16+

«Шамил» мәчете дәвалый

Кабан күле буенда урнашкан «Шамил» мәчете тирә-юньгә матурлык чәчә.

Кабан күле буенда урнашкан «Шамил» мәчете тирә-юньгә матурлык чәчә.

Күл ягыннан караганда, ул яр буена урнашкан кыйммәтле пансионат кебек, кояшта ялтырап тора. Үзенең формасы да үзенчәлекле, тышкы һәм эчке диварларында төрле бизәкләр юк. Манарасы да башка мәчетләрнекеннән аерыла, биек ике шома түгәрәк манарасының башында ярымай балкый. Мәчет урнашкан урам авыл урамы кебек, биредә күбесе үз йортлары белән яшиләр. Аларга «Шамил» мәчете бармактагы йөзек кашы кебек, рухи үзәк булып тора.

Ишеген ачып кергәч, аяк киемнәрен кую өчен шүрлек­ләр, аннан китап киштәләре каршы ала. Дини белемнәрегезне арттырыр­га теләсәгез, менә дигән мөмкинлек. Китаплардан башка дини эчтәлек­ле дисклар, тәсбих, кечкенә зур­лыктагы дога китап­чыклары, бизәнү әйберләрен дә очратыр­га мөмкин.
Алга таба уртача зурлыктагы намаз залын күрәбез. Келәмнәр түшәлгән, диварларда артык нәрсәләр юк, каршыда имам мөнбәре. «Шамил» мәчетенең баш имам хатибы – Мәхмүт хәзрәт.

Мәхмүт Рузалих улы Шәрәфет­динов 1978 елда Татарстанның Буа шәһәрендә туган. Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәп­тә белем алган. Башкортстанның ­Агыйдел шәһәрендә дини белем туп­лаган. Аннан соң Казанның «Мөхәммәдия» югары мәдрәсәсендә белемен арттырган. Истанбул шәһәренең Корьән-хафизлар әзерли торган уку йортында да белем туплаган. «Кешенең җир йөзендәге төп максаты – кеше булып калу», – ди Мәхмүт хәзрәт. «Шамил» мәчетен төзүдә булышкан, һәртөрле ярдәме өчен ул Рефад Харис улы Зариповка бик рәхмәтле. «Аллаһы Тәгалә аңа дөньяда да, ахирәттә дә бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларын насыйп итсен», – ди.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Мәчеткә кергәч, аны хөрмәтләп, утырганчы, ике рәкәгать мәчет намазы укырга тиешле», – диелгән. «Шамил» мәчетендә гает­ләр дә укыла, җомга намазларына кешеләр күп йөри. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә хәзрәт дәвалау сеанслары үткәрә, Коръән-Кәрим сүрәләре белән авыруларны савык­тыра. Төрле төбәкләрдән кеше­ләр бик күп йөри мәчеткә, үзләре белән өшкерергә ризыклар алып киләләр. Мәчетнең үзендә дә кечкенә генә кибет бар, анда су, бал кебек әйберләр сатып алыр­га була.

«Шамил» мәчетендә балаларга исем кушу, никах кебек кирәкле эшләрне дә башкара. Аллаһы боерса, көздән дини укулар да башланачак. Мәчеткә гозер белән килгән кешеләр үзләренең сорауларына нигезле җаваплар алып, канәгатьлек хисе белән кайтып китәләр. «Шамил» мәчетенең ишек­ләре һәрвакыт ачык.

Нияз Бишбалта, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading