16+

«Шикәргә анализ тапшырганчы, сагыз чәйнәмәгез»

Шикәр диабеты авыруына кагылышлы сораулар белән редакциябезгә еш шалтыраталар. Аларның күпчелеге кандагы шикәр күрсәткечен тикшерүгә кагылышлы. Укучыларыбызны борчыган сорауларны терапевт, кардиолог-табиб Альбина ШАҺИДУЛЛИНАга бирдек.

Шикәр диабеты авыруына кагылышлы сораулар белән редакциябезгә еш шалтыраталар. Аларның күпчелеге кандагы шикәр күрсәткечен тикшерүгә кагылышлы. Укучыларыбызны борчыган сорауларны терапевт, кардиолог-табиб Альбина ШАҺИДУЛЛИНАга бирдек.

– Кандагы шикәр күрсәткечен берничә юл белән тикшереп була, аның кайсысы ышанычлы булып санала?
– Әйе, глюкозаны үлчәр өчен бармактан да кан алырга мөмкиннәр, шулай ук кан тамырыннан да алалар. Соңгысының күрсәткечләре ышанычлырак булып санала.
Моннан тыш кандагы шикәрне глюкометр ярдәмендә дә билгелиләр. Глюкометр – кандагы шикәр күләмен үлчәргә ярдәм иткән зур булмаган аппарат. Ул, гадәттә, шикәр диабеты белән авырган кешеләргә үз-үзләрен тикшереп тору, кандагы шикәр күләмен контрольдә тоту өчен кирәк. Глюкометр күрсәткечләре ярдәмендә генә диагноз куярга ярамый. Аның күрсәткечләре төгәл түгел. Сигез сәгать ашамыйча торганнан соң, анализларны бармактан алганда, сәламәт кеше өчен кандагы глюкоза күләме бер литрга 5,5 ммоль норма булып санала. Ә кан тамырыннан алынган анализда литрына 7 ммоль рөхсәт ителә. Дөрес, төрле лабораториядә күрсәткечләр аерылырга мөмкин. Глюкометрның да күрсәткечләре аерыла.

– Глюкометрның күрсәткечләре ышанычлы булмагач, аны сатып алу кирәкме соң?
– Кирәк дип саныйм. Барысын да инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләсәң, күрсәткечләр лаборатор анализныкыннан күпкә аерылмый. Тагын бер кат кабатлыйм, диагноз куяр өчен глюкометр күрсәткечләре нигез була алмый, ә менә шикәр диабеты белән авыручы кешегә хәлне чамаларга ярдәм итә. Глюкометрлар бик уңайлы, көненә берничә тапкыр да канны тикшерергә була.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә глюкометрлар диабетлы кешеләрнең тормышларын җиңеләйтте, авыруны кисәтергә, катлаулы өзлегүләрдән котылырга да ярдәм итә. Аны сәламәт кешеләргә дә алырга киңәш итәр идем. Кварталга бер тапкыр канны тикшерү кирәк. Күрсәткечләрдә шикләнсәгез, сырхауханәгә барып, анализ тапшырырга була.

– Шикәргә кан тапшырыр алдыннан ничек тукланырга кирәк? Аерым таләпләр бармы?
– Бар. Туклану кандагы шикәргә тәэсир итми калмый. Анализ тапшырыр алдыннан 8-12 сәгать ашамаска кирәк. Кичтән баллы, составында кофеин булган эчемлекләрдән тыелып торыгыз. Гадәттә, газсыз, балсыз коры су эчәргә киңәш итәбез. Анализ тапшырырга бер тәүлек кала тәмәке тартмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Стресс кичерүнең дә анализ күрсәткечләренә йогынтысы булуы бар. Борчылган вакытта организмнан шикәр молекулалары күбрәк бүленеп чыга, нәтиҗәдә инсулин кешегә җитәрлек дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Шуңа да кан тапшырыр алдыннан артык борчылмагыз, физик көч таләп итә торган эшләрне калдырып торыгыз. Иртә белән анализ бирер алдыннан хәтта тешләрне юарга, сагыз чәйнәргә дә кушмыйлар. Чөнки теш пастасындагы, сагыздагы шикәр анализ күрсәткечләрен үзгәртергә сәләтле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading