Туган авылыннан көч ала ул. Балык Бистәсенең Күки авылына кайтып килгәннән соң хезмәттәшебез Дамир Бәдриев бөтенләй яктырып, үзгәреп кала.
Туган нигез җылысы аңа иҗатына көч, тормышына куәт бирә.
«Кендек каным туган нигеземдә тамганга шулайдыр», – дип шаярта Дамир абый. Аның бу сүзләрендә хаклык та бар. Бәрәңге казырга дип бакчага чыккан әнисенең тулгагы башлана. Ул арада бөтен эшен ташлап күршедәге Сара апа йөгереп керә. Тупырдап торган ир бала дөньяга килә. «Сара апа минем кендек әбием, урыннары оҗмахта булсын», – дип искә ала Дамир абый.
Китапханәче булып эшләүче Флера белән партия оешмасы секретаре Равил Бәдриевлар гаиләсендә китапларның иге-чиге булмый. Өстәвенә берничә газета-журналларга язылалар. Биш бала әти-әниләре алып кайткан китапларны, газет-журналларны йотлыгып укып үсә. Ул китаплар әле дә туган нигездә әти-әниләренең кадерле ядкаре булып саклана.
Рәсем ясарга яратучы Дамир кечкенәдән иҗатны үз итә. Бишенче класста укыганда аның беренче язмалары районның “Октябрь юлы” (“Авыл офыклары”), балаларның “Яшь ленинчы” газеталарында басыла башлый. Егеткә иҗат итәргә тагын да канат үсә. Мәктәптә әдәбият белән тарихны үз иткән егеткә партия җитәкчесе булып эшләүче әтисе журналистика юнәлешенә укырга керергә киңәш итә. Чөнки бу вакытта журналистиканың көчле чорлары, әтисенең бар проблемаларны журналистлар белән берлектә хәл иткән вакытлары. Халык тормышын яхшырту нияте белән улының шушы юнәлешкә китүен тели. Дамир әтисе сүзен тыңлап, әлеге һөнәрне сайларга була.
«Күки мәктәбе укытучыларына мең рәхмәт, алар бездә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли алды, – ди Дамир абый. – Безне бик көчле укытучылар укытты. Университетта исә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашучы мөгаллимнәребез белем бирде. Укытучыларымның кайбер сүзләре әле дә исемдә, иҗатымда алар киңәшен тоттым, аларга рәхмәтле булып яшим».
Университетны тәмамлаганнан соң, 1982 елда Балык Бистәсенә район газетасына эшкә кайта. Анда 12 ел эшләгәннән соң, Чаллыда “КамАЗ”ның “Нур” газетасына күчә. Шул ук ваккытта “Шәһри Казан” газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Саллы хезмәт стажы туплаганнан соң, 1995 елда “Шәһри Казан”га эшкә урнаша. “Мин килгәндә коллективта татарның олпат шәхесләре эшли иде. Эшкә урнашу максаты белән беренче урынбасар Әгъзам абый Фәйзрахмановка кердем. Ул мине редактор белән таныштырды. Безгә синең кебек милләт җанлы егетләр кирәк дип, баш редактор Хәлим Гайнуллин каршы алды. Журналистиканың кайнап торган чагында олпат шәхесләр белән бергә эшләү мөмкинлеге тудырдылар. Остазларыма мең рәхмәт. Үземнән чыгып әйтәм, яшьләргә остаз булырлык каләм әһелләре кирәк. Совет чорында да остазлык бар иде, хәзер исә бигрәк тә кирәк. Чөнки бүгенге яшьләр, ни кызганыч, әдәбияттан ераграк. Алар китап укуның ни икәнен белми. Интернет заманы дисәк тә, китап уку бөтенләй башка, аның җаны бар. Җөмлә төзелеше өчен дә, мәгълүмат өчен дә, фикерләү сәләтең өчен дә матур әдәбият кирәк. Ленин бабай юкка гына укырга, укырга, укырга, укырга, дип әйтеп калдырмаган. Укыган саен күбрәк беләсе килә. Халык гомер буе вакытлы матбугатка ышанып яшәде, киләчәктә дә шулай булачак ул. Шуңа да ялгышмас өчен башкалар язганны да укып барырга кирәк.
Журналист буларак, борчыган мәсьәлләәре дә шактый. Күңелендәгесен ул “Шәһри Казан” газетасы битләренә биреп бара. Ә йөрәген иң әрнеткәне, татар әниләренең, аеруча мөселман хатын-кызларының үз балалары белән рус телендә аралашуы. “Без, Аллага шөкер, гаиләбездә үз телебездә сөйләшәбез. Улыбыз безнең белән фәкать татар телендә генә аралаша. Русчаны да биш бармагы кебек яхшы белә. Үз балаң белән үз телеңдә сөйләшергә кирәк. Әнә, Азия илләре хатын-кызларыннан үрнәк алырга кирәк, аларның барысы да балалары белән үз телләрендә сөйләшә, – ди Дамир абый. – Балтика илләрен генә алыйк, без университетта укыганда укытучыларыбыз әйтә иде, Совет чорында үз телләрен саклап калу өчен, һәр гаилә бер газетаны өчәр данә яздырган. Газета бетмәсен, милләтебез саклансын дип, язылган алар. Бездә, ни кызганыч, басма газеталар аксый башлады, язылучылар саны кими. Татар халкына да басма матбугатны саклап калырга кирәк”.
Күңелендә туган уй-хисләрен тарату өчен ял көннәрендә туган ягына кайтып, әби-бабайлардан калган нигезендә җанына тынычлык алып килә. “Без әби-бабай тәрбиясен күреп үстек. Тик ни кызганыч, хәзер әби-бабайлар тәрбиясе югала, берничә буын бер түбә астында яшәү бетеп бара. Бу өзеклек үзен сиздерә башлады. Интернет тәрбиясе алган балалар төрле юлларга кереп китә, җинаятьләр ясыйлар. Балаларга өлкәннәр тәрбиясе җитеп бетмәү аркасында шушы хәл күзәтелә. Без әби-бабайлар тәрбиясендә үскәч, ярамаганын белеп, туган җиребезне ярату хисе белән үстек. Нигезләрен бүлгән, саткан кешеләрне дә аңлый алмыйм. Аны сагынганда кайта торган урын итәргә кирәк. Торсын, яшисеңме, юкмы, кайтыр урының булсын. Зиратка кайт, догаңны укы, нигезеңә кереп, бер чокыр чәеңне эч. Менә шуның өчен нигеземне сакларга тырышам”, - ди Дамир абый.
Тормыш иптәше Әлфиясе дә күрше авыл кызы. Икесенең дә нигезен бетермичә, ике авылга кайтып йөри алар. Ике нигез дә нык. Әти-әниләре ныклы тормыш алып барган. Аларга бетермичә карап кына торырга кирәк. Дамир абыйның әтисе – җәмгыяви белеме дә, дини белеме дә көчле булган Равил абый 92 яшенә кадәр нигез җылысын саклап яши. Бер ел элек кенә мәңгелеккә китә. “Авыл телнең сакчысы да, милләтнең киләчәге дә, хезмәт тәрбиясе бирә торган урын да. Колхозлар бетү аркасында авылларда эш бетте, яшьләр авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Шәһәрдә яшәсәк тә, авылны сакларга үзебездән өлеш кертергә кирәк”, - ди Дамир абый. Менә шуңа да ул туган ягыннан юлны суытмый.
«Әлфиямә мең рәхмәт, ул минем тормыш терәгем. Ул булмаса мин бу яшькә җитә алмаган да булыр идем. Журналист кеше белән гомер итү аңа җиңел булмагандыр. Хәзерге акылым булса рәссам яки тегүче булыр идем, – ди Дамир абый. – Олыгая барган саен иртә уянасың. Иртән торам да, күңелемә якын булган тегүгә утырам. Нәселдән килгән һөнәр ул безнең. Әбием дә, әнием дә оста тегүче иде. Бала вакытта ничек тегүләрен карап утыра идем. Шуннан күңелемә кереп калгандыр, тегү эшенә үзеннән үзе кереп киттем. Авылга кайтсам бар дөньямны онытып агач эшенә тотынам. Бу эшләр күңелемә дә, җаныма да ял бирә».
Ил язмышы өчен дә борчыла ул. Мондый вакытта халык аеруча бердәм булырга тиеш, ди. “Бөек Ватан сугышында да халык бердәм булган, ил өчен тырышкан. Махсус хәрби операциясенә дә туган ягым халкы бик нык ярдәм итә. Без дә гаилә белән булышырга тырышабыз. Безгә бердәмлекне югалтырга ярамый. Бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмас”, - ди Дамир абый.
Комментарийлар