагач, авырга туры килде. Кыскасы, авыл сафлыгын һәм шәһәрнең тынгысыз энергетикасын үзенә алган, тыштан – йомшак, ә эчтән көчле Алсу мин.
– Иҗат белән күптән кызыксынасыңмы?
– Иҗат белән кызыксыну гына җитми, ул – яшәү рәвеше. Балачакта шәрык биюләрен ярата идем. “Үскәч, Мароккога китәчәкмен”, – дип хыялландым. Беренче тапкыр сәхнәдә 4 яшемдә чыгыш ясадым. Шәрык илләрендәге кебек костюмны әни тегеп биргән иде. Көтмәгәндә чалбарымның балагы буталды. Мин – сәхнәдә, тамашачылар көтеп карап тора, шул мизгелдә әни йөгереп чыкты да, балакны сүтә башлады. Биеп бетердемме, юкмы – хәтерләмим, ә менә оялганым бик яхшы истә калды. Элек бу мизгелләрне искә төшергәч кәеф төшә иде, ә хәзер, киресенчә, балачагымның якты бизәге булып торалар. Җырладым да, биедем дә, шигырь дә сөйләдем, барысын да эшләп карадым. Гимназиягә укырга кергәч, әти-әни музыкаль мәктәпкә вокал классына бирделәр. Чаралар, бәйгеләрдә катнаша башладым. Остазларым һәрвакыт миңа көч, ышаныч биреп торды. Сәхнә минем өчен иң иркен урын. Кулыма микрофон алып, җырлый башласам, дөньяда иң бәхетле кеше булам кебек.
– Нәселегездә иҗатка якын кешеләр бармы?
– Әни ягыннан бөтен нәселебез иҗатка якын. Һөнәрләре турыдан-туры сәхнә белән бәйле булмаса да, аларның сәләтләре миңа да күчкән, күрәсең. Әни авыл мәктәбендә музыка һәм сәнгать дәресләрен укыта. Балачагыннан ук җырлаган, тик укытучы һөнәрен сайлаган. Музыкаль белеме булмаса да, аның моңы зур залларны тутырырга җитәр иде, мөгаен. Авыл бәйрәмнәрендә ул – бер җыр, мин – бер җыр һәм дуэт башкара идек. Алсу-Фәридәнең “Әни теләкләре” җыры әле дә колакта яңгырый кебек. Әти дә, исән чакта, “Җидегән чишмә”не җырларга яратты.
– Ни өчен журналистика факультетына укырга кердең?
– Мәктәпне тәмамлагач мәдәният институтына керергә мөмкинлек булмады, дисәм... Әлмәттәге музыка көллиятенә тартылып караган идем, югары белем кирәк, дип тукталдым. Музыкадан тыш, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларны калдырмадым. Тел, мәдәният, язу белән кызыксынгач, үземә иң туры килгән юнәлеш журналистика булыр дип уйладым. Журналистиканың да төрле юнәлешләре бар. Мин язуны әзрәк, ә креатив, заманча алымнар күбрәк кулланылган юнәлешне яратам.
– Эш урыннарын еш алыштырдың. Кайларда эшләдең?
– Яшь вакытта эзләнергә кирәктер. Алыштырсам да, барыбер иҗат һәм медиа өлкәсендә калам. Хәзер кайсы проектка гына тотынсам да: “Син катнашмаган берәр чара бармы ул?” – дип көләләр. Университетта укыганда, әле үсеп кенә килгән SMM юнәлешенә тартылдым. Аннан Тинчурин исемендәге театрның реклама бүлегендә эшләдем. Яшь татар башкаручылары иҗатын үстерергә ярдәм итүче Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итә башладым. Анда эшләвемә тиздән ике ел була инде. Бүген мин – лейблның PR-белгече. Университетны тәмамлагач, “Туганайлар” керәшен газетасында эшләп алдым, үзенә күрә күңелле бер мохит иде. Ә хәзер менә “Шәһри Казан” редакциясендә гөрлибез. Монда социаль челтәрләр белән эшлим.
– Яңа җырың турында сөйләп кит әле. Тамашачыга нәрсә җиткерәсең килә?
– “Телгәләү” – халыкка күрсәтергә әзер булган тәүге җимешем. Гашыйк булуның югары ноктасында, бер сулышта язылган җыр. Сүзләре – яшь шагыйрә Гүзәл Закированыкы, көен үзем яздым. Җавапсыз мәхәббәт утында янганда Гүзәлнең сәхифәсендә шигырьгә юлыктым. Ул юллар минем халәтне шуның кадәр төгәл тасвирлый иде... Шунда ук инструмент артына утырдым, көй үзеннән-үзе язылды. Гүзәлгә яздырып җибәрдем, ошатты. Апрельдә продюсерым Ильяс Гафаров белән җырны яздырып карадык. Талантлы яшь музыкант, Juna һәм GAUGA рок-төркеме гитаристы Марат Шәяхмәтовка аранжировкасын ясарга тәкъдим иттем. Артык “хислебикә” булып тоелырмын, бәлки, тик бу кичерешләрне күңелдә бикләп тә калдыра алмадым. Уйларын, теләгән сүзләрен әйтә алмаучы кешеләр дә бихисап. Иҗат кешесе шуның белән бәхетле дә, уй-хисләрен файдага куллана ала. Ниһаять, “Телгәләү” барлык музыкаль платформаларга чыкты. Борчылам, әлбәттә. Җыр үз тыңлаучысын табар дип ышанам.
– Бүгенге эстрада тормышын күзәтәсеңме?
– Махсус күзәтеп бармыйм, эш буенча кирәк вакытта гына җырчыларның социаль челтәрдәге сәхифәләрен ачып карыйм. Элек күп кенә артистларның җырларын тыңлый идем. Без бит Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимов җырларында үстек.
– Ә хәзер тыңламыйсыңмы?
– Соңгы елларда зәвыгым 180 градуска үзгәрде. Альтернатив, ягъни эстрада законнарына буйсынырга, кысаларына сыярга омтылмаган, гел эзләнүдә булган яшь музыкантлар белән эшлим. Иҗатым ирекле, бәлки, кемгәдер сәер һәм аңлашылмый торган булып күренермен, ләкин анысы инде минем эш түгел. Ә тере музыкага башкарылган ретро җырлар – йөрәк маем.
– Илһам чыганагы нәрсәдә?
- Тирә-юньдә, кешеләрдә, вакыйгаларга мөнәсәбәтеңдә.
– Киләчәккә нинди планнар куясың?
– Иҗат итәргә. 2022 елның апрелендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үткән яшь башкаручылар бәйгесендә җиңү яулап, ОММАЖ төркеме белән фестиваль сәхнәсендә үземнең җырны башкарган идем. Анысын да эшкәртеп бетерәсе бар. Гомумән, диктофонда кисәк-кисәк аудиолар күп. Кирәкле кеше булып, үземне һәм якыннарымны бәхетле итәсе килә.
Комментарийлар