16+

"Саранча кебек бик тиз кырып-ашап баралар...", яки урманнарсыз калмабызмы?

Урманнарыбыз кызганыч хәлдә. Урыны-урыны белән агачларның яфраклары бөтенләй калмаган. Парсыз ефәк корты берсен дә аямыйча ашап бара, дип хәбәр итә безгә газета укучыларыбыз.

"Саранча кебек бик тиз кырып-ашап баралар...", яки урманнарсыз калмабызмы?

Урманнарыбыз кызганыч хәлдә. Урыны-урыны белән агачларның яфраклары бөтенләй калмаган. Парсыз ефәк корты берсен дә аямыйча ашап бара, дип хәбәр итә безгә газета укучыларыбыз.

Рәттән кырып баралар
Биләрнең горурлыгы булган мәшһүр Хуҗалар тавында да шул ук хәл икән. Хезмәттәшебез Ландыш Нәсыйхова да социаль челтәрдәге сәхифәсендә: “Кәбестә ашагандагыдай кырт-кырт итүгә дертләп куясың, чөнки урманда булырга тиешле тавыш түгел ул. Ә баксаң, изге Биләрнең горурлыгы – мәшһүр Хуҗалар тавы бушап калган. Ямь-яшел урман күзгә күренеп чытырманлыкка әйләнә... Бармак буйлы гына булсалар да, баш саннары күп булгач, сытып-изеп кенә юк итеп булмый инде боларны”, – дип яза Ландыш.

Нурлат районы халкы да аптыраган. Күбәләк кортлары аларның җимеш агачлары белән куакларына да ияләшкән.  

Умартачылар да борчуда, парсыз ефәк күбәләге кортларының юкә агачына һөҗүменнән соң, бал көтәргә дә кирәкми, ди алар.

Кама Тамагы районы Балтач авылы умартачысы Сәет Мөхәммәдуллин әйтүенчә, урыны белән агачлар коры ботакка гына калган. Кытыр-кытыр килеп яфрак ашаган тавышлары урман яныннан узганда ук ишетелә икән.
– Безнең якларда мондый хәл 2015-2016 елларда да булды. Ул вакытта да бал уңышы аз иде, бездә балның булу-булмавы шул юкәдән тора. Юкә чәчәк атканчы, әле тагын әллә никадәр мәйданны коры ботакка калдырачаклар. Саранча кебек бик тиз кырып-ашап баралар. Безнең урманнарны киләсе елга гына эшкәртәчәкләр дип әйттеләр, – дип уфтана ул. 

Көрәшәбез
Республика урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, урманнарны корткычларга каршы эшкәртү тәртибе Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 9 ноябрендәге 913нче боерыгы белән билгеләнгән. Эшкәртү алдыннан урман утыртмалары тикшерелергә, кирәкле документлар төзелергә тиеш. Ел дәвамында урман корткычлары булган урыннарга тикшерү үткәрелгән, аларны бетерү чаралары нигезләнде һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрелгән.

Быелның май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары үткәрелгән. Эшләр Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары чикләрендә башкарылган. 
– Урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары барлыгы 53 мең гектар мәйданда уздырылды. Урман утыртмаларын биологик “Дефилигнум” препараты ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрттеләр. Әлеге препарат куркынычлылыгы буенча өченче, дүртенче классларга карый, ягъни кешеләр һәм бал кортлары өчен аз дәрәҗәдә генә куркыныч. Корткычларга каршы эшкәртү эшләре алып барылган урыннарда урман хуҗалыгы белгечләре 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куеп чыкты. Препаратның куркынычлылык дәрәҗәсе аз булса да, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, урман корткычларына каршы көрәш алып барылган урыннарында гражданнар өчен урманнарга килү һәм транспорт чаралары белән керүгә карата чикләү кертелде. Татарстанда парсыз ефәк күбәләгенә бәйле хәл урман тармагы белгечләренең контролендә тора, аңа каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә, – ди урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.  

Салкын кыш көтәбез
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парсыз ефәк күбәләге булган урыннар ел саен түгел, ә зарурлык булуга карап эшкәртелә. Мәсәлән, соңгы 9 ел эчендә мондый эшкәртүләр 2021 һәм 2023 елларга туры килә.

Хәзерге вакытта Татарстанда урман корткычларын бетерүгә каршы быел уздырылган чараларның нәтиҗәләре бәяләнә.
– Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса да, мондый агач шул ук елда яңадан яфрак яра ала. Ләкин, галимнәр әйтүенчә, яфраклары ике ел рәттән ашалган агачлар, парсыз ефәк күбәләге кортлары һөҗүменә дучар булмаган башка агачлар белән чагыштырганда, күбрәк дәрәҗәдә зәгыйфьләнә. Урман корткычларының барлыкка килүендә, асылда, аларның күрше төбәкләрдән күчеп килүе, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы төп сәбәпчеләр булып тора, энтомофаглар  (бөҗәкләр белән тукланучылар – Авт.) санының кимүе дә йогынты ясый. Иң беренче чиратта урман корткычлары барлыкка килү һәм таралу өчен һава торышы, климат шартлары беренчел сәбәп булып тора. Бигрәк тә җәй кызу һәм коры, кыш йомшак килсә. Әгәр 2023-2024 еллар кышы салкын килеп, көчле салкыннар торса, корткычлар катып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк. Шуңа күрә, урман корткычларына каршы эшкәртер алдыннан, яз көне аларның саны исәпкә алына. Тикшерү барышында зарурлык килеп туса, эшкәртү уздырыла, – ди министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading