Урамда -25, коры салкын. Мин тиз-тиз атлап күптән кызыгып йөргән җиргә якынаям. Шулчак, тыныч шимбә иртәсен тетрәтеп, бензин пычкысы эшләп җибәрде. Менә инде койма, хәзер шуның артына кереп китәсе генә калды... Бер, ике, өч... Булды бу. Минем каршымда – Казан хәрбиләр хастаханәсенең иске биналары.
Кеше кара күргәнче, ватык тәрәзә аркылы бина эченә кереп чумдым. Тын да алмыйча басып торам. Тыңлыйм. Тавышлар килми бугай, этләр дә өрми. Мондый җирләрдә күбесенчә җылынырга дип эт өере керергә ярата. Озын коридор, ачык ишекләр, ара-тирә дару исе килеп киткәндәй була. Әллә куркудан гына шулай тоеламы? Әйе, сез ялгышмыйсыз, куркудан. Ничә еллар буе шушы ташландык дөньяда йөрсәм дә, һәр эзләнү беренче тапкыр сыман: йөрәк шашынып тибә, куллар калтырый, күңел болганып китә дә биш минуттан җибәрә аннары. Куркуга бирелергә ярамый, паника башланырга мөмкин, ә бу исә бик хәтәр нәрсә.
Штукатурка коелган җирдә кызыл кирпечтән 1809 елда төзелгән стеналар күренә. Матур... Шушындый хәлдә дә бик матур... Мондый җимерек арасында матурлыкны күрә белү һәркемгә дә бирелмәгән. Биналарда миңа кадәр күп кеше булган инде, чистартканнар. Алай да документлар, савытлар очрый. Икенче катта алай ук кызык түгел.
Бу бина белән булды. Каерылган ишектән урамга чыгам.
Бензин пычкысы тагын катырак итеп үкереп җибәрде. Ду килеп, агач егалар болар, шунда ук кисеп, тураклап йөк машинасына төйиләр. Бик җәһәт эшлиләр, кырмыскалар кебек... Ерак түгел киләчәк күп катлы йорт өчен котлован да казып куйганнар инде. Миңа игътибар итмиләр, эшләре бик каты.
Баксаң, мин паркка чыкканмын икән инде. Менә монда фонтан булган, уң яктарак матур капка. Каршымда тагын бер кирпеч бина тора. Ирексездән хискә бирелдем…
Беренче Казан хәрбиләр хастахәнәсенен тарихы бөек Петр I заманыннан башлана. 1722 елны аның карары буенча төзелә. Әмма XIX гасыр башында урыннар кискен җитми башлый. 1809 елның 2 мартында Александр I указы белән хәзерге Карл Маркс урамындагы “Арча кыры” дип аталган урында яңа хастаханә төзелә башлый. 1822-1828 елларда ике таш һәм бер агач бина төзелә. Тора-бара 1843, 1870 елларда яңадан-яңа биналар төзелә. Соңрак хастахәнә Чехов, Курашов урамнарына кадәр җәелә. Төп архитекторлар Я.М.Шелковников, П.Г.Пятницкий (1842-1843), Л.К.Хрщонович (1872-1873) булалар. Хастаханәнен үзенең чиркәве дә була.
Бер гасырдан артык Казан хәрбиләр хастаханәсе төп дәвалау урыны булып тора, монда 1812 елдан алып икенче Бөек Ватан сугышында яраланган хәрбиләрне дәвалыйлар.
1838 елда 75 кешелек өч еллык фельдшерлар мәктәбедә ачыла. Күренекле белгечләр эшли: А.И.Белов, В.С.Бронников, Л.Х.Вагнер, Ф.О.Елачич, А.А.Китер, Н.Я.Теплов, К.П.Турино, Э.А.Шарбе. Хастаханәнең иң авыр вакытлары беренче бөтендөнья сугышына туры килә. 1914 елны 1160 урын була, әмма бу гына җитми. Ашыгыч рәвештә агач бараклар төзиләр. Барлык ир-атлар фронтка китә, урын, врачлар җитми. Укыту вакытын киметәләр. 1915 елны – 150, 1916 елда 281 фельдшер әзерлиләр.
Гражданнар сугышы чорында бик күп яралылар була, ул арада тиф белән авыручылар була, ә 1921 елны хастахәнә эчендә холера башлана. 1918 елның 6 августында хастаханәне “аклар” басып ала. Медперсоналның күбесе кала, аларны җәзалап үтерәләр. “Кызыллар” хастаханәне 10 сентябрендә генә азат итә. Күп һөнәри белгечләр юк ителгән була инде...
Бар тарихын яза башласаң бик озакка китә. Ул чактагы Россия оборона министры Анатолий Сердюковның хәрби реформасы нәтиҗәсендә 2010 елның 26 феврале карары белән Казан хәрби хастахәнәсе бетерелә. Биналар тулысынча Татарстаннның шәхси милегенә күчерелә. Күптөрле забастовкалар, митинглар нәтиҗәсендә хастаханә 2012 елга кадәр эшләвен дәвам итә. Әмма 2012 елның 26 гыйнварында ябыла. Татарстан бюджетында биналарны төзекләндерергә акча табылмый һәм аларны сатып җибәрәләр.
...Ярты комплекс инде җир белән тигезләнгән. Әйткәнемчә, анда котлован. Төзелешкә әзерлек эшләре бик кызу бара. 1822-1828 елларда төзелгән биналарны инде торгызу мөмкин түгел. Агач казармалар һәм складлар җимерелеп төшкән...
АлГәрәй
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар