16+

«Шәм ясарга бөтен нәселләре белән йөрүчеләр дә бар»

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүчеләр көннән-көн арта.

«Шәм ясарга бөтен нәселләре белән йөрүчеләр дә бар»

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүчеләр көннән-көн арта.

Без Саба районы Тенеки һәм Юлбат авылларында шәм ясау эшен башлап җибәрүче Фидаил Хисамиев белән аралаштык.

Фидаилне күптәннән беләм. Бик ярдәмчел кеше. Нинди дә булса идея белән янып кына калмый, үзе дә шул эшне беренчеләрдән булып башлап йөри. Әтисе Фәһеметдин абый шундый иде.
– Мәктәп укучылары, студентлар белән тотынган эш иде ул. “Авылдашлар, әйдә, егетләргә булышыйк әле”, дип әйтүебез булды, акчалата да, үзләре килеп булышучылар саны да арты. Шәм ясарга бөтен нәселләре белән йөрүчеләр дә бар, – ди Фидаил.

Юлбат авылыннан Таһир Төхбәтуллин шәм ясарга беренчеләрдән булып килә. Аңа әтисе Илшат, абыйсы Ирек кушыла. 

– 19лап кеше җыелдык. Көн саен 6-8 кеше эшкә килгән кебек килә. Һәркайсының үз эше дә бар. Үземнең дә вакыт булмаган чаклар булгалый. Яшьләрне олы кешеләр янында үзләрен генә калдырып китү дә ышанычлырак. Көндез эшләгәндә яшьтәшем Фаил Төхфәтуллин җаваплы булып кала. Илшат Төхбәтуллин, Рафил Рәхимуллинга бөтен эшне ышанып калдыра алам, – ди ул.

Эш инде җайга салынган. Бүген алар ясаган шәмнәр 3 төрле гуманитар нокта аша МХОга илтеп җиткерелә. Саба-Теләчелеләр, Арча-Балтачлылардан тупланган ярдәм төркемнәре егетләр әзерләп куйган шәмнәрне урыннарга алып барып тапшыра икән. 
Егетләр нигездә калай савытларга парафин эретеп салу белән шөгыльләнә. Моның өчен парафинны юллап кайтартырга, акча җыярга, калай савытлар табарга, картоннар кисәргә туры килә. Эшнең кайсы ягыннан тотынырга белмәгән чаклары да күп була. Бүген инде барысы да тәртипкә салынган.

– Без П2 дигән икенче класслы сәнәгать парафины белән эшлибез, П1 дигәне кыйммәтрәк йөри. Татарстанда парафинга заказ бирүче төркем бар. Мин шул төркемдә торам. Алар аша да кайтартабыз. Беренчесендә 200 кг кайтарттык, анысы Татарстанга Ярославльдән килде. Төркемдә кемгә күпме парафин кирәк, шуңа заказ бирәбез. Аны акчага карап кайтарттырасың инде. Заявка җыеп, бәяләрне сөйләшеп, заводтан түләп алалар. Барысы да авыл халкының, иганәчеләрнең җыелган акчалары хисабына эшләнә, – ди Фидаил.

Кулланган саен парафинның да бәясе артып тора. Беренчесендә бәясе 95 сум булса, икенчесендә 105кә күтәрелә. Фидаил сөйләвенчә, күп җирдә П2 дигән парафин беткән дә. “Соңгы заявкага 500 килограмм өчен түләгән идем, бәясе 115 сумнан булды. Аннан бәяне 125 сумга күтәрделәр. Мондый мөмкинлекне ычкындырып булмый дип, 1 тоннага заказ бирдек. Акчасын да табасы бар, җыелган акча җитеп бетмәде. Парафинга да акча түләп бетерәсе бар, ай ахырына кадәр булышырбыз, диделәр. Бер-ике җитәкче ярдәм итәргә теләк белдерде", – ди Фидаил. Бу юлларны язганда егетләргә тонналык парафин кайтып ирешкән иде инде.

Шәмнәр өчен рәхмәт сүзләрен дә ирештереп торалар. Фидаилләр үзләре дә берничә кеше белән элемтәдә. Соңгы тапкыр очрашканда МХОда булучы егетләр ниндиерәк шәмнәр ясарга кирәклеген дә аңлаткан. “Шәмнәрне сүндерәсе булса, бик читен - төтене чыга. Урамга алып чыгып сүндерергә туры килә”, дигәч, зур күләмле савытларга ясамый башлаганнар. 8 см ярым озынлыктагы, 8 см ярым диаметрлы савытлар стандарт санала икән.

Район буенча да шәмнәр ясаучылар саны арткан. Шекшедән Руслан дигән егет ясый. Ул үзенең гаиләсе, балалары белән эшли. Тимершык якларында бу эшне авыл җирлеге башлыгы үзе җитәкли икән. Иләбәрдән Дилүс дигән егет эшли башлаган. Кибәчеләр дә ясарга уйлый, алар да парафин сорап хәбәргә чыкканнар.

“Туктар авылыннан Фидаил исемле гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүче кеше бар. Сорашып кайт әле егетләрдән, ниндие әйбәт, шундыен ясыйбыз, дидем, – ди Фидаил. – Яңа елга киткән гуманитар йөк белән 1336 шәмне озаткан идек. Берьюлы түгел, бүлеп-бүлеп җибәрдек. Инде тагын 1448 шәм әзер. Шуның 1028 ен инде озатабыз”.

Әйткәнебезчә, төп мәсьәлә булып парафинны сатып алу кала. Шуңа да кайтартылган товарның да, кергән акчаларның да исәп-хисабын авыл төркеменә куеп бара Фидаил. Әнә башта кыенлык тудырган савытлар да тиз җыела, хәзер беркем дә аларны әрәм итми икән.

Егетләрнең чын күңелдән эшләгәннәрен күреп, башкаларның теләктәшлек белдерүләренә карап, күңелгә бер генә уй килә. Шәмнәр егетләрне салкын окопларда җылытсын, тизрәк бу хәлләргә нокта куелсын иде. “Шушы эшкә меңләгән кеше тартылды. Шушы хәлләр бетсә, илдәге тормышны тагы да уңай якка үзгәртә алыр идек. Беркем дә битараф түгел, шуны аңладым мин”, – ди Фидаил үзе.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading