Үзенчәлекле эксперимент ясап карарга булдык әле
Кулдан телефонның төшкәне юк хәзер. Һәркайсыбызның анда мең дә бер чат, мең дә бер кушымта. Интернет эшләми башласа, бетте баш. Шунда ук эчтә ниндидер кыбырсыну барлыкка килә – үзеңне тормыштан төшеп калган итеп хис итәсең. Син “доступ”та булмаган арада ниндидер мөһим хәбәр килеп төшәр дә син белми калырсың төсле. Карале, ике көнгә мобиль интернетсыз калсаң, ни булыр икән? Тәҗрибә рәвешендә шуны сынап карарга булдым.
Интернетсыз көннәр итеп берсен – ял, икенчесен эш көнен сайладым. Тәҗрибә шарты буенча интернеттан куллану бөтенләе белән тыелмый. Ул бары тик кәрәзле телефонда гына сүндерелә. Интернетка кермичә гомумән бер көн дә яшәп булмыйдыр, димим. Әмма журналист эше турыдан-туры челтәрдә эшләүне, мәгълүмат эзләү һәм аны эшкәртүне күздә тота. Шуңа күрә мондый искәрмә ясарга туры килде.
Берникадәр борчу хисен тәҗрибә башланганчы ук тоя башладым. Алдан ук нинди кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәген һәм аларны интернетсыз ничек хәл итеп булачагын күзалларга тырыштым. Чөнки барысын да контрольдә тотарга омтылу миңа хас нәрсә. Өстәвенә, эшебездә дә тизлек һәм оперативлык сорала, бу канга сеңеп өлгергән. Кая гына барсам да, телефон сумкада яки кесәдә түгел, ә кулымда булуына игътибар итәм. Югыйсә, бер ел элек ирем телефонга тоташкан спорт сәгате дә бүләк иткән иде, ул кулга тагылган. Әмма аның ярдәмендә кешегә киң җавап кайтару мөмкинлеге юк. Ә миңа тиз-җитез булырга кирәк, имеш.
Башкаларга да эчтән генә шундый таләп куюымны сизәм. Мессенджерларда кемгә дә булса хәбәр җибәреп, ул бер сәгать эчендә аны укымаса, “Ничек инде шул гомер телефонны карамыйча мөмкин”, дигән уй килә. Ә бит телефонын кая куйганын да онытып, аның турында үзенә бик кирәге чыккач кына искә төшерүчеләр әле дә бар. Алар өчен тормыш телефонсыз да тукталмый, ләбаса! Мин дә ике көн интернетка кермәсәм, дөнья чәлперәмә килмәс әле, дип үз-үземне тынычландырдым.
Башладык...
Шимбә кич йоклар алдыннан ук телефондагы вайфай һәм мобиль челтәрне сүндереп яттым. Иртән уянгач ук, кул гадәтләнгәнчә телефонга үрелде бит, ә. Хәбәр җибәрүче юк икән... Шул минутта кылт итеп, интернет юклыгы искә төште. Смартфон экранын бер кабыздым, бер сүндердем. Мессенджерларга кереп, соцчелтәрләргәге лентаны актару мөмкинлеге булмагач, телефонның әллә ни кирәге дә юк икән бит, дип ераккарак алып куйдым.
Каһвә эчтем дә, тукта әле, хастаханәдә яткан әнием хәбәр язып, мин җавап бирмәгәнгә борчылып ятмасын дип, аңа шалтыраттым. Телефонның кирәге чыкты менә. Хәл-әхвәлен белештем дә: “Мин ике көн интернетсыз булам, кирәгем чыкса – шалтырат”, - дип кисәтеп куйдым. Балалар һәм ирем тәҗрибә хакында болай да белә, башка артык борчылыр кешем юк. Бик кирәгем чыкса, эзләп табарлар әле, минәйтәм.
Якшәмбе көнне эшкә барасы юк. Алай да төп эшемнән тыш, кичләрен һәм ялларда өстәмә керем китершә торган шөгылем бар – массажлар ясыйм. Бу көнгә дә берничә клиент билгеләнгән иде. Көндезен эшкә тотынасы.
Беренче киртә
Интернет булмауның беренче кыенлыгы озак көттермәде. Массажга клиент кабул итәргә әзерләнеп, бар кирәк яракларымны җыйдым да өйдән чыгарга әзерләнәм. Эш вакытында интернет кирәклеге искә төште бит, әй. Бу шөгыльгә кереп киткәннән бирле клиентларым җаны-тәне белән рәхәтлеккә чумсыннар өчен салмак көй кабызырга гадәтләнгән. Телефонда махсус кушымта аша музыка уйнатып, тынычлык мохите тудырам. Ә ул кушымта эшләсен өчен, әлеге дә баягы интернет кирәк. Бу кыенлыкны ничек хәл итеп була дип, баш миен тиз генә эшләтергә туры килде. Карале, өйдә бит ноутбук бар. Тиз генә нәни компьютерны эләктереп эш урынына йөгердем. Хезмәттәшләремнән вайфай паролен сорап, җитез генә интернетка тоташтым. Элек музыканы ВКонтакте аша тыңлый идем. Бу юлы да шундагы тыныч көйләр җыентыгын кабызып җибәрдем. Уф, эшләргә әзер – мәсьәлә хәл ителде.
Кибеткә дә интернет белән
Эшемне тәмамлаганнан соң кибеткә юнәлдем. Ипи-сөт, башка кирәкле ризыкларны җыйдым да касса янына килдем. Гадәткә кергәнчә, тагын кул телефонга үрелде. Һәр кибетнең ташламалар бирә торган үз бонус системасы бит хәзер. Элек бер уч пластик карта йөртәсе булса, хәзер аларның кирәге бетте. Смартфоныңа шушы кибет кушымтасын йөклисең дә, электрон код гына күрсәтәсең. Әмма ул кушымта шулай ук интернет булса гына ачыла шул. Ә мин ике көнгә бу мөмкинлектән мәхрүм. Кассага чиратта торучыларның берсеннән карталарын сорап торырга туры килде.
Ярый әле банк картасын үзем белән йөртәм, дип уйлап куйдым. Күпләр бит хәзер телефон ярдәмендә генә түләргә гадәтләнде. Бу очракта гомумән дә җыйган ашамлыкларым өчен түли алмыйча, буш кул белән чыгып китүем мөмкин иде.
Интернетсыз ике көн эчендә кибеткә берничә керәсе булды. Барысында да шул ук кыенлык. Кайда кирәклесен картасыз (ташламасыз) алырга туры килде. Кайсында башкалардан ярдәм сорап, бу хәлдән чыктым.
Маркетплейсларга юл ябык
Үз-үземне интернетсыз калдырганчы, маркетплейстан кирәк-яраклар заказ биргән идем. Якшәмбе килергә тиеш дип карап та куйдым. Кереп алыйм дигән идем, янә миңа анда юл ябык икәне искә төште. Заказны алу өчен тагын махсус код кирәк, ә аны шул ук телефондагы кушымта аша гына белеп була. Компьютер ярдәмендә шәхси кабинетка кереп булыр иде дә, ул очракта парольләрне искә төшерәсе бар. Алай җафалаып торасым килмәде. Ике көннән кереп алырмын әле дип кулны гына селтәдем.
Смартфон урынына – телевизор
Өйдә телевизор бик сирәк кабына безнең. Күп дигәндә пультка атнага бер басабыз. Ул очракта да күпчелектә фон режимында эшли, үзебез телефонда утырабыз – йә соцчелтәрләргә кереп чумабыз, йә фильмнар әйләндерәбез. Кайрый башлаган сериалымны бу юлы кичектерергә туры килде. Кулдагы смартфонны телевизор алмаштырды бу кичне.
Дөнья бетмәгән
Дүшәмбе җитте. Эшкә барасы, димәк. Торуга янә үзем дә сизмәстән телефонга үрелдем. МЧСтан БПЛА һөҗүме куркынычы турында гына хәбәр килеп төшкән. Мессенджерларда мине югалтканнардыр инде, дип уйлап куйдым. Ярый, эш телефонында алар ачык калды, димәк, аладан файдаланып булачак.
Эшкә килүгә компьютерны кабызам. Беренче эш итеп, әлегә иң популяр мессенджерны ачам. Юк, мин бер көн элемтәсез булганнан дөнья бетмәгән. Бер апам хәл белешеп язган булган. Массажга киләсе клиентым соңга калуын хәбәр иткән булган. Хәбәрен алмасам да, шулайдыр дип уйлап, артык борчылмаган идем. Мәктәп төркемендә 1 сентябрьгә сыйныф исеменнән алынган букет фотосын җибәргәннәр. Тагын берничә төркемдә әллә ни мөһим булмаган дистәләгән хәбәр. Шуның белән шул. Тынычланып эшкә чумдым.
Эш көнендә мөһим хәбәрләр күбрәк булды үзе. Редактор эш кушкан, аны берничә сәгатьтән генә күреп, җавап бирдем. Компьютер телефон кебек “сезгә яздылар” дип шунда ук тавыш бирми бит. Булачак интервьюга белгечкә сораулар язып җибәрдем, әзер язмамны героема укырга юлладым. Ярый әле Интернет компьютерда рөхсәт ителгән, дип сөенеп куйдым.
Интернет миндә юк, башкада бар
Дүшәмбе көнне хастаханәдән әнине чыгарасылар иде. Төшке аш вакытында аны килеп алырмын дип килештек. Ярый үзем тиз генә автобуска утырып, җилдереп янына барып җиттем. Ә бит авыру кешене җәмәгать транспортында азаплап йөртү яхшы түгел. Такси чакыртырга булдым. Бу очракта да интернетка бәйле бит без – такси кушымтасына керергә кирәк, ә мондый мөмкинлек юк. Иремә шалтыратып, аннан ярдәм сорарга туры килде. Ул үзе машинага заказ биреп, түләвен җибәреп куйды. Әнине утыртып җибәрдем дә, үзем янә автобуста җилдереп, төшке аш тәмамлануга эш урынына кайтып утырдым.
Бурычлар көтеп торсын
Кемгә дә булса акча күчерү, түләүләрне түләү тагын бер кыенлык булды. Интернетсыз син хәзер бер кулсыз кебек икән шул. Бу эшләрне сишәмбегә кадәр кичектереп торырга туры килде. Телефон аша гына акчаны сишәмбе күчерәм дип кисәтеп куйдым. Ярый хәлемә керделәр, аңладылар тагын.
Шулай интернетсыз ике көн тәмамланды. Гадәттә, йөзләгән тапкыр безелдәгән телефон да, кул сәгәте дә тынып калуы бераз сәер иде. Әмма артык хафаландым, эч пошып азапландым димәс идем. Түзәрлек икән. Интернетсыз яшәп була... Ике көн.
Комментарийлар
0
0
ике кон ук булмаган инде кэнишне,ноутбук белэн интернетка кергэнсез бит, без хатын белэн атна саен 2 кон интернетсыз яшибез,авылга кайтабыз атна саен, авылда тотмый безнен, биик рэхэт, уйламыйбыз да,узегезгэ реклама да биреп алгансыз эйбэтлэп кенэ...
0
0